16+

Покрау – туй бәйрәме

Керәшен карендәшләребезне Покрау белән котлыйбыз. Уңыш җыеп алып, ямьле җәйләр белән хушлашканнан соң, беренче булып үткәрелә торган бәйрәм бит ул. Покрау һәр елны – 14 октябрь уздырыла. Бу бәйрәмнең тарихы да 10 гасырга ук барып тоташа.

– Константинополь шәһәренә һөҗүм иткәннәр. Шул вакыт күктә изге Мария гәүдәсе күренгән. Ул шәһәрне мамык шәле белән каплаган. Шул мизгелдә шәһәр дошманнар күзеннән юк булган. Покрауның исеме (рус телендә Покров) шушы риваятькә нигезләнә, – дип аңлатты этнограф Геннадий Макаров.
Покрау табынының түрендә камырдан ясалган тәм-томнар тора. Балан, кәбестә, кишер һәм башка яшелчә-җимешләрдән пешерелгән пирог – бәйрәмнең төп бизәге. Покрау якыннар, туганнар белән бергә үткәрелә. Бу көнне керәшеннәр чиркәүгә бара, яхшы теләкләр тели.
– Чиркәүгә беренче булып шәм куйган кыз тиздән кияүгә чыгачак дип ышанганнар. Яшь кызлар үз куллары белән пешергән бөккәннәрне яраткан, ошаткан егетләргә бүләк иткәннәр, – диде Геннадий Макаров.
Элек кешеләр Питрауда кавышсалар, Покрауда туй уйнатканнар. Керәшеннәр яңгырлы көз айларын да, җыр-биюләр белән ямьландерә белә. Покрау бәйрәме күңелле үтсен!

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading