“Камилем, Камилем дип кенә сөйләшкәч, бик яратасыздыр инде иптәшегезне?” – дип сорау биргән идем. Шул чак Галимә апаны алыштырып куйдылармени. “И, бәгырем, яраткан кешем бүтән шул минем”, – дип, зәп-зәңгәр күзләрен яшькә чылатып алды да, сөйләп китте.
Казан урамнарының берсендәге автобус тукталышында бик күптән, торгынлык елларында, республика үзәк хастаханәсендә бергә дәваланып яткан Галимә апаны очраттым. “Галимә апа, исәнмесез!” – дип бик ачылып китеп исәнләшсәм дә, арты белән үк борылып утырды “апам”.
Ул түгел ахрысы, дип уйларлык түгел, чөнки аныкы кебек матур зәңгәр күзле кешене бик теләсәң дә башка берәү белән дә бутап булмый. Бераздан: “Син кем соң әле үзең, канатым”, – дип эндәшмәсә, күңелдә тутык утырып каласы иде. Сөйләшеп киттек. Палата номерларын, бергә яткан бер-ике хатынның исемнәрен әйткәч, исенә төшерде үзе тагын. Баксаң, аның исеме Галимә дә түгел икән әле. Республика хастаханәсенә эләгүләре бик авыр иде ул елларда, бигрәк тә Казан кешесенә. Авылда яшәүче кыз туганы булып, көч-хәл белән неврология бүлегендәге умыртка баганасын су астында тарттыра торган җайланмада дәваланырга кергән икән, ул чакта.
Үз аякларыбызда йөрүебезгә, исән-сау күрешүебезгә сөенеп телефоннарыбызны алышып аерылыштык. Автобуска утыргач, хастаханәдә уздырган көннәрне берәм-берәм барлый башладым. Сигез хатын бер палатада ятсак та, иң истә калганы, әйткәнемчә Галимә апа булды. Өлкәнрәк булгангамы, әллә үзенең тиктормас, тынгысыз ачык күңелле булуы беләнме – барыбызга да хуҗа булды да куйды ул. Карап торырга барыбыз да исән-сау күренсәк тә, нервы чире эчтән ничек кимергәнен үзебез генә белә идек. Кемнең Паркинсон авыруы, кемнең кул аяклары ойый, кемнеңдер башы авырта, кемдә умыртка баганасы бүсере... – санап та бетерерлек түгел. Авыз-борынны салындырып утыра башласак, Галимә апа бер-ике җөмлә белән безнең күңелне ачып: “Чир безне түгел, без чирне җиңәргә тиеш”, - дип дуылдатып ала иде.
Көн аралаш аның тормыш иптәше килеп йөрде. Районнан ничек шулай еш килә ала соң ул, дип аптырагач, ит сатучы күршеләр белән килә дип алдаган булып чыга инде безне Галимә апа. “Камилем, Камилем дип кенә сөйләшкәч, бик яратасыздыр инде иптәшегезне?” – дип сорау биргән идем. Шул чак Галимә апаны алыштырып куйдылармени. “И, бәгырем, яраткан кешем бүтән шул минем”, – дип, зәп-зәңгәр күзләрен яшькә чылатып алды да, сөйләп китте.
Һәр бәхетсез мәхәббәт тарихындагы кебек, Равиле белән бергә була алмаганнарына ул үзен генә гаепли, башка берүне дә түгел. Кыюлыгым җитмәде, ди. Равиле белән бергә үсәләр, бергә укыйлар, мәктәп сукмагыннан сигезенче класска кадәр бергә атлыйлар. Тугызынчы класска күрше авыллар килеп кушылгач, Галимә апаның мәхәббәтен бер чая кыз тартып ала. “Үземнең бер кисәгемне өзеп биргән кебек булдым. Равил яратмады да кебек ул кызны, яңадан кавышырбыз әле дип өметләнеп йөреп, унынчыны бетергәндә авырлы булып, унҗиденче яшендә өйләндерде дә куйды үзенә”, - дип сагышлы күзләрен тәрәзәгә төбәде ул, яшьләрен миңа күрсәтмәс өчен.
Равилен оныта алмыйча, соң гына кияүгә чыга. Булачак ярының төсен-битен дә беренче мәхәббәтенә охшатып эзли ул һәм таба. “Равил дип йокыга китәм, Равил дип уянам”, – Галимә апаның бу сүзләре һаман да колакта чыңлый. Исемен Галимә дип калдырып яздым, Равилле һәм Равилсез тормышын параллель алып барган саф күңелле, зәңгәр күзле татар апасы турында...
Гөлфия Солтанова,
Лаеш, Имәнкискә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар