16+

Рекордчы имам Илдус Маликов: «Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми. Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек»

Әлмәт районының Салкын Алан авылында яшәүче Илдус Маликов бик уникаль кеше булып чыкты.

Рекордчы имам Илдус Маликов: «Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми. Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек»

Әлмәт районының Салкын Алан авылында яшәүче Илдус Маликов бик уникаль кеше булып чыкты.

Мин аны редакциягә салкын суда йөзеп, Гиннесс рекордын куюы турында сөйләшергә чакырган идем. Танышып сөйләшә башлагач, авыл мәчетендә имам вазифасын башкаруын, Әлмәтнең Аксакаллар шурасы рәисе икәнлеген, вегетариан булуын, ялан кырда бәрәкәтле авыл төзергә хыяллануын, ятим балаларга рухи остаз булуын да белеп алдым.

Биш яшьтән – намазда

– Ишле гаиләдә туып-үстем мин. Биш яшемдә әнкәйнең әтисе Миннекәй бабам намазга бастырды, догалар ятлаттырды, аның ярдәме белән, гарәп хәрефләрен дә таный башладым. Хәния әбинең беренче гаиләсе авылларында ике мәчет тоткан. Бабай Коръәнне яттан белгән. Әбинең, кич утырганда, ап-актан киенеп, икешәр пар ат белән гает бәйрәмнәренә килүләре, авыл халкының аларны чыгып каршы алуы турында сагынып искә алып сөйләгәне истә. Шул вакытта үземнең дә, әбиләрне сөендереп, матур итеп киенеп, ак атлар җигеп, үзебез төзегән мәчетләргә килсәм иде, дип хыялланганым хәтердә, – дип сөйли башлады Илдус абый үзе турында. – Дин тыелган вакытлар булса да, өйдә еш кына Коръән ашларын уздыра идек. Әбиләр җыелып, чиратлашып Коръән укыйлар, мине түр башына утыртып, дисбе тоттырып куялар, шулай тәхлил чыга идек. Шөкер, хәзер дин иреге. 90нчы елларда бик күп мәчетләр төзелде. «Болгар» хәйрия фонды филиалы директоры буларак, ул эшләрдә үземә дә актив катнашырга туры килде. Районда 13 мәчет төзедек. Туган авылымдагы мәчет төзелешенә гаиләбез зур өлеш кертте. Соңгы дүрт елда мәчеттә имам вазифасын да башкарам. Үзем Әлмәттә яшим, җомга намазларын алып бару өчен, авылга кайтып йөрим. «Кеше тапканчы имам булып тор инде», – дигәннәр иде, вакытлыча гына дигәне шулай дүрт елга сузылды.

Илдус абый ислам динен таратуны мәчет кысаларында гына алып бармый. Ул гел халык арасында, дини йолалар үтәүдән кала, бик күп социаль проектлар өстендә дә эшли, шуның белән башкаларга үрнәк булып тора. «Хикмәт» мәчетендә дини бәйрәмнәрне зурдан кубып, республика районнарыннан кунаклар чакырып, күңелле итеп үткәрә алар. Мәүлид бәйрәмендә татар ризыгын иң оста пешерүчене, иң матур татар милли күлмәген тегүчене, иң матур азан һәм мөнәҗәт әйтүчене, сөңгене иң еракка ыргытучыны, Пәйгамбәр тормышы турында иң күп белүчене ачыклыйлар. Вәгазь сөйләү белән генә чикләнмичә, халыкны мәчеткә җәлеп итәр өчен, бәйрәмнәрне шулай конкурслар форматында үткәрер­гә тырышалар. Өмә җыеп, зират җыештыралар. Аксакалларны, гыйлем ияләрен чакырып, түгәрәк өстәлләр уздыралар. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә, өлкәннәр янына күчтәнәчләр белән барып, мәҗлесләр оештыралар. Хаҗдан кайтучылар, авылдан чыккан танылган кешеләр белән очрашулар үткәрәләр. Киләчәккә планнары да зурдан. Быелгы Изге Болгар җыенына исә ул иптәшләре һәм теләктәшләре белән бергә татар атлары җигеп барырга уйлый, берничә көн алдан чыгып китеп, юл өстендәге авылларда туктап, дәгъват ясап, дингә өндәп барырга ниятлиләр.

– Дустың үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Минем дә бар андый дусларым. Бәрәкәтле авыл булдыру, Гиннесс рекордын кую кебек идеяләрне теләктәшем Марс Хаҗиев белән бергә тормышка ашырабыз, – дип, ул безне үзенең дусты белән дә таныштырды.

Морж

Әйтүемчә, шушы көннәрдә 61 яшьлек Илдус абый бер тәүлек буе бозлы суда 8 чакрым да 50 метр ераклыкка йөзеп, Гиннесс рекордын куйды. Йөз метр йөзеп килгәннән соң яр кырыена чыгып, берничә минут җылынып ала. Соңгы рекордын куйган көнне бик җилле, буранлы була. Кары да ишеп явып тора. Суның температурасы да +1 дән артмый. «Мин катнашкан бер генә ярышның да мондый һава торышына туры килгәне юк иде әле», – ди ул үзе. Ун чакрым йөзәргә дип ниятләп куйган булса да, һава торышы үзгәрү сәбәпле, сигез чакрым белән генә чикләнә, әмма шуның белән дә рекорд куя.

Биш тапкыр дөнья чемпионының бу беренче рекорды гына түгел. 2000 елда Барнаулда беренче рекордын куя. Биш тәүлек марафон вакытында бер тәүлеккә тугыз тапкыр суга кереп, өч сәгать тә 52 минут эчендә өч чакрым араны йөзеп уза. Икенче рекорды үзебезнең Казансу елгасында куела. Ул вакытта бер сәгать йөзә. Өченчесендә аңа тирәнлеге 1600 метр булган Байкал күлен «колачларга» насыйп була.

– Спортны кечкенәдән үз иттем. Авыл балалары, кар эри башлауга, урамда унике таяк, йомырка тәгәрәтеп уйный. Җәй көне туп тибә, кышын зәмһәрир суыкларда да чана шуа. Авыр физик эш тә тәнне ныгыта. Бишенче класста укыганда, кечкенә энебез язгы ташуга батып үлде. Аның хәсрәтеннән әти дә үлеп китте. Әни дүрт бала белән тол калды. Иң өлкәне мин идем. Еллык утынын алып кайтып ярыр­га, печән чабып, аны киптереп өяргә, умарталарны да карарга кирәк. Югары классларда Әлмәт мәктәбендә укыдым. Физкультура дәресенә кияргә спорт формасы булмау сәбәп­ле, дәрескә керә алмый идем. Аны алырга исә әнинең мөмкинлеге юк. Әмма аңа карап кына спортка мәхәббәт сүрелмәде. Ә салкын суда йөзү белән кызыксына башлавым Әлмәт мәдәният йортында эшләгәндә булды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, Әлмәт мәдәният йортында режиссер һәм сценарий язучы булып эшләдем. Беркөнне «Поиск» киностудия­сеннән моржлар турында конкурска кино төшерәбез, сценарий язып бир әле, дип мөрәҗәгать иттеләр. Салкын суда йөзү турында азмы-күпме мәгълүмат шуннан алдым. Аннары Әлмәттә кышкы йөзүчеләр өчен зур Нептун бәйрәме оештырып, шунда Япониядән кунаклар чакырганнар иде. Безнең тынлы оркестр музыка уйнап торырга тиеш булды. Берзаман боз астыннан «33 батыр» әкиятендәге кебек шлемнар кигән, сөңгеләр тоткан егетләр-батырлар бер-бер артлы калкып чыга башлады. Алдарак тагын бер бәке тишеп, моржлар суга шуннан төшеп, тарттырып куелган канатка тотынып килеп, икенче бәкедән шулай берәмләп килеп чыктылар. Гаҗәеп күренеш инде! Шуннан мин дә салкын су белән чыныгырга булдым. Алты һәм тугыз яшьләрдәге ике улым белән төнлә ишегалдына чыгып, өстебезгә икешәр чиләк салкын су коябыз һәм бер шорты белән генә 200 метр йөгерәбез. Бер-ике атнадан суга төшеп йөзә башладык. Халыкара ярышларда улларым да катнаша, алар бик күп тапкырлар җиңүче булдылар. 2009 елда Кытайда узган ярышта Россиядән өч кеше «Тимер кеше» титулына лаек булдык. 35 градус суыкта бер шорты белән генә башта 1,5 км атта бардык, аннан 5 чакрым йөгердек, аннары 500 метр салкын суда йөздек.

– Салкын суда йөзеп, грипп белән авырганыгыз да юктыр инде алайса?
– Салкын суда тән температурасы +41 градуска җитә, ә +39 градуста бөтен бактерияләр үлә, вируслар тарала. Яз һәм көз мин ангинадан җәфалана идем. Бу безнең нәсел чире.  Җәйге эссе көндә дә авырып ята идек. Суык суда йөзә башлаганнан бирле, ангина турында бөтенләйгә оныттым. Сөбханалла, 61 яшемә җитеп, табибларга йөргәнем булмады. Казаннан бер егетне беләм, аңарда үпкә чире булгач, озак яшәмәс инде бу дип, төрмәдән өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу егет көн саен салкын сулы ваннага кереп яткан, аннары Казансуда йөзә башлаган. Шуннан бирле инде дистә еллар үтте, авыруы турында искә дә алмый хәзер.

Бәрәкәтле авыл

Илдус абый бүгенге көндә Бәрәкәтле Алан дигән авыл булдыру нияте белән йөри. Үз авылының күршесендә генә ялан кырда төзи ул аны. Пай җирләрен алып, Росреестрда теркәгән. Булачак авылның проектын яклаганнан соң, берничә йорт төзеп куйганнар. Үзенең акчасына электр энергиясен үткәргән, артезиан коесын казыткан. Теләгән кеше кайтып, шунда йорт төзи, бакча утырта, умарталар булдыра, теплица корып куя ала. Тавык, кәҗә фермасы да төзеп, фермерлык эшен дә җәелдереп була.

– Экологик чиста ризык җитештереп, табигатьтә яшәү хыялы белән яшәүчеләр күп хәзер. Аннары туристларны җәлеп итәргә дә менә дигән мөмкинлек. Кайтып, кунак булып яшәп китәрләр, мунча керерләр, җиләк җыярлар, бал аерып ашарлар, – ди ул.

Илдус абый әйтүенчә, тормышка ашмаслык әйбер түгел бу. Аның бабасы да ялан кырда авыл төзегән кешеләрнең берсе икән.
– Гражданнар сугышы беткәннән соң, авылына бабам бер ел җәяүләп кайта. Юл буе бакчалар күреп, үсентеләр алып, авылда да бакчачылык булдыру теләге белән кайтып керә ул үз авылына. Бик тиздән биш гектар җирдә бакча үсә. Үзләрен дә, күрше-тирә авылларны да ачлыктан саклап калырга ярдәм итә бу бакча. Анда алмагач та, карлыган, кура җиләген дә, кәбес­тә, кыярын да утырт­каннар. Шундый авыр елларда бакча үстерә алганны, нишләп без генә аны башкарып чыкмаска тиеш әле. Читтән кайткан нитратлы яшелчә, җиләк-җимеш ашаганчы, үзебез үстереп ашый алмыйбызмы аларны? – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«Ит ашамыйм»

Илдус абый – вегетариан, дип тә әйткән идем. 30 елдан артык ит ашамый икән инде.
– Әти, аның абыйсы һәм энесе, үземнең энем дә бик иртә үлеп киттеләр. Барысында да йөрәк чире иде. Шулар турында уйлап, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес итеп тукланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Салкын суда йөзә башладым, ит ашаудан туктадым. Болар миңа авыр бирелде дип әйтә алмыйм. Бабай да, әти дә бакчачы булгач, безнең өстәлдә гел яшелчә булды. Шуларны ашап үстек. Аннары итне эшкәртү өчен организм бик күп көч сарыф итә, шуның белән тиз арый. Тиздән җәйгә керәбез, күп кеше шашлык кыздыра башлый. Бик беләсегез килсә, шашлык – зыянлы ризык. 500 гр шашлык ашау 200 тәмәке тартуга тиң, чөнки ул канцероген булып тора. Мангалда кыздырганда, мае күмергә төшә һәм бензапирен газын бүлеп чыгара. Ит шул газны сеңдерә дә безнең организмга эләгә. Хәзердән үк сәламәт туклану турында кайгыртырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, табигать белән гармониядә яшәү, намаз уку, ураза тоту, экологик чиста ризыклар белән туклану гомерне 15 елга арттыра. Ходай биргән һәр көннең матурлыгына куанып, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә биргән нигъмәтләре турында сорар, иң беренче соралачак нигъмәт тә сәламәтлеге булачак. Пәйгамбәребез дә: «Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми. Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек», – дигән.

Вакытыбызны буш, мәгънәсез эшләргә сарыф итмик, – ди Илдус абый.
Шул сүзләренә тугры калып, ул буш вакытларын балалар йортында тәрбияләнүче үсмерләргә багышлый. Хатыны Саҗидә ханым 40 елдан артык балалар йортында тәрбияче булып эшли. Киң күңелле Маликовларның өендә алар еш кына кунак та. Кызлары Гөлнара да Саҗидә апасына ияреп аларга гел кайтып йөри торган була, шуннан ул Маликовларның кызлары да булып китә. Хәзер Гөлнара үзе дә әни кеше, ике баласы бар.

Илдус абый балалар йортында тәрбияләнүче үсмерләрне җиләк җыярга, су коенырга алып чыга, ял көннәрендә Бәрәкәтле Аланга алып бара, бергәләп футбол уйнарга чыгалар.
– Аларның шат йөзләрен, рәхәт итеп көлүләрен күрү күңелгә канәгатьлек катыш рәхәтлек хисе бирә, – ди рекордчы имам.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading