16+

Путин белән Голодец Казанда үтәчәк чемпионатка әзерлек турында сөйләште

Хөкүмәт рәисе урынбасары Ольга Голодец Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда 2019 елда Казанда үтәчәк WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек турында сөйләде, дип яза kremlin.ru.

– Без WorldSkills хәрәкәтенә 2012 елда кушылдык. Россия мондый чемпионатта беренче тапкыр  2013 елда катнашты һәм 41 нче урынны алды. Быел очколар буенча җиңүебез дә искиткеч казаныш булды. WorldSkills хәрәкәте җиңүләр өчен түгел, илдә  профессиональ белем сыйфатын үстерү буенча мөһим. 2019 елда чемпионатны Казанда үткәрү хокукын алдык. Хәзер бездән югары дәрәҗәдә әзерлек таләп ителә. Казанда зур экспоүзәк төзелә. Ул чемпионатны үткәрү өчен төп мәйданчык булачак. Ярышлардан соң анда зур икътисади күргәзмәләр үтәр дип көтелә. 169 мең кв метрлы экспоүзәк үз эченә конгресс-холл, күргәзмәләр мәйданчыкларын ала. Чемпионатка 2 мең волонтер җәлеп ителә. Командаларны әзерләү эше бара, - дип сөйләде ил башына Ольга Голодец.

Фото: http://artyushenkooleg.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading