16+

Республика ифтары яңа рекорд куйды

Узган атнаның шимбәсендә "Казан-Арена" стадионында 15 мең кеше катнашында республикакүләм ифтар узды. Шуның белән быелгы ифтар яңа рекорд куйды.

Республика ифтары яңа рекорд куйды

Узган атнаның шимбәсендә "Казан-Арена" стадионында 15 мең кеше катнашында республикакүләм ифтар узды. Шуның белән быелгы ифтар яңа рекорд куйды.

 
Республика мөселманнарын бер табын артына җыя торган әлеге зур чарага Россиядә тиңнәр юк. Һәм ул елдан-ел зуррак масштабта уза. Хәтерләсәгез, беренче ифтар 2013 елда узды. Беренче ифтарда 2,5 мең кеше катнашкан иде. Ел саен әлеге сан артып барып, быел ул бер урынга 15 кешене туплады.

Быелгы ифтарны, ике еллык тәнәфестән соң, кабат “Казан-Арена” стадионында уздырдылар. Алдагы ике елда ул, Казанда дөньякүләм спорт чаралары оештырылганлыктан, Теннис академиясендә булган иде.

Елдагыча, республика ифтарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Журналистлар белән аралашу барышында ул: «Безнең догалар, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итүебез – Россиядә тынычлык һәм татулык булсын, илебез ныгысын, республикабыз чәчәк атсын дигән нияттән. Бүген безнең белән бергә дусларыбыз – төрле конфессияләр вәкилләре дә бар. Без барыбыз бергә булганда көчле һәм бердәм», – диде.

Журналистлар соравына җавап биреп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республика ифтары "башкала һәм республика халкының мөселманнар бергә җыелган һәм үзләренең милли лидерлары белән бергә намаз укый ала торган урын кирәк булуын тагын бер кат раслый" дип билгеләп үтте. Матбугат әһелләре белән аралашканда яңа төзеләчәк мәчет турында да барды.
– Без Казанның Җәмигъ мәчете мөселманнарның берләшү урыны булуын телибез, шуңа күрә барлык халыкның да фикерләрен исәпкә алачакбыз. Татар халкының рухына туры килердәй проект эшләп, киләчәктә зур матур мәчет салырга планлаштырабыз», – диде Камил хәзрәт.

Республика ифтарын оештыру турында сөйләгәндә, Камил хәзрәт Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең сүзләрен искә төшерде: «Җиңел булса, без бу эшкә алынмас идек тә». Мөфти чараны үткәрүдә катнашкан эшкуарларга, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләренә, «Kазан-Aрeнa» стадионы дирекциясенә, шулай ук волонтерларга рәхмәтен белдерде.

 – Без республика ифтарына нәтиҗәләр ясамадык әле, әмма хәзер үк кунакларның канәгать калуларын әйтергә була, барысы да бик яхшы узды! Һава торышы да сынатмады. Бүген 15 мең кеше – Президенттан башлап, бер мәйданда җәмәгать белән намаз укыды һәм авыз ачты. Бу республика өчен зур вакыйга, – диде Камил хәзрәт.

Традиция буенча, ифтар Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы белән башланды, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте. Дога кылганнан соң, республикакүләм мәҗлестә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте:
– Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, шәгъбан аеның 10нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: "Аллаһы Тәгалә әйткән: "Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен". Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана, – диде ул.

Рамазан аенда адәм баласы мөмкин кадәр күбрәк саваплы гамәл кылып калырга ашыгырга тиеш. Бу айда бирелгән сәдаканың әҗер-савабы күбрәк. Изге айдагы игелекле гамәлләр турында республика баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләде.

Татарстанның танылган дин әһелләренең вәгазьләре «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр белән аралашып барды. Моннан тыш, ифтар кунаклары ураза темасына интерактив викторинада катнашу һәм Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан бүләкләр алу мөмкинлегенә ия булды. Чараның иң күркәм мизгелләрнең берсе булып халыкның берьюлы һәм бергәләшеп өч авыру бала исеменә 7715 кыска номерына смс белән сәдака җибәрү торды. Билгеле булганча, Татарстанда рамазанның беренче көненнән үк Диния нәзарәте тарафыннан, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан ителде.
Кояш баю вакыты җитү белән ифтарга килүчеләр Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазы укыды. Массакүләм намазны кардәшләребез ачык һавада футбол кырында башкарды. Намаздан соң кунаклар авыз ачарга утырды. Гадәттәгечә, республика ифтарында төп сый пылау булды. Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән торды. Ашамлыкларны әзерләү өчен 1,5 тонна сыер ите, 1,3 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 1,5 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг казылык эшләнмәләре, 15 мең чәк-чәк, 1 тонна печенье, шулай ук су һәм башка эчемлекләр сатып алынды. Ризыклар Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әзерләнде. Моннан тыш, билет җитмәгән мөселманнар өчен оештыручылар стадионнан читтә авыз ачу өчен өстәмә 1000 данә ланчбокс әзерләп куелган иде.

Чара ахырында Татарстан мөселманнары башлыгы традицион рәвештә волонтерлар десанты белән очрашты. Камил хәзрәт барлык координаторларга һәм ихтыярчыларга ихлас рәхмәтен белдерде:
"Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: "Рамазан аенда ураза тотучыны ифтар кылдырган кеше ураза тотучы ирешкән савапларга ия булыр, әмма авыз ачтыру үткәрү белән ураза тотучының савабы һич кимемәс". Бүген сез 15 мең кешене ашаттыгыз. Рамазан аенда һәр изге эшнең 700 һәм аннан да күбрәккә тапкырлануын беләбез. Ә бүген Кадер кичәсе булса, 30 меңгә тапкырланачак! Күз алдыгызга китерегез, гадәти вакытта мондый бүләкләргә лаек булу өчен күпме гомер кирәк булыр иде. Иртәдән кичкә кадәр, ураза тоткан хәлдә, сез Аллаһы ризалыгы өчен шундый олуг гыйбадәт кылдыгыз – меңләгән мөселманнарның уңайлы рәвештә авыз ачуына ярдәм иттегез. Аллаһы Тәгалә сездән разый булсын! – диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы ифтарны уңышлы үткәрү өчен 1400 волонтер җәлеп ителде. Аның иң өлкәненә 79 яшь иде.
Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары. Ифтарда аларның саны – 2500 тирәсе. Районнардан делегацияләр Казанның спорт объектына махсус транспорт белән килгән иде. Ифтардан соң халыкны автобуслар белән кайтарып кую да оештырылды.

Фото: Татар-информ

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading