16+

Резидә Шәрәфиева "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде, Бәширә Насыйрова Халык артисты булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 54 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Президент татарстанлыларга дәүләт бәйрәме алдыннан бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелгәнен искәртте. Барлыгы 54 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

Резидә Шәрәфиева "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде, Бәширә Насыйрова Халык артисты булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 54 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Президент татарстанлыларга дәүләт бәйрәме алдыннан бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелгәнен искәртте. Барлыгы 54 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

«Бүген Татарстан — илдә алдынгы төбәк, республикада киңкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, социаль ярдәм өлкәсендә позитив үзгәрешләр бар. Федераль Хөкүмәт, Президент ярдәме белән Татарстан эзлекле рәвештә халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә эшли», — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.

«Завод хезмәткәрләре, инженерлар, укытучылар, төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәдәният эшлеклеләреннән башка бүгенге тормышны күз алдына китереп булмый. Сез хезмәтегез белән республиканың данын үстерәсез. Коллективларыгыз сезгә тигезләшә. Сез Россия һәм Татарстанның горурлыгы. Үз эшегез белән матди һәм рухи кыйммәтләр булдлырасыз», — диде Президент.

Ул 9 Май бәйрәме якынлашуын искәртте. «Бөек Җиңүгә өлеш керткән кешеләр алдында баш иябез, рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең арада бүген сугышта катнашкан Александр Малов, Миңнехәниф Низамов, Хезмәт даны ордены Тулы кавалеры Данил Фәтхуллин, Социалистик Хезмәт герое Ганзә Әхмәдиева бар», — диде.

Президент һөнәри бәйрәмнәре алдыннан табибларга һәм ашыгыч ярдәм бригадасы шәфкать туташларына да бүләкләр бирелүен искәртте. «Татарстанлылар сезгә ковид дигән мәкерле чиргә каршы көрәштәге эшегез өчен рәхмәтле. Сез батырлык дип санамыйча, кирәк һәм мөһим дип эшләдегез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Барлыгы 54 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды. Ковидка каршы көрәш өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы әгъзасы, артист-вокалист Бәширә Насыйрова Татарстанның халык артисты булды. Казан шәһәр филармониясе вокалист-артисты Резидә Шәрәфиева Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Мир» дәүләтара телерадиокомпаниясе» ЯАҖ рәисе Радик Батыршин «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек булды. «Без, татарлар, тырыш халык, шикләнмәгез, бу бүләкнең исемен аклыйм», — диде.

«Мин 70 нче елларда эшли башлаганда, Сухомлинскийның „Отдаю сердце детям“ хезмәте яраткан китабыбыз иде. Бүген технология сүзе еш кулланыла, төрле өлкәләргә кагыла, ләкин балаларны яратырга өйрәтүдә бернинди технология юк. Бу укытучының сәләте», — диде атказанган укытучы исемен алган Казанның 175 нче мәктәбендә рус теле укытучысы Роман Гузенфельд.

«Терлекчелек соңгы вакытта 100 процентка үзгәрде, яңа технологияләр керде. Хуҗалыкта 3 меңнән артык мөгезле эре терлек, нәселле чабыш атлары да бар. Яңа комплекс төзелде, терлекчеләрнең эшләү шартлары үзгәрде. 36 ел эшләп, хезмәтемне күрә белгәннәре өчен Президентка, Хөкүмәткә рәхмәт», — диде Балтачның «Татарстан» хуҗалыгы баш мал табибы Рифат Зыятдинов. Аңа Татарстанның атказанган ветеринария табибы исеме бирелде.

Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading