16+

«Ретро Яңа ел» бәйгесендә катнаш һәм акчалата бүләк от!

Дуслар! Яңа ел алдыннан «Ретро Яңа ел» дигән бәйге башлап җибәрергә булдык. Моның шарты бик гади:

«Ретро Яңа ел» бәйгесендә катнаш һәм акчалата бүләк от!

Дуслар! Яңа ел алдыннан «Ретро Яңа ел» дигән бәйге башлап җибәрергә булдык. Моның шарты бик гади:

Элегрәк төшерелгән Яңа ел белән бәйле фотоларның күчермәсен безгә юллагыз һәм тавыш бирү этабы башлангач, тавыш бирергә онытмагыз! ??? ⛄⛄⛄

Фотолар 21нче декабрьнең 11 сәгатенә кадәр кабул ителә. Шул ук көнне сайтта тавыш бирү этабы башлана. Ә җиңүчеләр 27нче декабрьдә билгеле була. Иң актив 3 җиңүченең  телефонына яки картасына 500 сум салабыз. Дуслар, башладык!!! Сездән ретро фотолар көтеп калабыз!!!

Фотода: Айгөл Бариеваның  әтисе - Кыш бабай, әнисе  - Кар кызы. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тә шәп бәйге башлап җибәргәнсез. Тантаналы һәм кызыклы. Чөнки елекеге яңа ел бәйрәмнәре бик тә көтеп алган бәйрәмнең берсе иде. Без балачагаларга ул бик тылсымлы могҗиза, Кыш бабай - тылсымчы карт, ә Кар кызы иң матур кызларның берсе дип тоела иде. Шоколод һәм мандарин дигәннәре, әйтеп торасы да юк, алар Яңа елда гына була торган ризык иде. Үзебез садикка йөргән чакларда утренникларны бик ярата идек. Ә чыршы бәйрәмен бигрәктә. Ул вакытта өйрәнгән биюләр хәзердә истә әле. Мин бүгенге көндә садикта өшлим музыка җитәкчесе булып, ул балачага булып биегән атлар биюен, мин бүгенгесе көндә үземнең детсад балаларына өйрәткән идем. Шулай ук атлар маскыларын ясап, обручны дождик белән бизәп - бик кызык бию килеп чыккан иде. Безнең балалар күпчелек Кыш бабайга, Кар кызы булуына ышанмыйлар шул, ә безнең өчен Кыш бабай дип кычкыруыда, аңа ышануыбызда чып-чын бер могҗиза булып тора иде күңелләрдә. Кыш бабай белән Кар кызы чыннан да суык яклардан киләләр дип ышана идек без бала булганда.

    Мөһим

    loading
    2
    X