16+

Электр тәгәрмәче уйлап тапкан Динар Минәхмәтов идеяләрен төшендә күрә

Казаннан Динар Минәхмәтов уникаль әйбер уйлап чыгарган – җиңел генә салына торган, электр ярдәмендә йөри торган велосипед тәгәрмәче. Ишеттек, күрәсе килде һәм Динарның үзе белән очраштык.

Электр тәгәрмәче уйлап тапкан Динар Минәхмәтов идеяләрен төшендә күрә

Казаннан Динар Минәхмәтов уникаль әйбер уйлап чыгарган – җиңел генә салына торган, электр ярдәмендә йөри торган велосипед тәгәрмәче. Ишеттек, күрәсе килде һәм Динарның үзе белән очраштык.

Динар Минәхмәтов – эшмәкәр, аның төзелеш оешмасы бар, ләкин кечкенәдән үк электроника белән мавыккан. Шуңа күрә дә һәрвакыт ниндидер кызыклы әйбер эшләп чыгару өстендә эшли. Аз гына буш вакыты булдымы, өендәге остаханәсендә кайнаша. Хәзерге вакытта эшләп ята торган проекты велосипедның алгы тәгәрмәченә кагыла. Велосипед электр ярдәмендә йөриячәк, ә тәгәрмәчен салдырып, үзең белән алып кереп булачак. Аның эшчәнлеген “кыр шартларында” тикшереп караганнар инде, бер төркем кешеләрне Динар очрашуга чакырып, велосипедларына әлеге тәгәрмәчне куеп, йөреп карарга мөмкинлек биргән. Арада, хәтта, галим дә булган. Барысы да проектны уңышлы дип тапкан, мондый транспортның уңайлы икәнен әйткән.

– Әлеге тәгәрмәчне уйлап чыгаруга нәрсә этәргеч булды? Халыкка бик кирәк әйберме ул? – дип сорарга булдым.
– Моның асылында проблема ята. Хәзерге көндә электр ярдәмендә йөри торган велосипедлар бар, әмма алар бик кыйммәт тора – 100 мең сум чамасы. Аның белән эшкә килсәң, урамда калдырырга кирәк, ә бит бәясе зур, күңелгә шик-шөһбә керә: урлап китмәсләр микән? Мин велосипедтан салдырып, үзең белән офиска алып кереп китеп була торган универсаль тәгәрмәч ясау турында уйлый идем. Җитмәсә, аны зарядка җыярга да куярга мөмкин. Рам белән арткы тәгәрмәч кешегә кирәкми бит инде, үз урынында торачак. Шунысы да бар: гади велосипедта педальне әйләндереп барсаң, эшкә килеп җиткәнче тирләп бетәсең, барысының да офисында душ юк бит.

– Моның өчен электр ярдәменә йөри торган самокатлар бар түгелме?
– Бар, әмма, үзегез күрәсез, хәзер аларны куллану буенча яңа кагыйдәләр уйлап чыгардылар, аның белән аерым җирләрдә генә йөреп була, тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан да артмаска тиеш. Самокатның авырлык үзәге биек, велосипедтан нык аерыла, шунысы куркыныч тудыра да инде, кеше аннан егылырга, имгәнергә яисә машинага бәрелергә мөмкин. Әлеге җитмәсә тәгәрмәче дә кечкенә, безнең юллардан йөрергә кулай түгел.

Динар әйтүенчә, алгы тәгәрмәчтә кечкенә генә аккумуляторлар урнашкан, аны тиз арада салдырып була, өстәвенә, ул электр белән йөри торган һәрбер велосипедка ярый, сатылган очракта өстәмә рәвештә берничә тормоз дискы да биреләчәк. Әле моның белән генә әкәмәтләр бетми, телефон блютуз аша шул тәгәрмәчтәге микросхемага кушылып, хәзерге вакыттагы тизлек һәм аккумуляторның күпме зарядкасы калганын күреп булачак. Әлеге уйлап табылган әйбер сәгатенә 50 чакрым тизлек белән йөри ала, ә энергиясе 35-40 чакрым арага җитә. Кыскасы, эшкә барып, кире өеңә кайтырга җитә инде. Динарның спорт мотоциклы да бар икән, әмма электр белән йөри торган шушы велосипедта берничә көнен уздыргач, төшәсе килмәгән, чөнки анда кызыграк та булган. Ни өчен дисәгез, анда син һәрвакыт саф һава сулыйсың, юлдан гына түгел, парк эчләреннән рәхәтләнеп йөри аласың, кирәк булса, педален әйләндерергә мөмкин, юк икән, утырып, табигать белән хозурланасың.

– Велосипедның төп бурычы – спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлекне кайгырту, ә монда электр ярдәмендә йөргәч, халык ялкаулыкка чыкмасмы? – дим.
– Ул бит педальне әйләндереп тә йөри ала. Әлеге проектны күбрәк эшкә йөрү өчен транспорт мәсьәләсен хәл итү буларак кабул итәргә кирәк. Ягулык бәясенең көн саен диярлек артып торуын, шәһәрләрдә машина кую урыннарында кытлык кичерелүен күз алдына китерсәк, шушы велосипед бик шәп вариант булачак. Азык-төлек ташучы курьерлар өчен дә кулай бит әле ул. Көне буе педаль әйләндергәнче, офисына килә дә, бер тәгәрмәчен зарядкага куеп, икенчесе белән киләсе заказны үтәргә китә. Андый оешмалар өчен дә безнең велосипедлар кызыклы  булыр.

Дөрес, Динар ассызыклап әйтә: әлеге проект белән шөгыльләнү хобби гына, акчаны ул башка юл белән эшли. Минәхмәтов яшьтән үк электроника белән кызыксынган, шунлыктан хәзер дә тынычлана алмый. Кайбер идеяләрне төшендә күрә икән. Әйтик, күптән түгел генә юлдан тәгәрмәч өстенә аяк киемен куеп йөри торган җайланма турында чамалаган. Анысын зур мәйданлы аэропортларда кулланып була, чөнки анда атлап, арып бетәсең. 7 ел элек кешенең авырлыгы нәтиҗәсендә әйләнә торган тәгәрмәчле роликлар турында төш күргән. Зур шәһәрләрдә үзенең проекты бик кирәкле булыр дип өметләнә Динар Минәхмәтов. Иң мөһиме –ул уңышына ышана, ә бу инде аз түгел.

Рәсим Хаҗиев.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading