«Хәзер бас инде шуңа!» – ди остазым. Бөтен җаным, тәнем белән «юк!» дип карышсам да, аннан нәрсә булыр икән дигән кызыксыну теләге көчлерәк булып чыкты. Үз теләгем белән, 80 кадакка шапылдатып бастым. Һәм шунда ук үкенеп куйдым. Бәлки кем өчендер моның ише авырту чүп кенәдер. Минем исә бөтен табан астым ут йотты. Бераздан авырту тез буыннарына кадәр барып җитте. Аяклар калтырый, баш әйләнә башлады...
Кадак эчке органнарга массаж ясый
Беренче тапкыр кадакта басып торуым әнә шулайрак узды. Остазым, белеме буенча психолог, кадакка басу буенча практикалар үткәрүче Марсель Галиуллин: «икенче тапкыр җиңелрәк булачак», – дип ышандырган иде. Мин исә: «Басаммы соң тагын бу җәзалау тактасына!» – дип мыгырданам. Авыртулар онытылгач, ике тапкыр да, өч, биш тапкыр да басылды. Чыннан да, авырту һәр сеанс саен кимегәннән-кимеде. Кадакта басып торуның файдасын белгән саен, аңа ышанычым да артты.
– Моннан дүрт ел элек мин, каян көч табарга, дигән сорау каршында калдым. Күп кенә замана кешесе кебек, миндә дә хәлсезлек, энергия җитмәү проблемасы бар иде. Кадакка басканчы, медитация, йога, массаж, хиджама кебек бик күп алымнар кулланып карадым. Ләкин аларның тәэсире вакытлыча гына булып чыкты, – ди Марсель.
Кадакта басып тору – инә белән нокталарга басып дәвалау, нокталарга басып ясалган массаж кебек, рефлекс терапиясенең бер төре. Кешенең табан астында 70000нән артык нерв җепселләре бар. Бу ысул әнә шуларны «кабызып» җибәрә, баш миенә импульс бирә.
– Кадакка баскач, баш миенә авырту сигналы килә. Баш мие, яраланган йә булмаса аякка зыян килгән, дип уйлый һәм яра тизрәк төзәлсен өчен, махсус ферментлар бүлеп чыгара башлый. Кан йөреше тизләнә. Чынлыкта исә без яраланмаган. Кан шул ферментлар белән табан астына төшә дә, монда яра юк дип, кире китә һәм эчке органнарга тарала. Тиз кан әйләнеше органнарны чистарта, яхшырак эшләтә башлый. Бу нейрон җепләрен дә ныгыта. Нейрон җепләре нык булган кешеләрнең тормышта күбрәк уңышка ирешүен, үз-үзләре белән гармониядә яшәвен, авыруларга, стрессларга бирешмәвен күптән дәлилләде инде галимнәр. Тикмәгә генә табиблар да яланаяк йөрергә кушмый инде. Ун минут кадакта басып тору 15 чакрым җәяү йөрүне алыштыра, – ди Марсель.
– Кадакта басып тору тормышымда мәгънә табарга ярдәм итте. Һәркем әлеге практикага төрле максат белән килә. Миңа мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе: «тормыштан ни теләгәнемне белмим, минем максатларым юк», – ди. Ә ни теләгәнеңне белү ул – инде уңышның яртысы. Мин кешене килүгә кадакка бастырмыйм бит. Башта без, медитация ясап, кирәкмәгән уйлардан арынабыз, аннан, бөтен тәнне яздыру өчен, күнегүләр эшлибез. Аннан аяк табанына массаж ясыйбыз. Аннан кешегә өч тапкыр үз ниятен әйтергә кушам. Менә шуннан соң гына кадакка басабыз, – ди Марсель.
Кадакка басу – психологик бәяләмә дә алу әле ул.
– Әйтик, башкалар янында үзен иркен тота алмаган кеше кадак өстендә озак басып тора алмый. Ачык кешеләр, киресенчә, озак басып тора ала, – ди Марсель.
Пыяла өстендә йөрү – «пүчтәк» ул
Кадактан тыш, Марсель пыяла өстендә дә йөри, ята, төрле күнегүләр ясый.
– Нигездә, алар икесе дә бер үк әйбер. Бер аерма гына бар: кадак – нокта сыман, пыяла сызык сыман эзләр калдыра. Пыяла да – психологик киртә генә ул. Иң мөһиме – курыкмаска, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Курыксаң, киресенчә, аягыңны кисәсең. Әле янган күмердә йөрү ниятем бар. Кемдер мондый төр күнекмәләрне мазохизм белән бутый. Янәсе, без дә авыртудан ләззәт алабыз. Ләкин монда мазохизмның бер катнашы да юк. Бу – йога практикалары, – ди Марсель. – Минем инде дүрт ел бер дару да эчкәнем юк. Дөрес, кайвакыт салкын тия. Ләкин аны җиңү өчен лимонлы, имбирлы чәй ярдәмгә килә. Гадәттә, дөрес ризык ашамасам, ял итмичә үземне бетереп артык күп эшләсәм, салкын тиеп авырый башлыйм. Авырганымны сизәм икән, дөрес тукланам һәм күбрәк ял итәм.
Комментарийлар