16+

Республика ярышлары дәрәҗәсендә узган бәйге

Үз югарылыгында узды быелгы ярышларыбыз да. Матур итеп ачылды, матур итеп ябылды турнир. Бәйгене уздыруга матди яктан ярдәм итүчеләребез дә табылды. Хәтта абсолют батыр өчен бил алышулар да оештыра алдык.

Республика ярышлары дәрәҗәсендә узган бәйге

Үз югарылыгында узды быелгы ярышларыбыз да. Матур итеп ачылды, матур итеп ябылды турнир. Бәйгене уздыруга матди яктан ярдәм итүчеләребез дә табылды. Хәтта абсолют батыр өчен бил алышулар да оештыра алдык.

Бу көнне Смәел малайларыннан да нык куанган малайлар булмагандыр, минемчә. Куанмыйча, үз көрәш тарихларында, ниһаять, алар бертуган Әхмәдиевлар Кубогын яулауга иреште бит. Аларның спорт арсеналына тагын бер дәрәҗәле Кубок өстәлде.

“Бу безнең өчен иң куанычлы җиңү булды. Инде Тукай хуҗалыгы уздыручы ярышларның, РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллинның исемле Кубокларына тагын бер бүләк өстәлде. Үзебез өчен бу җиңү бер зур шатлык булса, икенчесе үземнең остазым Фәрит Әхмәдиевның якынлашып килүче туган көненә /2 февральдә хөрмәтле шәһесебезнең туган көне. Н.С./ шундый бүләк ясап, аны куандыруыбызга тагын бер шатланып куйдык”, - дип, шатлыклары белән уртаклашты малайларыбызның тренеры Альберт Миннеханов.

Әле алай гына түгел, спортның башка төрләрендә позицияләрен югалта төшкән Смәел мәктәбе өчен дә зур шатлык әле ул. Соңгы вакытта, гомумән, бу мәктәп көрәш дөньясында иң күп нәтиҗәгә ирешүче мәктәпләрнең берсе булып санала. Бөрбаш мәктәбенең дә уңышлары куандыра безне. Тренерлары Илшат Корбанов тырышлыгы белән бу бәйгедә дә өч егете чемпион булып танылды. Районыбызга читтән кайтып урнашкан Әдел Морадыймов, Сабир Асейнов, Муса Аймасов кебек егетләрдән дә менә дигән көрәшчеләр ясады ул. Ә менә гел беренчелектә булган, бертуган Әхмәдиевларның Кубогын үзләрендә истәлеккә калдырган Яңгул мәктәбе көрәшчеләренең остазлары китү сәбәпле, соңгы вакытта, үз позицияләрен югалта барулары бездә зур борчу тудыра, билгеле. Әле ярый көрәш кагыйдәләренә әледән-әле төрле үзгәрешләр кертүгә чик куелды. Малайларыбыз элеккеге кагыйдәләр буенча рәхәтләнеп бил алыштылар бу юлы. 

Үз югарылыгында узды быелгы ярышларыбыз да. Матур итеп ачылды, матур итеп ябылды турнир. Бәйгене уздыруга матди яктан ярдәм итүчеләребез дә табылды. Балтачтан Фәнис Шәрипов, Фагыйль Шәфигуллин, Рәшит Хадиев, Сәйдәш Мәгьсүмов, Соснадан Рәйхан Сабирҗановлар тырышлыгы белән тагын да күркәмләнеп китте ул. Хәтта абсолют батыр өчен бил алышулар да оештыра алдык. Ә бу исемгә Чепья мәктәбе өчен бил алышкан Булат Яруллин лаек булды. Барлык көндәшләрен санаулы минутларда келәмгә салуга иреште әлеге батырыбыз.

Кыскасы, турнирга килгән 86 егетебез бу көнне ике келәмдә бил алышып, район бәйгесен чын республика ярышы дәрәҗәсенә күтәреп куйдылар. Күңеле булды Фәрит абыебызның да. Шатланып, киләсе елга да шушы дәрәҗәдә уздырырга Ходай насыйп итсен, дигән теләктә калды ул. 

Без дә, үз чиратыбызда, аны туган көне белән котлап, көрәшчеләребез, җанатарларыбыз исеменнән сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.
Шулай итеп, беренче урын һәм кубок Смәелгә китте. Икенче урында –  Чепья , өченче урында – Арбор егетләре.

Ә батырларыбыз түбәндәгеләр:

26 кг.га кадәр: 1.Әдел Морадыймов /Бөрбаш/ 2.Фарис Гомәров /Нөнәгәр/ 3.Павел Маринин /Чепья/.
29 кг.да: 1.Әнис Газизуллин /гимназия/ 2.Әхәт Әскәров /Арбор/ 3.Данияр Сабиров /Арбор/.
32 кг.да: 1.Ислам Йосыпов /Чепья/ 2.Кәрим Гарифуллин /Норма/ 3.Риннур Әскәров /Арбор/. 
36 кг.да: 1.Фәнзил Кәбиров /Арбор/ 2.Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/ 3.Җәлил Зиннәтуллин /Смәел/.
40 кг.да: 1.Газинур Гарипов /Смәел/ 2.Ислам Бурашов /Нөнәгәр/ 3.Алмаз Камалов /Чепья/. 
45 кг.да: 1.Әлфис Галимов /Бөрбаш/ 2.Аяз Хәйретдинов /Балтач/ 3.Азат Гыйльметдинов /Смәел/.
50 кг.да: 1.Сабир Асейнов /Бөрбаш/ 2.Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/ 2.Кадим Хәкимов /Смәел/.
55 кг.да: 1.Рәнис Зарипов /гимназия/ 2.Артур Муллагалиев /Чепья/ 3.Муса Аймасов /Бөрбаш/.
60 кг.да: 1.Булат Яруллин /Чепья/ 2.Ильяс Шакиров /Арбор/ 3.Алмаз Шәрифуллин /Смәел/.
65 кг.да: 1.Әлфис Гыйльметдинов /Бөрбаш/ 2.Азамат Хәйретдинов /Смәел/ 3.Ирек Габделгание /Яңгул/.
70 килограмм үлчәү авырлыгында бер генә көрәшче иде, ул – Кунырдан Рамил Фәйзрахманов.
Авыр үлчәүдә дә ике генә көрәшче булып, Яңгулдан Рөстәм Хәбибрахманов көндәше Арбордан Кәрим Низамовны җиңүгә иреште.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading