Шәһри Казан

Президент дәүләт хезмәткәрләренә татар телен өйрәнергә тәкъдим иткән

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин башлангычындагы «Татарский язык с Дмитрием Петровым» телепроекты зур кызыксыну тапкан.

Президент та әлеге проектны хуплаган, дәүләт хезмәткәрләренә Петров дәресләре аша татар телен өйрәнергә тәкъдим иткән. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 10 октябрьдә узган матбугат конференциясендә җиткерде.

– Министрлар Кабинетында да, министрлыкларда да татар телен өйрәнүчеләр бар. Эдуард Хәйруллинга кызыксынып мөрәҗәгать итәләр. Тапшыру-дәресләрне «Татарстан-24» каналында һәм Ютубта да карап була, – диде Лилия Галимова.

Татарстан 14 октябрьдә федераль телеканалларны цифрлы форматта карауга тулысынча күчә. Респуб­лика телеканаллары тапшыруларны аналогта дәвам итә.

Реклама

Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр буенча министры урынбасары Алексей Волин 14 октябрьдә Казанга килә, ул республикада телеканалларны цифрга күчерү чараларында катнаша.
– Антенна һәм приставка сатып алганнар өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә компенсация түләнә. Махсус волонтерлар әзерләнде, алар телевизорларны цифр­лы каналлар кабул итүгә бушлай ярдәм күрсәтә, – диде Кремльнең рәсми вәкиле.

Татарстан Президенты шул ук 10 октябрьдә Кремль яр буен төзекләндерү эшләренең барышы белән танышкан. Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү дәвам итә. Миллениум күпере тарафында балыкчылар өчен махсус мәйданчык та булдырыла. Кремль яр буенда Ленин дамбасы күпере янында «Чишмә-фонтан» ясалса, тарих һәм туристлык әһәмиятендәге үзенчәлекле бер һәйкәл булыр иде, минемчә. Казан Кремленең көнбатыш тарафында заманында чишмә суы аккан бит.

Бу шимбәдә Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышы үткәрелә. Лилия Галимова сөйләгәнчә, анда буш терлекчелек фермаларын һәм ташландык җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кабаттан кертү турында фикер алышу була.
Татарстан Президенты башлангычында республикада «Безнең ишегалды» проекты старт алды. Күпфатирлы йортларның ишегаллары капиталь төзекләндереләчәк.

– Ишегалдын төзекләндерү өчен кешеләр үз ихтыярларында акча җыеша ала. Үзара салым турындагы канун авыл җирлекләре өчен генә каралган. Шәһәрдә ишегалдын төзекләндерүдә үзара салым тәртибендә акча җыешу канунга туры килми, – диде Лилия Галимова.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: