16+

Ремонт ясаганда кулланыла торган пластик панельнең уңай һәм тискәре яклары нәрсәдә?

Ремонт ясаганда, кайберәүләр түшәмгә пластик панель куя. Аларның уңай һәм тискәре ягы нәрсәләрдә? Шуларга җавап эзләп карыйк.

Уңай яклары

Озак хезмәт итә.
Тиз куела.
Монтажлау бернинди дә авырлык тудырмый.
Панельле түшәмне мөстәкыйль рәвештә үзең генә дә эшләп була.
Мондый түшәмгә яктырткычлар кую да кыен түгел.
Панель пычранмый.
Күгәрекләргә һәм бактерияләргә дә бирешми, шуңа да аларны дымлылык күп булган бәдрәф һәм ванна бүлмәсенә куялар.
Тавышны да бик үткәрмиләр.
Панельне, кирәк булган очракта, юарга, дымлы чүпрәк белән сөртергә була.

Тискәре яклары

Формалары бертөрле генә.
Озынлыгы өч метрдан артмаганга, зур бүлмәләргә кую җайсыз.
Монтажлаганда сак булырга кирәк, озак хезмәт итсәләр дә, аларга инструмент белән генә түгел, куллар белән дә зыян китерергә мөмкин. Алар тиз яньчелә.
Пластик тиз яна. Янганда, кеше өчен зыянлы газ чыгара.
Кояш нурлары төшкән урында ак төстәге пластикның төсе сарылана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading