16+

Пульмонолог Оксана Пятеркина: «Грипп белән салкын тиюне беренче 48 сәгатьтә дәваларга кирәк»

Балаларда иң еш күзәтелә торган чирләр арасында беренче урында сулыш органнары авырулары тора. Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә бу төр авырулардан 250 бала дәвалана, аларның 18енә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Сулыш органнары авырулары белән балалар хастаханәсенә эләгүчеләрнең саны ел әйләнәсендә 5 меңнән артып китә икән.

Пульмонолог Оксана Пятеркина: «Грипп белән салкын тиюне беренче 48 сәгатьтә дәваларга кирәк»

Балаларда иң еш күзәтелә торган чирләр арасында беренче урында сулыш органнары авырулары тора. Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә бу төр авырулардан 250 бала дәвалана, аларның 18енә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Сулыш органнары авырулары белән балалар хастаханәсенә эләгүчеләрнең саны ел әйләнәсендә 5 меңнән артып китә икән.

Балалар педиатрлары, табиблар авыруны кисәтү чараларына зур игътибар бирә.

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, сулыш органнары авыруларының килеп чыгуы беренче чиратта бала организмының үзенчәлеге белән бәйле. Шулай ук туган сабыйны җитәрлек дәрәҗәдә имезмәү, көндәлек режим булдырмау, дөрес тукланмау да сәламәтлеккә тәэсир итә. Авыр хәлдә калган, интернат, балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларда авырулар ешрак күзәтелә.

– Сулыш органнары авырулары өзлегүләр китереп чыгаруы белән куркыныч, шуңа да үзлектән дәваланырга түгел, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Рафаэль Шәвәлиев.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар баш пульмонологы Оксана Пятеркина аңлатуынча, балаларның стресс кичерүе, йокы туймау, ял итәргә вакыт калмау шулай ук организмны талчыктыра. Бала авыруларга тизрәк бирешә башлый.

– Температурасы югары булмаса да, кәефе юклыгын, авыруның беренче билгеләрен күрәсез икән, баланы өйдә калдырсагыз яхшырак. Сулыш юллары ялкынсыну, грипп кебек авыруларны аяк өсте уздыру өзлегүләргә китерә. Иң мөһиме: дәвалануны авыруның беренче 48 сәгатендә башларга кирәк, – ди Оксана Пятеркина.

Авырган балага күбрәк су эчертергә киңәш ителә. Тән температурасы 38 градустан артмаганда, температураны төшерә торган дарулар бирмәскә дә була, организм вирус белән үзе көрәшергә тиеш. Шунысы да мөһим: антибиотиклар йогышлы авырулар вакытында ярдәм итми. Киресенчә, баланың иммунитетын көчсезләндерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, сабый башка авыруларны йоктырырга мөмкин.

Пневмония – иң катлаулы өзлегүләрнең берсе. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш инфекционисты Владимир Анохин әйтүенчә, үпкә ялкынсынуын булдырмауның иң нәтиҗәле юлы – вакцинация.

– Реклама ясар өчен әйтмим, бу чит илләрдә күптәннән сыналган. Гриппка, пневмониягә каршы вакциналар үз нәтиҗәсен бирми калмый,– ди Владимир Анохин. – Прививкалар ясатуның илкүләм календаре буенча үпкә ялкынсынуын китереп чыгарган пневмококк инфекциясенә карата «Превенар» дип аталган вакцинаны ике айдан ике яшькәчә балаларга ясыйлар. Ике яшьтән зуррак сабыйларга прививка участок педиатры карары белән билгеләнергә мөмкин. Гриппка каршы вакцинаны теркәлү урыны буенча һәр сырхауханәдә ясатырга була. Былтыр гына да республика халкының 43,2 проценты гриппка каршы вакцина салдырган.

– Салкын тиюне үпкә ялкынсынуы белән бутаучы әти-әниләр бар, – ди Республика балалар клиник хастаханәсендә пульмонология бүлеге җитәкчесе Илдар Зиннәтуллин. – Баланың тән температурасы югары булса да, аның кәефе әйбәт, ул ашый-эчә, уйный икән, борчылырлык сәбәп юк, бу – пневмония түгел. Әгәр дә инде баланың температурасы нык югары торса, ул каты йөткерә, хәле өч көннән соң да яхшырмый, тыны кысыла икән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди ул.
Шулай ук тән төсе үзгәрсә, ирен, борын тирәсе зәңгәрләнеп чыкса, бала судан баш тартса, озак вакыт симәсә, елаганда күзеннән яше чыкмаса, борчылырлык сәбәп бар. Бу вакытта тиз арада «Ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртырга кирәк.

  • 0-14 яшькә кадәр балаларда сулыш органнары авырулары барлык чирләрнең 64 процентын тәшкил итә.
  • 15-17 яшьлекләр арасында сулыш органнары авырулары шулай ук еш очрый, барлык авыруларның 45 процентын тәшкил итә. Үсмерләрдә иң еш күзәтелгән авырулар исемлегенең икенче баскычында имгәнүләр санала.

Сулыш органнары авырулары китереп чыгарган өзлегүләр

аденоидит (аденоидлар ялкынсыну) 42,9 процент

тонзиллит (аңкау миндалиналары ялкынсыну ) 37 процент

отит (колак ялкынсыну) 26 процент

бронхит 26,3 процент

пневмония 20 процент

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading