16+

Рамазан вәгъдәләре

6 майда мөселманнар өчен иң хәерле ай башлана. Беренче тәравих намазы 5 май көнне ястү намазыннан соң укыла. Рамазан ае – барлык ихлас мөэмин-мөселманнар көтеп алган изге, бик күп фазыйләтләргә ия булган вакыттыр. Шушы мөбарәк айдан мөселманнар нәрсә өмет итә ала? Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китабы Коръәндә әйтә: «Әй мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгән кебек, сезгә дә (һәр елны бер ай) ураза тоту фарыз ителде. (Шушы фарыз гамәлне үтәп) бәлки, сез тәкъвалык (һәм котылу) юлына басарсыз...» («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять). Шулай итеп, ураза гыйбадәтен кылучыларга Аллаһы Тәгалә бу дөньяда төрле начарлык­лардан һәм мәңгелек ахирәт тормышында җәһәннәм утыннан котылуны вәгъдә итә.

Рамазан вәгъдәләре

6 майда мөселманнар өчен иң хәерле ай башлана. Беренче тәравих намазы 5 май көнне ястү намазыннан соң укыла. Рамазан ае – барлык ихлас мөэмин-мөселманнар көтеп алган изге, бик күп фазыйләтләргә ия булган вакыттыр. Шушы мөбарәк айдан мөселманнар нәрсә өмет итә ала? Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китабы Коръәндә әйтә: «Әй мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгән кебек, сезгә дә (һәр елны бер ай) ураза тоту фарыз ителде. (Шушы фарыз гамәлне үтәп) бәлки, сез тәкъвалык (һәм котылу) юлына басарсыз...» («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять). Шулай итеп, ураза гыйбадәтен кылучыларга Аллаһы Тәгалә бу дөньяда төрле начарлык­лардан һәм мәңгелек ахирәт тормышында җәһәннәм утыннан котылуны вәгъдә итә.

Хәдисләрдән мәгълүм булганча, Рамазан аенда:

– җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла.

– шайтаннар богаулана, шуңа күрә гыйбадәтне арттырырга, гө­наһлы гамәлләрдән тыелып калырга җиңелрәк була.

– сөннәт гамәлләргә фарыз савабы языла, фарыз гамәлләр әҗере 700гә һәм аннан да күбрәккә арттырыла.

– тәравих намазлары укылу сәбәп­ле, мөселманнар бик күп өстәмә әҗер-савапларга ия була.

– ураза тотучы тән һәм җан сә­ламәтлегенә ирешә. Бу хакта Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сә­ламе һәм рәхмәте булсын) болай ди: «Ураза тотыгыз – сәламәт булырсыз».

– гаилә әһелләре арасындагы мөгамәлә яхшыра, ныгый, һәр көннең ифтар (авыз ачу) вакыты гаилә бәйрәменә әверелә.

– уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыкана.

– ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, догасы – кабул, ә гөнаһысы гафу ителгән була.

– мөбарәк сәхәр һәм ифтар вакытында ураза тотучының догалары кабул ителә.

– ураза тотучының йөзен (гәү­дә­сен) Аллаһы Тәгалә 70 еллык арага җәһәннәм утыннан ерагайта.

– ахыргы ун көнгә туры килә торган мөбарәк Кадер кичәсендә мөэминнең кылган гыйбадәте бер мең ай (83 ел) дәвамында кылынган гыйбадәтнең савабына тиң була.

 

Рамазан ае өч ункөнлеккә бүленеп, һәр ункөнлек аерым фазыйләтләргә ия:

– Рамазан аеның беренче 10 көне – Аллаһ рәхмәтенә ирешергә мөмкинлек бирелә торган вакыт. Аллаһ рәхмәтенә ирешү исә бик тә мөһим нәрсә, чөнки бу кеше бәхет иясе булды дигән сүз. Дөрестән дә, безнең ниндидер уңышка ирешүебез, эш-максатларыбызның тормышка ашуы фәкать Аллаһ рәхмәте һәм ярдәме белән бәйле.
– Рамазан аеның икенче 10 көне – гөнаһларның гафу ителү көннәре (мәгъфирәт). Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкасын өчен, Аңа ихлас мөрәҗәгать итеп, гафу итүне сорарга кирәк. Хәдисләрнең берсендә шундый тирән мәгънәле, уйландыра торган мәгълүмат хәбәр ителә: көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) янына бер кеше килә дә фәкыйрьлектән, акча җитмәүдән зарлана. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) аңа: «Аллаһтан гөнаһларың өчен гафу үтен», – дип киңәш бирә. Икенче кеше килеп: «Хатыным белән ничә ел торабыз, әмма балаларыбыз юк», – дип, зары белән уртаклаша. Мөхәммәд галәйһиссәлам аңа да: «Тәүбә-истигъфар кылыгыз, гөнаһлар өчен Аллаһтан гафу үтенегез», – дип җавап бирә. Өченче кеше килеп Пәйгамбәргә: «Безнең җирлектә корылык, инде күп вакыт яңгыр яумый», – дип әйтә, дүртенче кеше исә: «Бездә яңгыр ява, ләкин уңыш юк», – дип зарлана. Аларга да Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) шул ук сүзләрне кабатлый, «Тәүбә-истигъфар кылыгыз, Аллаһтан гөнаһларыгыз өчен гафу үтенегез», – дип нәсыйхәт кыла. Моны ишеткән сәхабәләр аптырап сорыйлар: «Йә Аллаһның рәсүле, дүрт кеше дүрт төрле мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте, әмма барысына да бер үк киңәш бирдең...» Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) иярченнәренә болай дип җавап бирә: «Бу мин түгел, моны Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай киңәш итә...» (11: 3, 52).

– Рамазан аеның өченче 10 көне – тәмуг утыннан котылу көннәре. Бу вакыт – уразаның тәмамлану чоры. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм Рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, чип-чис­та күңелле бала кебек булыр. Мөселманнар өчен шунысы да бик мөһим: Рамазанның ахыргы ункөнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә. Игътикаф гыйбадәтенең дә нәкъ менә шушы чорга билгеләнүендә зур хикмәт бардыр.

Шулай итеп, Рамазан ае мөэмин-­мөселманнарга бик күп сөенечле нәрсә вәгъдә итә, тән вә җан сәламәтлегенә һәм «Аллаһ ярдәме вә рәхмәте» дигән олуг нигъмәтләргә ирешүгә өметләндерә. Мөбарәк Рамазан аенда ураза тотучылар һәм вакытларын Коръән-Кәримне укуга багыш­лаучылар кыямәт көнендә дә зур өстенлекләргә ия булачак: мәхшәр мәйданында Ураза белән Коръән кешегә шәфәгать кылырлар (аны якларлар). Ураза әйтер: «Әй Раб­бым, көндезләрен ул Үзеңнең ризалыгың өчен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыелды, шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл!». Коръән дә: «Ул күп вакытын мине укыр өчен багышлады. Мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл!» – дип әйтер. Һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән, алар шәфәгать кылырлар.
Җәннәттә Әр-Раййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә шул ишектән бары тик ураза тотучылар гына җәннәткә керәчәк һәм шунда – Аллаһ Раббыбыз Үзенең ихлас бәндәләре өчен әзерләгән ләззәт вә хозурлык урынында мәңгегә калачак.

Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

 

Рамазан ае турында хәдисләр
Рамазан ае уразасын ихлас күңел һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр.

Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде.

Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр.

Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе – Кыямәт көнендә уразаның савабы белән сөенү.

Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә бу ишектән бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.

Ураза ул – кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан.

Чисталык, пакьлек – иманның яртысы, ураза – сабырлыкның яртысы.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән «Нинди сәдака иң яхшысы? – дип сорагач, ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», – дип җавап бирде.

Ураза тотыгыз – сәламәтлегегезне ныгытырсыз.

Иртәнге шәфәкъкә кадәр ашагыз, монда бәрәкәт бар.

Ураза тотучыны ашатучы үзе ураза тоткан кебек савап алыр.

Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк.

Сәхәр ашап бетергәннән соң уразага керү нияте
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъ­риби хаалисан лилләһи Тәгалә. ­Әмиин».
«Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым».

Кояш баеп, авыз ачканнан соң укыла торган дога

«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».

«Йә Аллаһ! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым, Сиңа иман китергән хәлдә, Сиңа гына тәвәккәлләп һәм Синең ризыгың илә авыз ачтым. Йә гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем элек кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыка».

 

Фитыр сәдакасының минималь күләме быел да былтыргы күләмдә – 100 сум итеп билгеләнде, зәкят чыгаручылар өчен – 600 сум итеп. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә бирелә торган фидия сәдакасының күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading