16+

Рафига Миннекәева: «Әни безне алып китүләреннән куркып, одеял астына яшерә иде»

Мари Элның Волжск шәһәрендә яшәүче Рафига Миннекәева – сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда, алар гаиләләре белән ул чорда СССР составында булган Карело-Финская совет социалистик республикасында яши торган була.

Рафига Миннекәева: «Әни безне алып китүләреннән куркып, одеял астына яшерә иде»

Мари Элның Волжск шәһәрендә яшәүче Рафига Миннекәева – сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда, алар гаиләләре белән ул чорда СССР составында булган Карело-Финская совет социалистик республикасында яши торган була.

Тумышлары белән Спас районы Ямбакты авылыннан булган алты балалы Миннекәевләрне шунда вербовкалаганнар. Алар анда ун ай гына яшәп калган, сугыш башланган.

– Миңа ул вакытта ун яшь, мин иң олысы, иң кечкенәбезгә ун гына ай иде. Сугышның беренче көнен әле дә хәтерлим. Бакчага җиләк җыярга чыккан идем, күктә самолетлар оча. Аларны күреп, сикерә-сикерә, кулларымны болгыйм. Бер-бер артлы өчәр самолет очып килә башлады. Шуннан әти йөгереп кайтып, җыеныгыз, безне эвакуациялиләр, диде. Ике сәгать эчендә җыенып бетәргә кушканнар. Ике көнлек ризык алып, өйдән чыгып киттек. Урман арасыннан барганыбызны, шунда бер агач өйгә тукталганны хәтерлим. Берничә кыз килеп керделәр дә, сугыш башланган, күрше авылларны әсирлеккә алганнар, диделәр. Әти белешеп кайтам дип чыгып йөгерде.

Аның атка атланып киткәнен күреп калдык. Шуннан ул кайтмады. Аның белән башка күрешмәдек тә. Сугышка киткән булып чыкты, анда үлеп калган. Боларны соңыннан, авылга кайтып төпләнгәч, авылдашлар сөйләве буенча гына белеп алдык. Әти район үзәгенә киткән. Юлда барганда, атына пуля тиеп үлгән. Ул канауга егылган. Шунда немец танкы тора икән. Үлгән немецның киемен салдырып алган да танкка утырып киткән. Юлда безнекеләр аңа ата башлаган. Ул чишенеп ташлап чыккан, русча эндәшкәч, үзебезнеке икәнен аңлаганнар. Аннан әти авылга кайткан һәм сугышка киткән. Безнең турында сорашып караган, бернинди хәбәр дә булмаган. Ә без әсирлектә калдык. Лагерьда яшәдек, фин балалары, безне күргән саен, коммунисты дип кычкыра иде. Көн туса да, төн туса да, әнине сорау алырга йөртәләр иде. Кыш көне яланаяк та чыгып китә иде, киенергә дә вакыт бирмәделәр. Аннары киенеп йоклый башлады, ә безне алып китүләреннән куркып, одеял астына яшерә иде. Бездән кала тагын өч баланы карады ул. Әниләре үлгән, ә әтиләре сугышта иде аларның, – дип искә ала ул елларны Рафига апа.

Бәхетләренә, алар турында фин татарлары белеп ала һәм үзләренә алып китәләр. Сугыш беткәнче, сак астында яшиләр. Аннан Калязин шәһәренә озаталар.
– Сугыш вакытындагы кебек, беркая да чыгарга ярамый иде. Анда да сорау алулар булды. Өч ел яшәгәч, авылга кайтып киттек. Сугыштан соң да авыр еллар булды. Без бу чорның коточкыч авырлыкларын, ачлык, ятимлекне күргән кешеләр. Ул авырлыкны бөтен ил халкы бердәм булып күтәрде, сабыр итте, түзем булды. Сугыш афәтләре кабатланмасын, тарихта гына калсын иде, – ди ул.

Мари Эл, Волжск

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading