16+

Раушания Юкачева: «Мин беркайчан да кәнәфиемә ябышып утырмадым»

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева турында сүз чыкса, кемнеңдер күз алдына «Авыл эте Акбай» спектаклендәге Тәмлетамак, кемгәдер «Казан егетләре»ндәге шаян кыз Фирдәвес килеп басадыр. Ләкин актриса үткән рольләрен барларга бер дә яратмый. «Мин бүгенге көн белән яшим, бүгенге рольләремне карагыз», – ди. 60 яшендә дә Камал театры сәхнәсен дер селкетеп торган актрисаны ничек күрми каласың инде? Аның һәр образы кабатланмас, һәр герое үзе бер тарих бит.

Раушания Юкачева: «Мин беркайчан да кәнәфиемә ябышып утырмадым»

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева турында сүз чыкса, кемнеңдер күз алдына «Авыл эте Акбай» спектаклендәге Тәмлетамак, кемгәдер «Казан егетләре»ндәге шаян кыз Фирдәвес килеп басадыр. Ләкин актриса үткән рольләрен барларга бер дә яратмый. «Мин бүгенге көн белән яшим, бүгенге рольләремне карагыз», – ди. 60 яшендә дә Камал театры сәхнәсен дер селкетеп торган актрисаны ничек күрми каласың инде? Аның һәр образы кабатланмас, һәр герое үзе бер тарих бит.

– Раушания ханым, сезгә үз яшегезне биреп булмый. Күп дисәң дә, 50 инде. Әле анысы да кызганыч. Паспорттагы яшь берни түгел, иң мөһиме, күңел яшь булсын, диләрме әле? Күңелегез белән ничә яшьтә сез?

–Төрле вакыт була инде. Ул бит күңел халәтеннән, кәефтән тора. Шатлыклы хәбәр, матур сүзләр ишетсәң, нинди дә булса үрләргә күтәрелсәң, 18 яшьлек кызлар кебек очып йөри башлыйсың. Ә зарланып-чирләп яткан вакытта киресенчә. Һәр кешенең үз егәре бар. Эчкә салынган егәре булса, ул бик зур авырлыкларны да җиңел күтәрә ала. Ә ул булмаса, кеше сүрелә, үлә. Эх, бу кешенең бөтен көч-куәте беткән, диләр. Менә шул егәрлек белән яшибез.

 (Раушания Юкачева оныклары Динара, Сабина (уңда) һәм актёр Алмаз Гәрәевнең кызы Зөбәйдә белән)

– Сезгә хәзерге вакытта нәрсә шулай көч биреп тора?

– Баламның, оныкларымның, кия­вемнең исән-имин булуы миңа көч биреп тора. Алардан хәбәр алуга, мин канатланып китәм. Үземне карыйм, эш булса, эшкә барам. Эштән рәхәтләнеп арып өйгә кайту да – үзе бер бәхет. Минем хәзер Ходай тарафыннан бирелгән гомерне юк-барга исраф итеп яшисем килми. Эшең, уйларың, хәтта укыган китапларың да мәгънәле булуын тели башлыйсың. Ә яшь чакта әле синең гомерең алда, таулар күчерерлек көчең бар дип уйлыйсың. Ләкин ул вакыт дигәннәре бик тиз узып китә икән. Ничек кенә ашыгып яшәмә, бик күп нәрсәгә өлгерми каласың. Гәрчә мин беркайчан да тик утыра торган кеше түгел идем, берничә җирдә эшләдем. Менә шул гомер бушка узмасын дигән теләктән чыккандыр инде ул.

– Сез бит кечкенә чактан ук йөрәк авыртулы бала булган. Бәлки менә шул да ашыгып яшәргә этәргеч биргәндер?

– Анысы да бар. Ниндидер физик кимчелекләре булган кеше өчен яшәве икеләтә-өчләтә кыен. Син бу вакытта яшәп кенә калмыйсың, кешедән ким булмыйча яшәргә тырышасың. Үз сәламәтлегең турында уйлап, аны онытмыйча үзеңне карарга тырышасың. Мондый тормыш гел көрәш кебек. 13 яшьтән авырганга, менә шулай холык чарланган инде.

– Яшьлегегезгә кире кайту мөмкинлеге булса, тормышыгызда ни дә булса үзгәртер идегезме?

– Бер нәрсә дә үзгәртмәс идем, тик сәламәтлекне генә күбрәк кайгыртыр идем. Мин үскәндә дә бик көчле бала идем. Авыру килеш төрле чараларда катнашып, үз йөрәгемә үзем авырлык бирдем. Чорсызлыгым, гел ашкынуым аркасында килеп чыккан авыру бу. Адәм баласының күңелендә гармония булырга тиеш. Мин шул гармониягә озак килдем. Ләкин мин аны зур ялгышлыгым дип санамыйм. Гомумән, бөтен ялгышларны да төзәтеп була. Үлемне генә төзәтеп булмый. Ялгышлардан куркырга кирәкми. Иң мөһиме – ялгышларыңа нәтиҗә ясап, аларны төзәтә алуың. 60 яшемә килеп җитә алганмын икән, мин абынсам да, егылсам да, торып басканмын, димәк. Әле башкарасы эшләрем күп. Ирем Коля бер генә оныгын күреп калды. «Эх, бу кызның кияүгә чыкканын күрсәң иде», – дигән иде бер мәлне. Аның шул сүзләре гел йөрәктә тора. Минем ирем алдымда шул бурычымны үтисем бар әле.

– Питрәч районы Күн авылындагы туган нигезегез сакланганмы, еш кайтып йөрисезме?

– Саклана. Нигезебез бик әйбәт безнең. Әти үләр алдыннан бер ел кала, иске йортыбызны сүтеп, яңа зур йорт төзеп куйды. Анда кайтып, күңелебезгә тынычлык алып киләбез. Ул йортны күбрәк мин сакларга тырышам. Йорттан җылылыкны өзмим. Кайчан кайтсаң да, өйдә кеше торуы сизелсен дим. Яшь чакта әти-әнигә күрсәтә алмаган игътибарым, хөрмәтем буларак шул йортны карап, үземә-үзем юаныч табам. Менә шул өйгә керәм дә, эх, әти белән гәпләшеп утырып булсын иде ул, дим. Аның белән сөйләшүе рәхәт, бик акыллы кеше иде ул. 58 яшьтә әнисез калдым. Шул яшемә тикле үземне бала кебек хис итеп яшәдем. Әниле булу хисе бик татлы хис икән. Әни үлгәч, ул капылт юкка чыга. Ничә яшьтә булуга кармастан, әниле булудан да рәхәтрәк әйбер юк икән.

– Башлангыч чорда театрдан, актерлык һөнәреннән китәм дип йөргән чакларыгыз да булган. Бу икеләнүләр ни белән бәйле иде? Актерны театрда тотып тора торган иң мөһим әйбер нәрсә ул?

– Әти-әнигә авыр булмасын дип, мин студент вакытта ук Камал теа­трында эшли идем инде. Ләкин укып бетергәч, мине театрга алмадылар. Ирем Коляны алдылар, мине – юк. Без Әлмәт театрына урнаштык. Ләкин ике ел ярымннан безне чакырып алган режиссер эштән китте. Камал театрына алмаячакларын беләбез, башкасына барасы килми. Менә шул чорда уйланган уйлар инде бу. Әлмәттә беркемебез дә юк, күңел барыбер Казанга тартты. 31 декабрь көнне Камал театрына премьерага килдек. Шунда Марсель абый Сәлимҗанов безне күреп алып, театрга чакырды. Язмыш, бәхеттер инде бу! Бер театрдан икенчесенә бик сирәк кешене алалар. Камал театрына аеруча да иләк аша иләнеп кенә эләгәсең. Актерны театрда бары тик спектакльләр, репертуар гына тотып тора, минемчә. Бүген рольләрең бар, сәхнәгә чыгасың икән, син эшлисең әле. Гел сәхнәдә булырга кирәк, югалып торсаң, китәсең. Син үз һөнәреңнән башка сулый алмаска тиеш. Шул вакытта гына син уңышка ирешәчәксең.

– Бәхетле мәхәббәттә яшәдегезме сез?

– Без бик матур яшәдек, яратышып өйләнештек. Мин аңа бер кү­рүдә гашыйк булдым. Аңа кадәр минем йөргән кешем дә юк иде, ул минем беренче егетем. Ул мине төрле яктан саклый иде. Без бөтен әйберне бергә эшләдек. Бергә өйгә кайта идек, икебез бергә ашарга да пешердек. Кызым да, мин бик бәхетле гаиләдә яшәдем, ди. Синең үз тормышың балаңда чагыла. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дип юкка гына әйтмиләр инде. Хәзер ул минем бәхетле тормышымны кабатлый. Коля тормыш ярата торган кеше иде. Ул гел үзенә каратып торды. Мин беркайчан да шулай кисәк үләр дип уйламаган идем. Аның авырганы да булмады. Диңгезче, өч ел хезмәт иткән кеше бит ул. Кыска гомерле булуы бик кызганыч инде. Өзелде дә китте безнең гаилә. Ләкин бик бәхетле тормыш бирде Ходай.

– Бердәнбер кызыгыз гаиләсе белән чит җирдә яши? Үзегезне ялгыз хис иткән вакытлар еш буламы?

– Мин элек әнинең: «Кызым, менә бу җепне инәгә саплап бир әле», – дигән сүзләренә аптырый идем. Ул вакытта: «Әни, син шуны да күрмисеңмени инде», – дип куя идем. Кулыма инә алган саен, хәзер кылт итеп шул сүзем искә төшә. Ярый ул вакытта әни кырында мин булганмын, ә бүген минем янәшәмдә беркем дә юк, ялгызым яшим. Инә саплап бирер кешең булмау да бик кыен икән. Балалар белән гел аралашып торам. Читтә яшәсәләр дә, оныкларым татарча бик матур сөйләшә. Шуңа да сөенеп туя алмыйм.

– Бер әңгәмәгездә «татар драматургиясендә хатын-кыз образы юк, шуңа да хатын-кыз актрисаларга эшләве авыр», – дигән идегез. Әгәр драматург татар хатын-кызы образын тудырам дисә, нинди роль булуын теләр идегез?

– Язмышлы хатын-кызны күрергә теләр идем. Яшь барган саен, кешенең уй-фикерләре дә үсә. Инде синең тирәнрәк язмышлы кеше образын тудырасың килә. Бүген чыннан да төп герой булган хатын-кыз рольләре юк диярлек.

– Сез энергиягезне, көчегезне актерлыкка гына китеп бетми икәнен аңлагач, үзегезне җитәкче буларак та сынап карагансыз әле. Ләкин җитәкче кәнәфиендә утырган хатын-кызны никтер яратмый бездә халык. «Андый хатын-кызлардан ирләр курка», «Тормышын кора алмаганга карьера төзи», «Үзе ирешмәгәндер, кемдер төрткәндер аны» ише әллә нинди сүзләр ишетергә туры килә. Сезнеңчә, бу нәрсә галәмәте?

– Яшерен-батырын түгел, төртүчеләр дә бар... бу сүзләрдә дөрес­лек тә булырга мөмкин. Хатын-кыз хәзер артык ирекле була башлады. «Чын ирләр юк хәзер», «Бу ир түгел, бу – чүпрәк!» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Мондый начар сүзләр күбрәк хатын-кызлардан чыга бит. Хатын-кыз әшәке, азды. «Мин иргә карап тормыйм, мин ялгыз да яши алам, ялгыз да бала табам» дигән сүзләрдән колак­лар үрә тора. Телевизордан күрсәткән кинолардан ук шуңа өйрәтеп торалар бит. Җәмгыять­нең бөтен институты хатын-кыз­ны күтәрергә тырыша. Булмый ул алай. Гаиләдәге аңлашылмаучанлык, аерылышулар хатын-кызның иргә ир итеп карый белмәвеннән барлыкка килә. Ничек кенә карасаң да, гаилә тормышының бөтенлеге хатын-кыздан тора. Ир-ат табыш алырга, эшләргә тиеш. Аңа карьера төзү җиңелрәк тә. Ә без хатын-кызларның башка вазифалары бар. Ире дә, хатыны да җитәкчелеккә ыргылса, гаилә тормышы барып чыкмый. Кемдер – өстә, кемдер аста булырга, аңа күтәрелергә ярдәм итәргә тиеш. Аннан алмашынып, ул сиңа үсәр өчен мөмкинлек бирә ала. Ни өчендер Ходай кемнедер – хатын-кыз, кемнедер ир итеп яраткан бит. Хатын-кыз «бу дөньяда минем вазифам нидә?» дигән сорау бирергә тиеш үз-үзенә. Мин беркай­чан да кәнәфиемә ябышып утырмадым. Ике эштә эшләдем, ләкин барыбер гаиләм беренче урында иде. Адәм баласы күкрәк кагып, мин нинди үрләргә мендем дип мактанмасын, нинди генә биек исемнәр алмасын, иң беренче терәк булып гаиләсе, балалары тора. Кеше шуны аңларга тиеш.

23 мартта Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваның юбилей кичәсе узды. Раушания апаның әле тагын озак еллар сәхнәдә балкып, сау-сәламәт, бәхетле тормышта яшәвен телибез. 

 

фотолар Раушания Юкачеваның шәхси архивыннан алынды 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading