16+

Рафис Борһанов Александр Невский ордены белән бүләкләнәчәк. Исемлектә тагын кемнәр бар?

Россия Президентының Дәүләт бүләкләре тапшыру турында чираттагы указы дөнья күрде. Зур бүләкләр алучылар арасында Татарстан вәкилләре дә бар.

Россия Президентының Дәүләт бүләкләре тапшыру турында чираттагы указы дөнья күрде. Зур бүләкләр алучылар арасында Татарстан вәкилләре дә бар.

Республика клиник хастаханәсе табибы Илнур Зәйнуллин "Россиянең атказанган табибы" дигән исемгә лаек булачак.

2019 елда Казанда Ворлдскилс эшче һөнәрчеләр дөнья чемпионатын уздыруга зур өлеш керткәне өчен Александр Невский ордены белән Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүләкләнгән.

"II дәрәҗәле Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкләнгән.

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры Ренат Салаватов  исә Дуслык ордены белән бүләкләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading