Күптән түгел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан, баритон тавышлы җырчы күптән түгел генә туган шәһәрендә кунак булып китте. Әңгәмә вакытында сигез бала атасы үзенең намазга басуы, иҗаты һәм «Пусть говорят» тапшыруында катнашуы хакында сөйләде.
– Ренат әфәнде, Казан сезнең күңелегездә аерым урын билиме?
– Ярты гасырга якын гомерем Казанда узды. Мин монда 50 яшемә кадәр гомер кичердем. Мәктәп һәм консерваториядә белем алу, опера театры һәм филармониядә эшләү еллары шәһәргә булган мәхәббәтемне тагын да арттырды. Гомеремнең зур өлеше монда узды бит.
– Сезнең бүгенге иҗатыгыз ни хәлдә? Концертлар белән еш чыгасызмы?
– Мин үземне сәхнәдә яхшы хис итәм. Күп вакытымны тавыш яздыру студияләрендә үткәрәм. Чыгышларымның һичкайчан туктаганы юк, чөнки һәрвакыт иҗат эшендә кайныйм һәм концертлар белән дә чыкмый тормыйм.
– Сезне котларга була, чөнки юбилей елыгызда дөньяга сигезенче балагыз аваз салды. Балаларыгыз арасында сезнең иҗат эшегезне дәвам итәргә теләүче бармы?
– Олылары арасында юк, ә менә кечеләренең дүртесе дә музыкага гашыйк. Җырлыйлар, рәсем ясыйлар, бииләр. Аларның минем дәвамчым булу-булмауларын әйтергә әле бик иртә дип саныйм. Мәктәптә уңай билгеләргә генә укыйлар, укытучылары да алардан бик канәгать. Җыр һәм фортепианода уйнау бәйгеләрендә һәрдаим катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
– Күптән түгел сез Беренче каналның «Пусть говорят» тапшыруында катнаштыгыз. Сезгә карап, тапшыру һәм аның герое ике төрле дөньядан дип әйтергә була. Сез бу тапшыруга ничек килеп эләктегез?
– Минем «Пусть говорят» тапшыруында катнашуым эксперимент иде. «Капустник» дип атыйм мин андый тапшыруларны, чөнки консерваториядә укыганда шуның ише тапшыруда катнашканым бар. Хәзерге вакытта шундый ук тапшыру бары тик күпкә профессиональ нигездә һәм төплерәк әзерлек белән уздырыла. Минем яшьтә аз гына «хулиганланып» алырга да ярый инде (көлә).
– Сез Россия эчендә дә, күп кенә чит илләрдә дә концертларыгыз белән чыгыш ясыйсыз. Татар тамашачысы белән чит ил тамашачысы арасында аерма бармы?
– Аерма бар, һичшиксез. Тик мин бу аерманы безнекеләр өчен уңай дип әйтмәс идем. Мин чит илләрдә еш булам һәм чыгыш ясыйм. Хәзер бераз сирәгрәк йөрим, билгеле. Чит илдә һәр бала, мәктәпне тәмамлап чыкканда, бер музыка уен коралында уйный белергә тиеш. Беренче вакытларда «Ничек шулай була икән?» дип моңа бик аптырый идем. Хәзер аңлыйм: алар, югары уку йортына аяк басканда, ноталар буенча уйный алалар һәм университетка шәхес булып килеп керәләр. Классик музыканы чит ил яшьләре бик яхшы аңлый. Гаҗәп, әлбәттә.
– Чит илләрдә чыгыш ясаганда, репертуарыгызга татар җырларын да кушасызмы?
– Татар халык җырларын зур канәгатьлек белән башкарам һәм бик яратам. Чит илләргә гастроль белән чыкканда, программага ике-өч татар җырын кушмыйча калдырмыйм. Кайда гына булсам да, татар җырларын тамашачылар бик яратып һәм зур хозурланып тыңлыйлар.
– Республика күләмендәге зур музыкаль бәйгеләр арасында Милли музыкаль премия аерым урын били. Узган елгы тантанада сез үзегез дә катнаштыгыз. Бишенче тантана яңа онытылмас мизгелләргә бай булырга вәгъдә итә. Премиягә сезнең мөнәсәбәтегез нинди?
– Премия һәр очракта милли җыр сәнгатен үстерүгә файдалы йогынты ясый. Җырларны сайлап алу тәртибе бөтенләй икенче мәсьәлә. Премияне оештыручылар бу тәртипкә аеруча зур игътибар бирергә тиеш. Төрле җырлар булсын, бер төрдәгеләр генә урын алмасын. Мин төрле жанрдагы милли җырлар яңгыравы яклы.
– Сезнең дәрәҗәдәге җырчы өчен Милли музыкаль премиягә ия булу хөрмәт билгесе булып торамы?
– Мондый бүләккә ия булу минем өчен бик күңелле хәл. Халык бәяли икән, димәк, җырыма ихтыяҗ бар. Алга таба халык кына бәяләмичә, милли премиягә җиңүчеләрне билгеләүдә махсус музыкаль белгечләр дә катнашыр дип өметләнәм.
– Күп балалы ата булуыгыз турында сорап үттек. 70 яшьлек юбилеегызда киләсе сорау да урынлы булыр. Сез бүгенге көнкүрешегездән канәгатьме?
– Бик канәгать. Беренчедән, мин дин юлына бастым. Эчке дөньямда зур үзгәрешләр булды, алар әлегә кадәр бара. Моның өчен мин бик шат. Комсомолец-атеист булудан дини кешегә кадәр барып җиттем. Тормыш иптәшем дә бүгенге көндә диндә. Без бергә намаз укыйбыз, Мәккәдә хаҗ кылып кайттык. Балаларыбыз да бездән күреп намазга басты. Хәзер аларның кечкенә генә үз намазлыклары бар (көлә). Ислам дине юлына баскач, бөтен дөньям үзгәрде. Коръәндә шулай язылган бит: «Үзең үзгәр һәм тирәңдәге дөнья да үзгәрер».
– Казанга кайткач, мәчетләрдә намаз укыйсызмы? Сезнеңчә, шәһәрнең бүгенге рухи көнкүреше нинди халәттә?
– Рухи якны бераз күтәреп җибәрәсе иде, билгеле. Моның өчен Татарстанда бөтен шартлар да бар. Мәскәүдә кыен ул, чөнки анда егерме миллионнан артык мөселман өчен чама белән биш кенә мәчет бар. Гает намазларында йөз меңнән артык мөселман, һава торышы нинди булуга карамастан, намазларын мәчет каршындагы мәйданда ачык һавада укырга мәҗбүр. Казанда моның ише борчу-мәшәкатьләр юк. Һәр район һәм микрорайонда зур һәм кечкенә мәчетләр бар. Миңа Мәскәүдә мәчеткә барып җитәр өчен генә ике сәгать вакыт кирәк. Бездә барысы да башкача. Мин үзем һәрбер мәчеттә җаныма сихәт алам. Намазларымны күбрәк «Мәрҗани» мәчетендә укыйм. Тукай да намазларын шул мәчеттә укыган бит. Мәчет никадәр гадирәк, миңа шулкадәр күбрәк ошый.
– Зур бәйрәмегез уңаеннан татарстанлыларга нинди теләкләрегезне җиткерергә телисез?
– Татарстанлыларны бәхетле дияргә була, чөнки республика һәм андагы яшәү шартлары бары яхшы якка гына үзгәрә. Казан да бик сокландыра. Спорт төзелмәләре бик күп, юллар мәсьәләсенә зур игътибар бирелә, шәһәребезне күрергә теләүче чит төбәк һәм ил кешеләре артканнан-арта бара. Казан зур мәдәният үзәгенә әверелеп бара. Аларга шушы бәхетле төбәктә кадерлеләр булып яшәүләрен теләп калам.
Ильяс Шаһиев.
Комментарийлар