16+

Равил Гәрәев: "Ерак юлларга йөрү, көнләшүе аерылышуга сәбәпче булды"

Равил Гәрәевны башта Р.Ваһапов фестиваленең “Халык җәүһәрләре” концертында, аннары “Шәһри Чаллы” газетасы оештырган “пятачок”та күрдем. Равил абый – халык мәхәббәтен яулап алган чын талант икән! Аны сәхнәгә кабат чакырып җырлатулары моңа дәлил.

Ниһаять, Казанда концерт алдыннан үзе белән күрешеп әңгәмә кордык.

– Балык Бистәсе районы Сатлыган авылында туып үстем. Гаиләдә без өч бала үстек. Кызганыч, энем мәңгелеккә бакыйлыкка күчте. Әти-әни дә күптән мәрхүм инде. Апам белән икәү генә калдык хәзер. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казан шәһәренең 33нче училищесында укыдым. Аннан соң ике ел армия сафларында хезмәт иттем. Армиядән кайткач, үзем өчен генә әзрәк гармунда уйный башладым.

– Равил абый, сез ике тапкыр өйләнеп аерылган. Ни сәбәпле аерылыштыгыз?

– Беренче хатын белән 1,5 ел гына яшәдек. Ике арадагы серләрне әнисенә сөйләү аерылышуга сәбәпче булды. Аннары күп еллар үзем генә яшәдем. Тагын бәхетемне сынап карарга булдым да, икенчегә өйләндем. Ләкин аның белән дә озак яши алмадык, аерылыштык. Ерак юлларга йөрү, көнләшүе сәбәпче булды дип уйлыйм. Беренче гаиләдә – малай, икенчесендә кызым бар.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading