16+

Президент та барып каралык милли фильм нинди була? («Сеңелкәш» фильмын караганнан соң уйланулар)

Күптән кинотеатрда фильм караганнан соң болай елаганым юк иде.

Президент та барып каралык милли фильм нинди була?  («Сеңелкәш» фильмын караганнан соң уйланулар)

Күптән кинотеатрда фильм караганнан соң болай елаганым юк иде.

Башкорт язучысы Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча Россия режиссеры Александр Галибин төшергән «Сеңелкәш» («Сестренка») фильмы мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган әсәрләрнең берсе.

Оксана һәм Ямил

Фильм хәрби драма жанрында. Россия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим фонды ярдәмендә төшерелгән. Вакыйгалар Башкорт­станда бара. Фильм өчен Уфадан 180 чакрым ераклыктагы Яңа Хәсән авылында 1940 еллардагы мохитне чагылдырган йортларны, ишегалларын махсус төзергә туры килгән. Башкортстанның бар матурлыгы, тау­лары, елгалары, үзенчәлекле сөйләме, киенү рәвеше, милли ризык­лары, гореф-гадәтләре, йолалары – барысы да чагыла фильмда.

«Сеңелкәш» – Бөек Ватан сугышы вакытында ятим калган баланы үзләренә сыендырган башкорт гаиләсе турында. Фильмда мәхәббәт, игелек белән сугарылган вакыйга сурәтләнә. Чит балалар булмый, сабыйлар барысы да әти-әниле булыр­га тиеш дигән фикергә басым ясала. Әсәрдә төп геройлар – Оксана белән Ямил. Икесе дә алты яшьлек, укырга кермәгән балалар. Оксана – украин кызы. Әтиләрен сугышка озаткан, үз җаена, очын-очка ялгап яшәп ятучы гаиләгә кайгы килгән. Аларның өйләренә немецлар бәреп кергән, сыерларын үтергәннәр, әнисенә атканнар. Берәү дә исән калмаган, бары Оксана гына мич авызына кереп качып котылган.

Совет солдаты – Ямилнең әтисе шул авыл аша узганда эт өргән тавышка йортка керә һәм Оксананы таба. Мичнең тышына «Кызыгыз исән, Башкортстанның фәлән авылында булачак» дип язып та калдыра. Әнә шул рәвеш­ле Оксана Ямилләр гаиләсенә килеп эләгә. Ямил сеңлесе барлыкка килүгә нык сөенә. Аның өчен берни кызганмый: ашы белән дә бүлешә, уенчыклары белән дә. Тик менә Оксана гына башкорт телен аңламый, теләсә нинди тавышка да фашистлар килгән дип сискәнә, курка, сәке астына кереп кача, гел өйдә генә утыра. Ямилнең тырышлыгы белән, кыз акрынлап башкорт телен өйрәнә, көлә, уйный башлый. Кыскасы, балалар дуслаша, абый белән сеңел арасындагы туганлык җепләре ныгый. Алар һәрчак бер-берсен яклый, ярдәмләшәләр.

Фильмда сугыш белән бәйле вакыйгалар сурәтләнә: хат ташучының авылдашларына «похоронкалар» китерүе, балаларның, фашистларга нәфрәтләнеп, әсир төшкән немецларга таш атулары, Ватанны саклыйм дип, балаларның «фронтка китүләре»... Элекке замандагы авыл тормышына хас булган гадәтләрне дә күрергә мөмкин: утын ташып, мич ягулар, итек басу, салкында сарык бәрәннәрен өйгә кертү, агач уенчыклар.

Сугыш бетү вакыйгасы да бәйрәм буларак тасвирлана. «Сугыш бетте, ләкин берни үзгәрмәде», – дип борчыла яшь герой Ямил. Күпләрнең күзендә яшь. Шатлыктан да, яу кырында ятып калган ирләрен, абыйларын, улларын сагынудан да елый хатыннар. Ямилнең дус малайларының әтиләре дә яу кырында ятып калды. Ул үз әтисен дә һәлак булган, дип уйлый. Чөнки кыш буе әтисеннән килгән дип уйлаган хатларны әнисе язган икән бит, ә әтисе Оксананы коткарганда һәлак булган, имеш. Бу малайда сеңлесенә карата нәфрәт уятса да, ул сиздерми. Әнисенең, әбисенең дөрес тәрбиясе нәтиҗәсендә бала барысын да аңлый.

Фильм азагында Оксананың әтисе табыла. Ул, мичкә язылган адрес буенча кызын эзләп, авылга килә. Ямил әнисе белән Оксаналарны станциягә поездга озатып барганда, каршыга килгән машинада әтиләрен күреп алалар. Бу – фильм­ның иң кульминацион мизгеледер, мөгаен. Сугышта ирен үлгән дип уйлаган хатынның кичерешләре, аларның елый-елый кочаклашулары... Ямилнең күзендәге шатлык яшьләре. Оксананы Ямилнең әти-әни­се «өебезнең яме булдың», дип атый. Ике гаилә алга таба да кунакка йөрергә сүз куешалар. Кыскача әнә шулай.

