Җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә алга китүен, үсешен беренче чиратта аның мәдәнияткә, сәнгатькә булган мөнәсәбәте дә билгели. Соңгы елларда Россиядә, республикабызда Театр елы игълан ителү әнә шул хакта сөйли.
Хәер, театрлар билгеләнгән елда гына түгел, һәрвакыт эштән туктамый. Ел саен яңа премьералар чыгаралар, фестивальләрдә катнашып, үзләренең уңышлары белән сөендерәләр.
Театрларның йөзен, репертуарлары белән бергә, аның артистлары да билгели. Тамашачы спектакльгә барганчы ук таныш-белешләреннән сорашып, аның авторы, ниндирәк әсәр булуы, кемнәр уйнавы белән кызыксына. Халыкка тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәрләр ошый. Ни кызганыч, бүген күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләр җитми аңа. Аларны караган саен карыйсы килә. Туфан абый үзеннән соң театрга бай мирас калдырды. Шулай ук Зөлфәт Хәким әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр яратып кабул ителә.
Хәзерге вакытта театрлар репертуарында ун елдан артык уйналган спектакльләр сирәк. Халык азрак йөри башлау белән, алар спектакльне репертуардан төшерә. Г.Камал исемендәге театрда 30 елдан артык уйналган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле беркайчан да туйдырмады. Безнең буынның хәтереннән тиз генә чыкмас әле ул әсәр. Бүген республиканың бер генә театры да аны куярга җөрьәт итми. 48 яшеннән башлап 80 яшенә кадәр Әлмәндәрне уйнаган СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровтан соң әле тиз генә ул образны башка артист гәүдәләндерүен күз алдына да китереп булмый. «Бабай ролендә уйнау таяк тотып, сакал үстереп йөрү генә түгел, аның өчен энергия, яшьлек кирәк», − дигән иде Шәүкәт абый үзе белән бер сөйләшүебездә. Әйе, 91 яшькә җитеп тә адәм баласын яшәргә өметләндерә торган образ тудырды ул. Хәер, аның һәр образы үлемсез.
Шулай ук озак еллар театрда барган, Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Гөргөри кияүләре» спектаклен бишәр-алтышар мәртәбә караган тамашачылар бар. К.Тинчурин исемендәге театрда Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Гайфи бабай, өйлән давай!» спектакле озын гомерле булды. Ул 20 елга якын сәхнәдән төшмәде. Шул ук театрда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова язып үзе куйган спектакльләр дә озак еллар уйнала һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Аның «Син бит минем бергенәм», «Мәхәббәт чишмәсе» спектакльләре тамашачыны ун елдан артык сөендерә. Кариевлылар куйган «Нигез ташлары» да шактый еллар уйнала. Тамашачының яраткан спектакльләреннән берсе ул. Әлеге спектакльләрнең һәркайсы тормышчан. Аларда күпләр үз язмышын күрә ала, шундагы вакыйгалар эчендә «кайный». Артистлар уенын тамашачы үз йөрәге аша үткәреп утыра. Алар белән бергә шатлана, алар белән бергә көенә.
Яратмаган спектакльне карарга беркемне дә мәҗбүр итеп булмый. Кайбер авторларның әллә ни искитәрлек булмаган әсәрләрен дә яхшы режиссер тамашачы карарлык итеп куярга тырыша. Бу очракта спектакльнең уңышы артистларның оста уйнавына да бәйле. Премьераларда бигрәк тә өлкән буын артистларны сәхнәдә күреп күңел сөенә.
Күренекле сәнгать белгече Константин Станиславскийның «Җаныңны рольләреңә бирергә кирәк» дигән сүзләре һәр артист өчен сәхнә кануны булырга тиеш. Кызганыч, җаны-тәне белән театрга бирелгән өлкән буынның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Өлкәннәр яшенә җитсәләр дә, алар сәхнәдән китүне авыр кичерә. Бу урында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Вера Минкина, Рәшидә Җиһаншина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованы искә аласы килә. Үзләренең соңгы сулышларына кадәр алар халык мәхәббәтен тоеп, сәхнәне сагынып яшәделәр. Гомер буе сәхнәдә «яшәгән» артистларның театр тарихында якты эзләре, кабатланмас образлары кала.
Г.Камал исемендәге театр коллективы белән күбрәк аралашырга туры килгәнлектән, шуны әйтә алам, андагы яшьләрнең өлкән артистларга карата хөрмәтен күрү аеруча куандыра. Әлеге коллектив үзара дус, тату яшәүләре белән башкаларга үрнәк булып тора. Шулай ук «Әкият» курчак театрында да саклана андый күркәм гадәт.
Режиссер белән артистлар һәм җитәкчеләр арасындагы бик уңай булмаган мөнәсәбәтләр иҗатка да тискәре йогынты ясый. Сер түгел, бүген республика театрларының берсендә озак еллар рольсез йөргән артистлар бар. Ярый әле кайберләре телевизион спектакльләр яисә фильмнар аша тамашачыга танылдылар.
Театр – матурлык өлгесе ул. Анда ямьсез күренешләрне, күңелгә ятышсыз спектакльләрне күрәсе килми.
Люция Хәбибуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар