Ул кырыс булса да, гадел кеше. Хәлне аңлатып күрсәттем. «Идәнен булса да җәяргә нарат такта бирегез әле», – дим. Ул шунда ук «ярар» димәде. Башта минем турында мәгълүмат җыйган. Шуннан соң гына ике «КамАЗ» такта кайтартты. Мин аларны иске мәктәп ишегалдына тимерчыбыклар белән бәйләп куйдым. Кыш иде, әле эшкә тотынып булмый. Ул мине күзәткән, янәсе, агачларны таратып бетермәдемме икән. Бар да тәртиптә икәненә ышангач, яз көне үзе чакырды. «Идән белән генә булмый бит инде», – ди. «Әйе, мин әйтәм, булмый, ләкин мин дә сездән гел теләнеп йөри алмыйм», – дим. Шуннан соң ул безнең сәламәтләндерү үзәгенә 3 миллион сум акча кертте, – ди Рамазан Кәбиров.
Шулай итеп, 321 квадрат метрлы иске мәктәп янкормасында сәламәтләндерү үзәге калкып чыга.
Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый
– Приюттагы эшебездән мин бер хата таптым, – дип сөйли Рамазан әфәнде. – Без балалар белән эшлибез, аларны тәрбияләргә тырышабыз, укытабыз, ә ата-аналар белән эш алып барылмый. Алар бит бездән соң кабат шул эчкечелек, тәртипсезлек мохитенә кайта. Эчкечелек – авыру бит ул, хәзер аның өчен хәтта «больничный» бирәләр. Ул кешене җитәкләп йөртергә, эш белән тәэмин итәргә кирәк. Андый гаиләләрне Эчке эшләр министрлыгы да, опека бүлеге дә, балигъ булмаганнар белән эшләү комитеты да, Мәгариф, Спорт министрлыклары да күзәтеп торырга тиеш.
Балык Бистәсенең бер авылыннан акыллы, чибәр, олыларга хөрмәт белән караган кызыбыз бар иде. Аның бертуган ике энесе дә бездә тәрбияләнде. Әниләре эчә, балаларының барысы да төрле атадан. Менә шул кызыбызны күз карасыдай карап үстердек. Педагогия көллиятенә укырга кереп, тәрбияче булырга җыена иде. Көтмәгәндә, ул да әнисе юлыннан китте. Ирсез килеш балага узды, аборт ясатты. Шул сәбәпле «дүрткә», «бишкә» генә барган җиреннән укырга керә алмады. Менә шулай харап булды.
Сергей дигән малаебыз, мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, КХТИга үзе укырга керде. Ләкин өйләренә кайтып йөри башлагач, тагын начар юлдан китте, укуын ташлады. Сергей гаепле түгел бит моңа, без гаепле. Бала бер чиктән икенчесенә йөри. Алдык – тәрбияләдек, бирдек – югалттык. 90 процент бала шулай ата-анасы сукмагына кире кайта.
Дөрес, яхшы мисаллар да шактый. Корноухово авылыннан Настя исемле керәшен кызыбыз үз авылыбыз егете Илнурга кияүгә чыкты. Педагогия көллиятен тәмамлады. Каенанасы да аны бик яратып кабул итте. Ике бала тапты. Үзенә Казанда фатир алуга иреште. Бик матур яшиләр, очраган саен рәхмәт әйтәләр. Менә шуннан соң каенанасы үзенә тәрбиягә Вика белән Гөлфия исемле кызларны алды.
Балалар приюты булу – татар халкы өчен оят әйбер инде ул. Хәтта сугыш елларында да моның кадәр приютлар булмаган. Туганы үлсә, аның баласын үзләренә алганнар.
Баланы халык педагогикасы белән тәрбияләргә кирәк
2000 елларда әти-әнисе эчкән балалар гына түгел, яхшы гаиләдән булган балалар да авыр тормыш хәлендә калды. Аеруча авылларда, даими хезмәт хаклары түләнмәү аркасында, гаиләләр авыр финанс хәлендә иде.
– Безнең иң беренче максатыбыз андый гаиләләргә ярдәм итү, балаларны тернәкләндерү иде. Статистика буенча, балаларның 90 проценты физкультура буенча төп төркемгә йөрми. 10 процент бала гына сәламәт дигән сүз бит бу. Ә приютка килгәннәр, гомумән, гаилә рәхәте күрмәгән, тамаклары ризыкка туймаган балалар. Ул вакытта социаль приютлар үз-үзен аклады. Хәзер, минемчә, алар инде кирәкми. Алар кимеп тә бара инде. Ялгышмасам, җиде-сигезе ябылды.
Приютларның кимүе – халыкның яшәү шартлары яхшырды дигән сүз. 2000 елларда ана капиталы программасы чыгуы да балаларга зыян салды. Бер заман гомер эшләмәгән кешеләр, акчага кызыгып, бала таба башлады. Акчасын алды, баласын безгә ташлады. Минем практикада да андый мисаллар күп иде. Дөрес, ана капиталының уңай яклары да хәйран.
Балаларны гаиләләргә тәрбиягә алу гасыр башында бик таралмаган иде. Түләве дә аз булды, чит-ят баланы тәрбиягә алу зур батырлык сорый бит. Хәзер әлеге программа да актив эшләп килә, – ди Рамазан абый.
Хәзер авыл мәктәбенә приюттан 14-15 бала укырга йөри. Татар мәктәбе булып саналса да, читтән килгәннәргә үз телләрендә белем бирергә тырышалар. IX сыйныфтан соң балаларны рус һәм татар төркеменә бүлеп укыталар. Шунысы кызык: гомер буе рус мохитендә үскән бала, приютка килгәч, берничә ай эчендә чиста татарча сөйләшергә өйрәнә икән. Хәтта IX сыйныфтан соң татар теленнән имтихан сайлаучылар да бар.
– Әле беркөнне генә укучым Иван Русаков яныма килде дә: «Абый, мин татар теленнән имтихан бирәм», – ди. Мин аны: «Син бит урыс малае», – дип котырткан булам. Ә үзем аның имтиханны яхшы билгеләренә генә бирәсенә ышанам. Шунысы сөендерә: чит милләттән булсалар да, бер генә баланың да: «Бу бит татар теле», – дип, борынын җыерганы булмады. Алар татар мохитендә тәрбияләнгәч, аны хөрмәт итеп үсә. Әле үзебезнең чын татар баласы, әти-әнисе татар теленнән йөзен җыера ала, ә алар юк, – ди укытучылары.
Соңгы вакытта мәгариф тармагында макталган Сингапур, Казахстан проектларын авыл мәктәпләре өчен яраксыз, ди Рамазан Кәбиров.
– Алар халык методикасыннан ерак. Әйтик, Сингапур системасы буенча балага дәресне уен формасында бирергә кирәк, балаларның үзара аралашуына, бәхәскә басым ясарга. Ярый сыйныфта алты-җиде бала утырса, кайбер авылларда сыйныфта бер генә укучы бала булырга мөмкин бит. Мондый очракта Сингапур проекты белән эшләп булмый. Башка район укытучылары да, шәһәрләр дә бу методны хупламый. Безнең гомер-гомердән килгән совет педагогикасы, татар халык тәрбия нигезләре бар. Менә шуларга таянып эшләргә кирәк. Совет мәгарифе элек иң алдынгыларның берсе иде бит. Дөрес, аның элементлары хәзер дә бар. Әйтик, «Сәләт» яшьләр үзәге, «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре, фәнни-эзләнү конференцияләре эшли. Үземнең татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар халык педагогикасы буенча авторлык программам бар. Аның буенча Башкортстан, Томск, Ульяновск өлкәләре дәрес бирә, – ди Рамазан Кәбиров.
Хәзер балалар кайбер мәктәпләрдә кичке бишкә кадәр була. Аларны мәктәптәге төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Йә әти-әнисе баласын төрле өстәмә белем бирү мәктәпләренә яздыра. Рамазан Кәбиров, түгәрәкләр атнага ике тапкыр гына булырга тиеш, ди.
– Баланың шәхси вакыты булырга тиеш. Бала хокукын яклаучылар: «Баланың кесәсендә тотарлык акчасы булырга тиеш», – дип чаң суга. Шәхси вакыт та акча кебек бит ул. Баланы чамадан тыш түгәрәкләргә йөртергә кирәкми. XI сыйныф укучылары көненә җидешәр дәрес укый, аннан БДИ буенча консультация узалар. Дөресен генә әйткәндә, мин аларны жәллим. Балаларның психологиясен аңлаганга, аларга өй эшләрен дә өеп бирмәскә тырышам. Алар болай да арый, – ди тәҗрибәле укытучы.
Комментарийлар