Шикәр яларгамы, чәкчәк ашаргамы?

Оксана ролендә инде күп фильм­нар аша халыкка танылырга өлгергән Марта Тимофеева уйнады. Ә менә Ямил роленә туры килгән малайны кастинг ярдәмендә сайлап алганнар. Рус һәм башкорт телендә иркен аралашкан баланы эзләгәннәр. Уфаның 161нче гимназия­сендә укучы Арслан Крымчурин дебютын бик уңышлы башкарды. Балалар, афәрин! Икесе дә ихлас, чын күңелдән, ышандырып уйныйлар. Сүз уңаеннан, балаларның дуслыклары фильмда гына түгел, чынбарлыкта да дәвам итә икән. Хәзер Марта белән Арслан телефон аша аралашып торалар, ди. Марта аз булса да башкорт телен дә үзләштергән хәтта.

Әйткәнемчә, әсәр Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повестена нигезләнгән. Әмма эчтәлекләре бер булса да, фильм белән әсәр бер-берсеннән аерыла. Күп кенә эпизодларны режиссер үзе өстәгән, фантазиясен эшкә җиккән. Кайбер күренешләр арттырып та җибәрелгән кебек, бик ышандырмый. Әйтик, Оксананы озатканда, фильм барышында аңа гел этлекләр эшләгән хулиган малай бер савыт кәрәзле бал бүләк итә. «Үзем урманнан җыйдым», – ди. Кечкенә баланың урманнан кыр­гый бал җыюы икеле, икенчедән, кызны кыерсыткан малай шулай тиз акылына килдеме икән? Балалар печәнлектә көненә ике генә тапкыр шикәр ялыйлар. Режиссер әнә шулай сугыш вакытындагы ачлык-ялан­гачлыкны күрсәтергә теләгәндер, мөгаен. Шул ук вакытта өстәлләрдә ризыкның мулдан булуы да гаҗәпләндерә. Чәкчәге дә, бавырсагы да бар, өйдә баскан токмачлы аш ашыйлар, ипи дә җитәрлек.

Ә менә сугыштан кайткан Ямилнең әтисенең балалар белән бергә инеш буена барулары, балаларга сулыкларны сакларга өндәү өлеше төшеп калган. Повестьта ул: «Бу таулар, урманнар, елгалар – барысы да сезнең туган җирегез. Туган җир ул зур, киң. Без аннан фашистларны кудык. Аңлыйсызмы?» – дип, аяз күкнең кадерен белергә, туган җирне яратырга өйрәтә. Кинода исә Ямилнең әтисе көтмәгәндә, фильм ахырында гына кайта.

Фильмда балаларның кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсүләре дә чагыла. Хәзерге заман балаларына моны күрергә кирәк. Алты яшьлек Ямил утынын да ташый, сеңлесенә дә күз-колак була, сарыкларны да карый, өйдәге вак-төяк эшләрдә һәрчак әнисенә ярдәм итә. Күршедәге малайлар да – әниләренең төп ярдәмчеләре.

«Сеңелкәш» – өч телдә: башкортча, русча һәм украинча төшерелгән. Башкортларның фильм аша үз телләрен танытуларына сокланырга гына кала. Башкорт теле татарныкына охшаш булганга, тәрҗемәсез дә барысы да аңлашыла. Ә менә рус тамашачысы арасында баланың, ир-ат, хатын-кызның да сөйләмен бер үк тавыш белән монотон рәвештә, бернинди эмоцияләрсез тәрҗемә иткәнгә ризасызлык белдерүчеләр дә булды.
Фильмны төшергәндә, һәр вак детальгә дә игътибар иткәннәре сизе­леп тора. Кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре – барысы да 1940 елларныкы. Аларның күбесен музейлардан алганнар.

Тагын бер үзенчәлекле мизгел – әсәрдә вакыйгалар башкорт авылларының берсендә бара, урыны күрсәтелми. Ә монда Башкортстан республикасының Сайран авылы дип ассызыклап әйтелә. Ни өчен нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның туган авылын сайладылар икән? Билгесез. Берәр хикмәте бардыр, күрәсең. Сүз уңаеннан, республика башлыгы фильмны үзе дә караган, уңай бәяләгән. Барлык республика халкын «Сеңелкәш» фильмын карарга чакырган.

Ятимне тәрбиягә алган әнинең балаларга тигез карашын, туганлык җепләренең ныклыгын, туган телгә мәхәббәтне, тынычлыкның кадерен чагылдырган ихлас, чын фильмнарга халык сусаган иде. Тамашачылар «Сеңелкәш»не яратып кабул итте. Фильм Ялта шәһәрендә үткән «Евразия күпере» халыкара кинофестивалендә дә Гран-при яуларга өлгерде. Хәзер кинотасманың прокаты белән «Уолт Дисней» (Walt Disney) компаниясе шөгыльләнә. Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, 20 октябрьдә фильмны телеэкраннардан да карап булачак.

Фотолар mustai.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading