16+

Рамил Юныс: «Интернет аша да никахлар укыла башлады»

КФУ студентлары белəн очрашуда дин галиме Рамил Юныс никахларның Интернет аркылы укыла башлаганын сөйлəп үткән.

Рамил Юныс: «Интернет аша да никахлар укыла башлады»

КФУ студентлары белəн очрашуда дин галиме Рамил Юныс никахларның Интернет аркылы укыла башлаганын сөйлəп үткән.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

"Безнең хəзер Интернет заманы, заманча технологиялəр. Интернет аша да никахлар укыла башлады", - диде Рамил Юныс.

Мисал итеп, хəзрəт бер никахның ничек үткəнен сөйлəде. "Килен ап-ак күлмəге белəн килеп утырды, туганнар җыелды. Кияүнең очкычы, һава торышы бозылу сəбəпле, Германиядəн вакытында очып китə алмады.

Кияү Штутгарт шəһəренең аэропортыннан скайпын кабызып элемтəгə керде дə, без никах укыдык. Алар ризалыкларын белдерде һəм шəһадəт əйтте. Заманча никах шулай укылды", - дип сөйлəде Рамил Юныс.


Фото: Салават Камалетдинов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading