16+

Полис турында 3 сорауга ҖАВАП

1. Иске үрнәктәге полисым гамәлдән чыкты. Миңа теркәлү урыны буенча полисым беркетелгән сырхауханәдә хезмәт күрсәтүдән баш тарта алалармы? Людмила Пантелеева, Казан.

1. Иске үрнәктәге полисым гамәлдән чыкты. Миңа теркәлү урыны буенча полисым беркетелгән сырхауханәдә хезмәт күрсәтүдән баш тарта алалармы? Людмила Пантелеева, Казан.


– Полисыгызның куллану вакыты чыккан булса да, теркәлү урыны буенча сырхауханәдә сезгә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта алмыйлар. Шулай да якын арада бу полисыгызны яңасына алыштырырга киңәш ителә.

2. Мин култык таягы белән генә йөрим. Полисны минем өчен күршемә алырга мөмкинме? Полис алу өчен нинди документлар кирәк?
Ания Садыйкова, Әлмәт.

– Иминият компаниясенә кеше бара алмый икән, ышанычнамә кәгазе нигезендә, документларны башка берәү дә тапшыра ала. Балигъ булмаган балалар өчен исә полисны ата-аналар ала. Полис алу өчен паспорт, мәҗбүри пенсия иминияте турындагы таныклык (СНИЛС) кирәк булачак. Гариза тапшырганда, вакытлыча таныклык бирелә. Полис үзе бер ай эчендә «Гознак» акционерлык җәмгыятендә ясала. Полисларны бирү пунктлары республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә урнашкан. Бу турыда тулырак www.fomsrt.ru сайтыннан яки мәҗбүри медицина иминияте контакт-үзәгеннән белергә була.

3. Электрон полис бар дип ишеттек, аны аерым алырга кирәкме?
Зарина Хәбирова, Казан.

– Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре буенча, яңа (бердәм) үрнәктәге полислар кәгазьдә һәм электрон рәвештә бирелергә мөмкин. Кайбер компанияләр пластик карталар да тәкъдим итәләр. Пластик карта ул – электрон полис түгел. Анда бары полисның номерлары гына күрсәтелгән була. Чын полис ул – А5 форматлы кәгазь бланк рәвешендәге документ һәм электрон формадагы полис. Электрон полислар медицина мәгълүмат системалары аларны «укырга» әзер булган төбәкләрдә генә бирелә. Кызганыч, безнең Татарстанда күп медицина оешмаларында ул полисларны «укып» булмый. Кәгазь полисны электрон формага, пластик картага алыштыру мәҗбүри түгел. Электрон полис – яңа документ түгел, ул – полис бланкының яңа формасы гына.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading