16+

Рәдиф Гаташ Роберт Миңнуллин хакында: “Соңгы бер атнада телефонын алмады”

Бу минутларда Казан үзәгендә халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу мизгелләре бара.

Рәдиф Гаташ Роберт Миңнуллин хакында: “Соңгы бер атнада телефонын алмады”

Бу минутларда Казан үзәгендә халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу мизгелләре бара.

Шагыйрь үлеме хакында хәбәр кичә, 27 март көнне мәгълүм булды. Роберт Миңнуллинга 71 яшь иде. 

Роберт аганың иҗатташ дусты, шагыйрь Рәдиф Гаташ мәрхүм хакында бик зур дәрәҗәләргә ирешкән, бәхетле шагыйрь иде, ди.

-Роберт Миңнуллин—бик бәхетле кеше, бик бәхетле иҗатчы, шагыйрь иде. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде: әзербайҗан, төрек, удмурт, башкорт булсын... Аны яратып, һәр килүен бәйрәмгә әверелдереп, каршылыйлар иде. Бик зур дәрәҗәләргә иреште. Безнең шагыйрьләр арасында алар берничә генә: Туфан Миңнуллин, Рәзил Вәлиев һәм Роберт булды. Наҗар Нәҗмиевның шундый сүзләре бар: “Дөньяны дәрәҗәләр тотмый, акыл, йөрәк тота дөньяны”. Роберт та нәкъ акыл һәм йөрәк кешесе дә иде. Әмирхан Еники аның юбиленда: “Без Робертны яратабыз. Синең һәрвакыт акыл алдан йөри. Нинди дәрәҗәләргә ирештең. Ләкин без шагыйрьгә ныграк ышанабыз”, дигән иде. Чөнки шигырь ул—йөрәк эше. Роберт гомер буе шигырь язды, шагыйрь булды. Берүк вакытта үзенең җырлары, балалар өчен язган шигырьләре белән бик яшьтән халыкның сөекле шагыйренә әверелде. Ахыргача язды. “Инстаграмм”да да милләтне яклап, шигырьләрен чыгарды, һәрвакыт безнең арада булды. Иҗатын, эшчәнлеген, соңгы көненә кадәр дәвам иттерде. Минемчә, андый кеше бәхетле була. Үлем бездән тормый. Бер шагыйрь сез мине үлем белән куркытмагыз, чөнки ул миңа дошман түгел, дигән. Ул татар халкының сөекле улы булып, йөрәкләрдә яшәячәк, - диде Рәдиф Гаташ.

Ике шагыйрь соңгы тапкыр Әмирхан Еникигә истәлек тактасы ачканда, аннан Лев Толстой һәйкәле янында очрашкан булган.

-Бик ябыккан дип, гаҗәпләнгән идем. Бер-ике көннән Толстой һәйкәле янында очрашып, китаплар алмашып, киләчәккә планнар, авылында булачак музеена китаплар тапшыру турында сөйләшеп утырдык. Аннан телефоннан гына сөйләшеп тордык. Соңгы атнада телефонын да алмады. Энесеннән сораган идем, авырып тора шул әле, хастаханәдә, диде. Тиз генә аерылышырбыз төсле түгел иде, аның үлеме  минем башка суккан кебек булды, - диде Рәдиф Гаташ “Шәһри Казан” корреспондентына. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading