16+

Радик Сабиров: «Кабергә алып китеп булмаса да...»

Теге яки бу танылган кеше вафат була да, халык аны йә үтереп мактый, йә бетереп тәнкыйтьли башлый. Ул кеше әле бай да булса, акчасын да саный башлыйбыз.

Радик Сабиров: «Кабергә алып китеп булмаса да...»

Теге яки бу танылган кеше вафат була да, халык аны йә үтереп мактый, йә бетереп тәнкыйтьли башлый. Ул кеше әле бай да булса, акчасын да саный башлыйбыз.

Игътибар иткәнегез бардыр: элеккеге җитәкчеләр, гамәлдәге түрәләр, миллионер-миллиардерлар вафат булса, «акчаңны, байлыгыңны кабергә алып китеп булмый шул» дип, мәрхүм өчен «шатланабыз» яки «борчылабыз». Чыннан да, бер караганда, фани дөньяда тырыша-тырыша нигә мал тупларга тырышабыз да, нигә акча җыярга омтылабыз икән? Бакыйлыкка барыбер алып китә алмыйбыз бит. Моны бар да аңлый. Ярлылар да, урта хәллеләр дә, байлары да. Аңа карап кына байлык турында хыялланудан яки акчасы-малын туп­лаудан туктамыйбыз.
Уйлабрак карасак, акчасы булган кеше фанилыкта типтереп яши. Бозык мәгънәдә әйтүем түгел.

Гомумән, сүзем байлыкның бозыклыкка китерүе турында түгел. Араларында кемгәдер ярдәм итүчесе дә, әти-әни­сен, туганнарын муллыкта яшәтүче дә, кирәк чакта бәлагә тарыганнарга (авырулар, бәла-каза күрүчеләр, башкалар) матди ярдәм сузучылары да шактый. Үзен дә әйбәт итеп карый, сәламәтлеген ныгыта, яхшы киенә, уңайлы шартларда яши. Балалары да мохтаҗлыкта яшәми аларның. Дөрес итеп тәрбияләгән очракта, уллары-кызлары да малның кадерен белүче, әти-әнисенә фанилыктагы мөнәсәбәте өчен рәхмәтле булып үсә. Байлык улларга-кызларга, оныкларга-оныкчыкларга күчә. Ягъни кайсыдыр бер байның бакыйлыкка күчкәч, «акчасы нигә кирәк булды икән», «үзе белән кабергә ала алмады бит» дигән сүзләр бөтенләй дә урынсыз яңгырый кебек.

Нигә әйтелә соң андый сүзләр? Гаҗизлектән дип уйлыйм. Һәм үзеңне үзең тынычландыру теләгеннән. Чөнки син эшлисең-эшлисең, тырышасың-тырмашасың, 100әр, 200әр сум җыеп барып, икешәр-өчәр эштә хезмәт куеп баерга омтыласың, ләкин... Ләкин синең барып чыкмый, ә кемгәдер бәхет елмаямы шунда, күктән нидер төшәме, тиешле вакытта кирәкле урында булып чыгамы – аңлый алмассың. Ахыр чиктә, күпчелекнең әнә шул җыйган малы, янга калдырган 100-200 сумы соңгы юлга озату чыгымнарын гына капларлык булып чыга. Шунысы әйбәт: соңгы юлга озаткач, мал-мөлкәте, доллар-евролары турында чәйнәүче булмый. Тыныч күңел белән китәсең дигән сүз. Хәер, үлгәч, бае да тыныч күңел белән китәдер инде анысы.
Баерга омтылуның начар ягы юк. Кемдер булдыра, кемгәдер бәхет кенә елмаймый. Күңелең бай булсын да тынычлыгың булсын инде.

Монысы да еш әйтелә торган сүзләр. Үзеңне тынычландыру өчен...

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хак сүзләр,Радик абый! ?Мин дә яратмыйм, берәр баерак кеше мәрхүм була да, эте-бете белән сүгеп ташлыйлар шунда ук, мәрхүм кеше өчен дога кылып куйсалар файдалы булыр иде, болар гөнаһ җыя...

    Мөһим

    loading