16+

Пружина

Барысына да шул пружина сәбәпче иде. 

Пружина

Барысына да шул пружина сәбәпче иде. 

Ә  менә сез күз алдына китерегез: бөтен дөньяны үлән баскан, чүп үләне, аны берәү дә чабып алмаган, ул берәүгә дә кирәкми, һәм менә сез газиз анагыз яшәгән шул нигезгә кайтып төшәсез – һәм сезгә чабарга кирәк. Һәм сез шүрлекнең иң яшерен почмагында яткан печән чабу машинасына тотынасыз. Ләззәтләнеп чаба башлыйсыз. Беркадәр чапканнан соң, аһ, шәп булды бит, шулкадәр чиста була бит дип, карап торасыз. Ә шуннан соң теге шайтан машинасының нәкъ үлән чаба торган өлеше таралып оча... Сез, әлбәттә, бөтен шөрепләрен җыеп аласыз. Барысы да шәп, бар да тәртиптә. Тик тегенең бер пружинасы җитми. Шуннан башка үлән дә чабып булмый, үз эшеңә карап сокланып та булмый. Бетте. Синең бөтен язмыш бер пружинадан гына торган сыман.

Хәзер син фәлсәфи сорауларга бирелеп, йомырка башта туганмы, яки тавыкмы, дип уйлап торасыңмыни. Юк, син теге кечкенә пружинаны эзлисең. Чөнки үләннәрне чабып чыгарга, яңа төзелеш өчен нидер китерергә кирәк, аны бит үлән арасына аударып булмый – вәт, син нидер эшләргә тиешсең. Ә үләнне чабу өчен сиңа көч-куәт кирәк, бензин кирәк, май кирәк, ләкин барысыннан да биг­рәк, теге кечкенә пружина кирәк.

Ә теге пружина кечкенә, бәләкәч кенә ул, аны үлән арасыннан табу да мөмкин түгел. Син эзлисең инде аны, алай да болай да итеп карыйсың, Ә ул табылмый. Табылыр өчен югалганмыни инде ул. Ә табылмас өчен югалганнарны эзләүдән файда юк. Табылырмын дип уйлап югалучыларны да табып булмый әле монда. Ә бу – бары тик пружина гына... Шәхес тә, чурт та түгел. Хәтта җырлар авторы да түгел, аларны, билгесез булса да, кемдер таба, йә үзләре табыла. Гади пружина гына. Аны беркем дә таба алмый. Ә син эзлисең, аны табарга кирәк, чөнки аннан башка синең бер эшең дә бармый.

Вәт хәзер мин аны эзли башлыйм. Үләннәрне типкәләп карыйм. Кул белән сыйпап чыгам. Башым белән җир себерергә дә әзермен, тик баш бераз кадерлерәк, шуңа җирне себерке белән себерәм. Ә теге – юк, табылмый. Аптырагач, күршегә керергә мәҗбүр булам:
– Күрше, синдә зуррак магнит юкмы?
– Бар, ә ни өчен? Алтын югалттыңмы?
– Юк, пружина гына...
– Нинди пружина? 
– Шундый-шундый, – дип аңлатып бирәм мин, алтын эзләмәвемне акларга теләгәндәй итеп. – Бары тик шул гына.

Күршедән алган магнит белән бөтен әйләнә-тирәне йөртеп чыгам. Табылмый. Әллә магниты хутлы түгел, әллә теге пружина качып өлгергән – юк та юк инде. Мин әллә күпме эзлим, инде үземне әллә нинди анекдот геройларына тиңләп бетәм. Юк, теге пружина табылмый.

Соңгы чиктә күршегә магнитын кертеп бирәм. Инде башка эзләмәскә, бу нәрсәләр белән баш катырмаска сүз бирәм. Ә эзлисе килә. Ул бит инде әллә кайда түгел, ул шушында гына... булырга тиеш... шулай... Мин эзлим, тапмасымны белгән дә килеш... 

Беркадәр вакыттан күрше керә:
– Югалган әйберне гел табасы килә инде ул, – ди.
– Әйе, – дим, – табасы килә.
– Менә шушы пружиналарның берәрсе ярамыймы икән сиңа, – ди күрше, әллә күпме тимер-томыр сузып, – менә монысы нәкъ шуныкы кебек.
Мин карыйм. Юк, ул түгел. Икенчесе дә – түгел, өченчесе дә...
Күрше күңелсез генә чыгып китә.
Мин дә боек кына басып калам.
Уйга батам.
Пружина юк...
Һәм мин иң мөһимен уйлап алам... Теге пружинаны тапмасам да, күршемне чакырам:
– Кил әле, – дим, – мин бит таптым аны...
– Кайда? Кайсы? Ал, үзеңә булсын...
Мин бер пружинасын алып калам. Рәхмәт әйтәм. Ул да бик канәгать булып чыгып китә.

Мин канәгать булып басып калам. Мин чынлап та канәгать. Чөнки тормышны алга этәрүче иң зур пружинаны таптым. Ул – минем күршемнең ярдәмчеллеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading