16+

Пуансеттия үстерү серләре

Пуансеттия бигрәк тә кыш айларында популяр. Аны икенче төрле Раштуа йолдызы дип тә атыйлар. Башка йолдызлар кебек, ул да бик нәзберек, көйсез гөл. Ул икенче тапкыр бик сирәк чәчәк ата. Әмма бик тырышканда, гөл сезне озак куандырып торачак. 

Пуансеттия бигрәк тә кыш айларында популяр. Аны икенче төрле Раштуа йолдызы дип тә атыйлар. Башка йолдызлар кебек, ул да бик нәзберек, көйсез гөл. Ул икенче тапкыр бик сирәк чәчәк ата. Әмма бик тырышканда, гөл сезне озак куандырып торачак. 

Иң мөһиме – аңа дөрес туфрак кирәк. Пуансеттия өчен торф, ком, туфракның өске катламы һәм черегән яфраклар белән буталган туфрактан торган катнашма әйбәт. Алар барысы да бер күләмдә алына. 
Температура режимына килгәндә, пуансеттия җылы ярата. Аның өчен иң ким температура – +14. Кыш көне аны ябылган балконда тотмагыз. 
Февраль-апрель – гөлнең йоклый торган вакыты. Бу айларда салкынча урынга да куярга була, әмма яфраклары тәрәзәнең салкын пыяласына орынып тормасын. Яз килүгә, аны җылы урынга куегыз. Җәй көне балконда яки верандада тотарга мөмкин. Сентябрьдә өйгә кертегез. 

Сентябрь-октябрь аенда аңа яктылык аз кирәк. Шуңа да аны 14 сәгатькә калын караңгы материал белән каплап торыгыз. Бу кызыл яфракларга бөреләнсен өчен кирәк. 
Пуансеттия су ярата, шул ук вакытта туфрагын гел карап торыгыз: туфрак ике су сибү арасында кибеп өлгерсен, әмма каты кантарга әйләнмәсен. Гөлнең яфраклары коелмасын дисәгез, суны җылытып сибегез, ул бүлмә температурасыннан җылырак булсын. 
Көненә ике тапкыр гөл тирәсенә су сиптерегез, шуның белән дымлы атмосфера булдырасыз. Март аенда су сиптерүне туктатыгыз. Май аенда кабат дымлы тирәлек булдырырга кирәк. 

Үтәли җилдән дә саклагыз, югыйсә яфракларын коеп бетерәчәк. 
Пуансеттияне берничә елга бер тапкыр күчереп утырталар. Бу эшне май уртасында яки үсемлек ял иткәннән соң эшләргә тырышыгыз. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X