16+

Радий Хәбиров: "Куштау минем өчен матур тау, шихан. Шул гына"

Башкортстанның Стәрлетамак тирәсендә урнашкан әлеге тауларга 300 млн елдан да артык. Алар заманында дүртәү була: Тратау, Юрактау, Куштау һәм Шахтау. Аларны Шиханнар дип тә атап йөртәләр, ягъни ялгызы гына басып тора торган тау.

Радий Хәбиров: "Куштау минем өчен матур тау, шихан. Шул гына"

Башкортстанның Стәрлетамак тирәсендә урнашкан әлеге тауларга 300 млн елдан да артык. Алар заманында дүртәү була: Тратау, Юрактау, Куштау һәм Шахтау. Аларны Шиханнар дип тә атап йөртәләр, ягъни ялгызы гына басып тора торган тау.

Сыер дуласа, аттан яман диләр. Ә башкортларны кыздырсаңмы? Алар тауны саклап калыр өчен үзләре тау булып баса! (Мин бу халык өчен хәтта горурланып та куйдым. Башкортлардан  үрнәк алырлык һәм алырга кирәк тә!)

Дөресен генә әйткәндә, аш содасы тирәсендә мондый хәлләр килеп чыгар дип күз алдына да китереп булмый. Сода сода инде ул. Аны көн саен пешекчеләр генә куллана. Шәхсән безнең гаиләгә бер пачка аш содасы кимендә 1 елга җитә.

... Башкортстанның Стәрлетамак тирәсендә урнашкан әлеге тауларга 300 млн елдан да артык. Алар заманында дүртәү була: Тратау, Юрактау,  Куштау һәм Шахтау. Аларны Шиханнар дип тә атап йөртәләр, ягъни ялгызы гына басып тора торган тау. Шиханнар Стәрлетамакның гына горурлыгы, байлыгы түгел, ә бөтен Башкортстанның табигый һәйкәл дисәм дә ялгыш булмас. Ни өчен табигый һәйкәлеме? Чөнки таулар борынгы Пермь диңгезе төбендә, рифлардан хасил булган. Микроорганизмнар, су үсемнәре, моллюскалар һ.б. диңгез һайваннары калдыкларыннан барлыкка килгән таулардагы элементларның исәбе шактый. Биредәге казылмалар аш содасы чыгару өчен бик тә туры килә, дигән фикергә килеп, тауларның берсен “корбан” итәләр. Нәтиҗәдә, 70 ел эчендә Шахтаудан бары чокыр гына кала.

Акча шундый нәрсә инде ул, булган саен күбрәк кирәк, аппетит арта бара. Акча өчен газиз анасын сатучылар булганда, тауны ишеп сату нәрсә инде хәзерге заманда!?

Бу хәлләр кичә дә, бүген дә түгел, ә моннан ике ел элек башлана. Сода җитештерү белән шөгыльләнә торган оешманың Куштауга күзе күптән төшкән. Бәхеткә, ул чагында җирле халык тауны саклап кала ала. Бу тауда меңнән артык үсенте һәм җәнлек, кошларны очратырга була. Бу җан ияләренең 16 сы “Кызыл китап”ка да кертелгән дип яза Интернет чыганаклар. Алай гына да түгел, Шиханнар Россия геологлары иницитативасы белән, аерым сакланырга тиешле табигый һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Алар Австралиядәге Улуру, АКШның Техас штатындагы монумент таулар даласы, Саха-Якутиядәге Лена каланчалары белән бер рәттә тора торган таулар. Кызганыч, бөтен дөньяда мондый байлыкларны саклау өчен күпме көч һәм акча түккәндә, күршеләребез тауларны саклап калыр өчен көн-төн шунда яшәргә мәҗбүр булды. Өстәвенә, Юрактау һәм Торатау кебек, Куштау Башкортстан хакимияте тарафыннан саклана торган табигый зона исемлегенә кертелмәгән. Шуңа да анда известь чыгару закон тарафыннан тыелмый булып чыга.

Куштауны яклап чыккан флешмоблар май аенда ук үткәрелә башлый. Май азагында экоактивистлар РФ Президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать тә юллый. Халык эшнең ни кадәрле җитди булуын һәм замана шаукымы белән телебезгә кергән флешмоб, челлендж ише әйберләр белән генә тауны саклап кала алмавын тиз аңлый. Шуңа да тау итәгендә актив гражданнар җыела башлый, тере коридор булып басып, тауны яклый. Утка май сипкәндәй, сода җитештерә торган компания тауда геологик разведкалар ясый, агачларны кисә башлый.

Августның беренче көннәрендә  тау итәгендә беренче палаткалар пәйда була. 5 августта полиция хезмәткәрләре тауны якларга килүчеләрнең берничәсен  кулга ала. Вакыйгалар көннән-көн куера. Август уртасында Куштауны яклап чыкканнар 5 мең тирәсенә җитә. Дөрес, кулга алынганнар саны да арта. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге акциядә катнашучыларның якынча 80 е кулга алынган. Ә иң кызыгы исә Куштауны иштермәс өчен сәламәтлеген дә, үзен дә кызганмаган, үз сүзен әйтергә курыкмаган кешеләрне экстремизмда гаеплиләр.

Сода чыгару белән шөгыльләнә торган акционерлык җәмгыятенең директор урынбасары Рөстәм Басыров “Эхо Москвы в Уфе” радиосының туры эфирында активистларны нәкъ шулай атаган.

“Протест белдерүчеләр белән безгә нәрсә хакында сөйләшергә? Анда бит барысы да диярлек экстремистлар”, - ди Басыйров эфир вакытында.

Башкортстан халкының бу компаниягә каршы күтәрелүенең сәбәбе Куштау гына түгел. Биредә тагын Агыйдел елгасының пычрану мәсьәләсе дә тора. Бу хакта республиканың экология министры Урал Искәндәров та әйтә.

Оешма соданы 1861 елгы  ысул белән табалар икән. Мондый ысул белән 1 тона сода җитештергәндә, 12 тонна артык калдыклар кала. Алар кая китә дип уйлыйсыз? Әлбәттә Агыйделгә! Башкортстанның Экология һәм табигатьне саклау министрлыгының 2018 елгы докладында, ул елны оешма елгага калдыкларны 17 тапкырга артыграк агызганлыгы күрсәтелә. Моңа кадәр сода җитештерүчеләрнең калдыкларны елына 38 көн (ташулар вакытында) агызырга хокуклы була, хәзер исә Агыйдел ел әйләнәсе пычрана.

Нәрсә булса да, Башкорстан халкы туктамады. Ахырга кадәр бара. 16 августта тау янына төбәк башлыгы Радий Хәбировка кадәр килде. (Нигә шул кадәр озак сузгандыр инде? ОМОН, полиция белән генә куркытып була бу халыкны дип уйладылармы икән?)

Шаулап яңгыр яуганда Радий әфәнде халыкны таралырга, әлеге мәсьәлә буенча күрешеп сөйләшергә өндәде. Дүшәмбе көнне, Башкортстан вакыты белән сәгать кичке 9 да җыелышты алар. (Мондый җитди темаларга сөйләшер өчен бераз соңрак кебек вакыты, әмма нишләтәсең? Төбәк башлыгы графигы тыгыз, күрәсең). Ике сәгатьтән артык барды очрашу.

“Тауга кагылышлы мәсьәлә әле беренче тапкыр күтәрелгәндә, миңа тәэсир итеп карадылар. Стенага терәмәделәр, бу гап-гади эш процессы иде. Сөйләшүләр барышында алар Торатауны бирүне бик нык сорады. Куштау компромисс булыр дип уйладым, әмма ялгышканмын. Шуңа да бу вакыйгалар килеп чыкты да инде. Хәзер миңа йогынты ясавы авыр, мин республиканың сайлап куелган  башлыгы”, - диде Радий Хәбиров очрашу барышында.

Һәр очрашу, сөйләшүнең дә нәтиҗәсе була. Төбәк  башлыгы үзе бу мәсьәләгә алынгач, Куштауга кагылганы да уңай хәл ителер, дип уйлаган идем.

“Куштау минем өчен матур тау, шихан. Шул гына. Мин аңа башка кешеләрнең мөнәсәбәте призмасы аша карыйм”, - диде башлык тауга карата мөнәсәбәтен белдереп. Шуның белән ике сәгатьлек очрашу тәмамланды да.Он суы да, тоз суы да булмады “фикер алышуларның”.

Ә нәтиҗә нәрсәме?

Хәзерге вакытта 80 ләп активист кулга алынган. Аларның кайберләренең кайда икәнен туганнары да белми, хәтта.

Хәрби көчләр белән каршылыклар вакытында күздән яшь чыгара торган газдан зыян күрүчеләр шактый, кыйналганнар да бар. Шулай ук 84 яшьлек галим Федор Кузменконың кулын чыгарганнар, аягын да авырттырган. Ә 83 яшьлек Валентина Мөсәвәрова полиция хезмәткәрләре арасында калып егылган һәм аның аягы сынган. Зыян күргәннәр исемлегендә ике полиция хезмәткәре дә исәпләнә.

Барысын да акча хәл итә дигән гыйбарә бу очрата да туры килә. Соданы башка юллар белән дә табып була, әмма шиханнарны җимереп, чимал алу оешма өчен отышлырак. Сүз уңаеннан, Куштауга кул сузган компания 2019 елда 7 млрд сум акча эшләгән. Әлбәттә инде монда республиканың да өлеше юк түгел. Сода җитештерә торган компания ябылса, меңәрләгән кеше эшсез калачак ди, хуҗалар.

P.S. Һәркемгә үз җаны кадерле шул. Куштаны яклап танылган җырчы Юрий Шевчук клипка кадәр төшерде, шоумен Максим Галкин да үз фикерен җиткерде. Ә Башкортстанның һавасын сулап, суларын эчеп үскән, мактаулы исемнәр алганда гына үзләренең туган якларын искә алган артист халкы “Куштау, яшә!” дигән интернеттан алынган фотосурәтләрне социаль челтәрдә урнаштырудан уза алмады. Кызганыч... 84 яшьлек Кузменко барганны, аларның  Куштау янында йөрмәве ватанпәвәлекнең ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә түгелме? Ә бәлки алар аның кайда икәнен дә белмидер. Без дә бит әллә ничек кенә шунда... Йөрәгебез мүкләндеме, май бастымы, битарафка әйләндек. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: vk.com сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading