16+

Президент ничек яши?

Барлык ризыкны авыз итеп караучы махсус кеше бар. Аны урысча «гөмбә кешесе» дип йөртәләр. Әгәр ризыкта агулар бар икән, башлап ул һәлак булачак...

Барлык ризыкны авыз итеп караучы махсус кеше бар. Аны урысча «гөмбә кешесе» дип йөртәләр. Әгәр ризыкта агулар бар икән, башлап ул һәлак булачак...

1985 елдан бирле Горбачевлар гаиләсе, элекке җитәкчеләр кебек үк, даими рәвештә диярлек шәһәрдән читтәге дачада яши. Хөкүмәт әгъзаларының күбесе – Мәскәүдән 20-50 километр көнбатышта урнашкан шундый ук дачаларда. Аңа Рублевск шоссесы илтә. Моннан берничә километрда гына тын алгысыз, пычрак, тынгысыз Мәскәүнең барлыгына ышануы да читен. 

Шосседа хәрәкәт зур түгел, сирәк кенә автомобильләр үтеп китә. Һәр юнәлештә – берьяклы хәрәкәт, йөк машиналары гомумән йөрми, бары тик кара «Волга»лар яки «Чайка»лар, сирәк кенә «ЗИЛ»лар үтә. Лимузиннар Политбюро членлыгына кандидатларны, шулай ук Үзәк комитет секретарьларын йөртә. Броняланган лимузинда Горбачев үзе яки гаиләсеннән кемдер булыр­га мөмкин.

Дөрес, Михаил Сергеевич гадәттә тоташ автоколонна озатуында йөри. Президентны һәм аның гаиләсен (хатынын, кызын, киявен һәм ике оныгын) даими рәвештә иминлек хезмәте офицерларыннан торган төркем озата (җидедән алып унике кешегә кадәр): группаның өлкәне Президент машинасында утыра, калган тән сакчылары кара «Волга»ларда. Раиса һәм Михаил Горбачевларның үзләренә машина белән идарә итәргә рөхсәт ителми. 

Дача мәйданы бик зур, аны бөтенләй катнаш урман алып тора. Өй янында ел әйләнәсе эшли торган дымлы җәйге зур оранжерея бар. Кыяр, помидор, кабак һәм башка яшелчәләр белән бергә чәчәкләр дә үсә. Дача коймасыннан ерак түгел җиләк-җимеш бакчасы җәелгән һәм анда гайрәтләнеп тавислар, фазаннар һәм мисыр тавыклары йөри. 

Өй башка корылмалар белән тоташкан. Анда йөзү бассейны һәм сауна урнашкан. Җәен бассейнны чикләп торган стеналары күчерелә һәм ул ачык һавада кала. Бассейн янында – үреп ясалган фин җиһазлары, таганнар, ачык төстәге мендәрләр белән шезлонг­лар. Зәңгәрсу кафель белән тышланган бассейндагы суны теләгән төскә кертеп була. Бассейннан саунага эләгү өчен мәрмәр баскычлардан төшәргә кирәк.

Дача үзе ике катлы зур өйдән тора. Вертолет төшү өчен мәйданчык, элемтә челтәре бинасы, кунаклар өчен өйләр шуңа керә. Төп бинада 20ләп бүлмә. Интерьерда, элеккеге кебек, агач панельләр, эре күн җиһазлар, авыр пәрдәләр файдаланыла. Бу зур хуҗалыкны тәртиптә тоту өчен күп эшче таләп ителә. Бакчачылардан һәм паркны карап торучылардан кала, берничә аш пешерүче һәм официантлар, техник хезмәткәрләр эшли. Бирегә эшкә керергә теләүче һәр кеше җентекләп тикшерелә, ә эшкә кабул ителгән очракта, ул үзенең эш урыны һәм үзенчәлеге турында хезмәт килешүе төгәлләнгәч тә сөйләмәскә язма рәвештә вәгъдә бирә. 

Гаилә азык-төлек белән дәүләт хисабына тәэмин ителә. Горбачев Генсек булганнан бирле, азык-төлеккә заказ бирелә һәм аннары өйгә китерелә. Менюны Раиса Горбачева гаилә өчен үзе төзи. Шушы исемлек белән ул атнага бер мәртәбә диетологка бара. Менюны үзгәртергә ул гына хокуклы. Барлык ризыкны авыз итеп караучы махсус кеше бар. Аны урысча «гөмбә кешесе» дип йөртәләр. Әгәр ризыкта агулар бар икән, башлап ул һәлак булачак. Раиса Горбачева ашарга үзе әзерләми, чөнки теоретик күзлектән караганда, аның ирен агулау мөмкинлеге бар. Ризыкны өйдә генә түгел, шулай ук юлда йөргән вакытта да тикшерәләр. Хәтта туган бистәсе Привольныйда да аның әнисе Генеральный секретарь өчен ашарга әзерли алмый. Азык-төлек даими тикшерелеп тора. Ризыкны өстәлгә китерүче сакчылар бушаган савытны үзләре үк алып китәләр. Башкалар, үз чиратларында, ризыкның ничек бирелгәнен күзәтеп торалар.

Элмарс Риекстиньш,
«Шәһри Казан», 
20 апрель, 1991 ел.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading