16+

"Һәр фатирда, һәр торак пунктында Интернет булу — безнең өчен мөһим"

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республика халкын элемтә өлкәсендә нинди яңалыклар көтүе белән таныштырды. Министр искәртеп узганча, республикада 624 торак пунктында 4G эшләми. Бу аз кеше яши торган җирлекләр. Әлеге авылларның 40 да. Махсус программа нигезендә, быел 4G урнаштырылачак.

"Һәр фатирда, һәр торак пунктында Интернет булу — безнең өчен мөһим"

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республика халкын элемтә өлкәсендә нинди яңалыклар көтүе белән таныштырды. Министр искәртеп узганча, республикада 624 торак пунктында 4G эшләми. Бу аз кеше яши торган җирлекләр. Әлеге авылларның 40 да. Махсус программа нигезендә, быел 4G урнаштырылачак.

Интернет — һәр йортка, һәр фатирга!
“Һәр фатирда, һәр торак пунктында Интернет булу — безнең өчен мөһим. Быел да без, “Таттелеком” белән берлектә, авыл җирлекләрендә элемтә челтәре булдыру буенча эш алып барабыз. Агымдагы елда республикада 100 мең хуҗалыкка, бу бик зур сан, оптик элемтә каналы кертеләчәк. Моннан 3-4 ел элек без авыл өйләрендә зур тизлекле интернет хакта хыяллана гына идек, хәзер инде ул тормышка аша”, - диде Айрат Хәйруллин.

Гомумән алганда, бу проект кысаларында 350 мең шәхси хуҗалыкка зур тизлекле интернет челтәре урнаштыру күздә тотыла.

Кәрәзле элемтә челтәренә килсәк, элемтә операторлары элемтә базалары үзәкләрендә инфраструктураны киңәйтү өчен барлыгы 1 млрд сум акча тотачак.
“Берәүгә дә сер түгел, кәрәзле элемтә челтәре инфраструктурасына тотыла торган акчалар алдагы еллар белән чагыштырганда кимрәк булачак. Бу геосәяси вакыйгаларга һәм кайтартыла торган җиһазларга бәйле. Шуңа да элемтә операторлары хәзергә булган запасларын файдаланып эшли”, - ди Айрат әфәнде.
Министр искәртеп узганча, республикада 624 торак пунктында 4G эшләми. Бу аз кеше яши торган җирлекләр. Әлеге авылларның 40 да. Махсус программа нигезендә, быел 4G урнаштырылачак.

Мәктәпләргә — “Wi-Fi”
Татарстанда барлык мәктәпләр дә Интернет челтәренә тоташтырылган. Моннан тыш мәктәпләргә керә торган ишекләргә видеокамералар урнаштыру һәм мәгариф учреждениеләрендә Wi-Fi нокталар булдыру буенча проектлар тормышка ашырыла.

“Безнең 12 мең укытучыбыз заманча ноутбуклар белән тәэмин ителде. Икътисади хәлләр яхшы булган очракта, 2022 елның азагына кадәр тагын 12 мең укытучы ноутбуклы булсын өчен Президентка мөрәҗәгать итәргә җыенабыз”, - диде Айрат Хәйруллин.

Барлык хезмәтләр дә электрон булачак
Хәзерге вакытта республикада 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон форматта алырга була. Ел азагына кадәр калган 91 хезмәт тә электрон форматка күчереләчәк, дип вәгъдә бирде тармак министры.

“2021 елда дәүләт хезмәтләренең бары 5 проценты гына электрон форматта иде. 2022 елның июненә бу сан 70 процентка җитте. Цифрлаштыру елы уңаеннан, Президент безнең алда республика күләмендәге барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерергә бурыч куйды”, - дип ассызыклады Айрат әфәнде.

Яңа барлыкка киләчәк электрон хезмәтләр арасында берүк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала туган очракта пособие билгеләү; өч һәм аннан да күбрәк балалар тәртияләүче гаиләләргә пособиеләр билгеләү; авыл җирлекләрендә яшәүче хатын-кызлар бала тапканда түләнелә торган пособиеләрне билгеләү һ.б. бар.

“Бу хезмәтләр гражданнарның вакытын янга калдыру һәм процессны мөмкин кадәр уңайлы итү максатыннан эшләнелә”, - дип аңлатты Хәйруллин.
 

Барлык мәгълүмат — бер картада
Быел Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасында яшәүче картасын куллану масштабын арттырырга ниятли. Әлегә ул Яшел Үзәндә генә гамәлдә иде.

“Бу бик авыр, катлаулы проект. Безнең электрон паспортлар ясау проекты бар иде. Ул әлегә тукталып тора. Шуңа да Татарстан Республикасында яшәүче картасы күпмедер дәрәҗәдә аның функцияләрен үтәячәк һәм төрле оешмаларда авторизация узарга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Айрат Хәйруллин.

Әлеге карта “Мир” картасы нигезендә эшләнеләчәк һәм ул гражанинның СНИЛС, медицина иминиятләштерү хакында полис мәгълүматларын үз эченә ала. Әлеге картаны транспортта түләү өчен дә файдаланырга мөмкин булачак.

“Кулыгызда документ булмаган очракта да әлеге карта ярдәмендә сезгә хезмәт күрсәтә алачаклар. Медицина оешмасына килеп, медицина полисын күрсәтергә кирәк булмаячак”, - диде министр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading