Без һәркөнне могҗиза көттек. Менә таң атар да, Резидәбез сәламәтләнеп аякка басар да, күңел түрендә йөрткән планнарын тормышка ашыра башлар дип көттек.
Ә хыяллары бик күп иде аның. Иң элек авыр чакта ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт әйтү, үзе өчен яши башлау, бер генә атнага булса да ялга бару, иҗат багажында җыелган яңа җырларын халыкка җиткерү, матур сәхнә костюмнары тектерү, туган авылы клубы сәхнәсеннән авылдашлары өчен концерт кую, юбилее чараларына әзерләнә башлау һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин... аяусыз үлем аны 2025 елның 19 июль кичендә безнең арадан алып китте. Юк, моңа һич кенә дә ышанасым килми. Соңгы сулышын алганчы Резидә үзе дә “яшим” дип яшәде. Сабыр булды ул. Бик авыр вакытларында да зарланмады, сыкранмады, түзде. Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте.
Татарстанның халык артисткасы Резидә Шәрәфиева чын мәгънәсендә татар эстрадасы сәхнәсендә үз урынын, үз стилен тапкан, беркемне дә кабатламый торган, үзенчәлекле башкару манерасын, үз репертуарын, сәхнәдә европача киенү стилен булдырган затлы, зәвыклы, зыялы җырчыбыз иде. Аллаһ аңа зифа буйны, чибәрлекне, акылны, талантны өеп биргән. Әбиләр әйтмешли, аның «сөйкемле сөяге» дә бар иде. Җырчының тамашачысы да үзе кебек тыйнак һәм затлы булды. Резидә һәр чыгышын бәйрәмгә әйләндерә белде. Аның бәрхет альт тавышы күңел түрләренә үтеп кереп тамашачыны балачак иленә алып кайта, мәхәббәт диңгезендә йөздерә, туган як болыннарында хисләндерә алды.
Сәхнәдә Резидә бөтенләй башка кеше. Җаны, тәне белән җыр эченә чума иде ул. Җырчы өчен бу вакытта бары тик бөек сәхнә һәм яраткан тамашачысы гына кала. Тормыш мәшәкатьләре, дөнья ваклыклары онытыла. Ул бөтен барлыгы, йөзендәге мимикасы, сәхнәдәге хәрәкәтләре белән аерым яссылыкта, көй һәм сүз дулкынында яши һәм үз артыннан тамашачысын да ияртә алды. Гомумән, җыр дәвамында һәркем Резидә белән бергәләп илаһи дөньяда яшәде.
Укытучы, рәссам-бизәүче белгечлеге дигән дипломнары булса да, Минзәлә районының Нарат Кичү авылында туып-үскән кызны язмышы көтмәгәндә җыр дөньясына алып килә. 1987 елда Чаллы каласында үзешчәннәр арасында узган бәйгедә Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы «Чияле тау» җырын башкарып, Резидә Шәрәфиева беренче урынны ала һәм бу кызның тормышында кискен борылыш ясый. Ул җыр дөньясының ишекләрен киң итеп ачып түргә атлый... Үзенчәлекле тавышлы яшь җырчыны «Сердәш» ансамбле җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин күреп ала һәм эшкә чакыра.
«Синсез яшәү яшәү түгел ул», «Торналар» – бу җырлар вакытында Резидәнең визит карточкасына әйләнә. Тормыш алга атлый: Чаллыда иҗат иткән җырчыга казанлылар да битараф булмый. Аны Казан милли-мәдәният үзәгенә эшкә чакыралар. Икеләнеп кенә чакыруны кабул итә Резидә. Чаллыны ярата ул. 4 ел ике арада йөреп эшләгәннән соң, башкалада мөмкинлекләр күбрәк икәнен аңлагач, 2001 елда Казанга күченә. Бу Резидәнең тормышындагы яңа этапка нигез салуы була.
Баксаң, инде ул көннән соң да шактый еллар аккан. «Мәк чәчәге», «Җырлама син», «Ярат кына», «Китмә, сөйгән яр», «Бергә булыйк», «Сагыш», «Мәхәббәт җыры», «Рәхмәт сиңа», «Якынымның туган көне», «Гомер чишмәм», «Тормыш көймәсе», «Әнкәй янына кайттым», «Җанга яр табалмадым», «Уртак итмәде», «Бер тутырып карадым», «Ялгыз йорт», «Тәгәрәп лә китте йомгагым», «Өзмә өметем», «Сиреньнәр», «Синсез» кебек татар җыр сәнгатендә урыннары түрдә булган җырлар иҗат ителгән. 17 аудиоальбом һәм 10 видеоклип тамашачы хозурына тапшырылган. Репертуары Ринат Гобәйдуллин, Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов, Илшат Харисов, Ринас Әхмәтов, Риваль Хисмәтуллин Айдар Тимербаев, Ринат Мөслимов, Айдар Минһаҗев, Айгөл Вәлиуллина кебек авторларның җырлары белән баеган. Үземнеке дип әйтерлек ул яраткан, аны яраткан тамашачысы барлыкка килгән. Татарстанның халык артисты дигән мактаулы, лаеклы исемгә ия булган.
Ә тормышта Резидә Шәрәфиева, сәхнәдәге образыннан аермалы буларак, бөтенләй башка кеше иде. Көндәлек тормышта умырып эшләүче, кирәксә – печән чабучы, кирәксә – телеңне йотарлык бәлеш пешерүче, утын яручы, баз казучы, матур күлмәкләр тегүче, каз-үрдәкләр караучы, рәхәтләнеп машина йөртүче гап-гади хатын-кызга әйләнә дә кала иде. Башлаган һәр эшенең тәмен табып, җиренә җиткереп башкара да белде ул.
Бу дөньяда Резидәнең иң зур байлыгы – кызы Зөләйха булды. Әтисенең куанычы, әнисенең горурлыгы булган кыз быел 19 яшен тутырды. «Бу тормышта нинди генә һөнәр сайласа да, чын кеше булсын. Тыйнак булсын, тырыш булсын, кешеләрне яратсын», – дип тели иде ана кеше. Иманым камил, киләчәктә Зөләйха әнисенең исеменә тап төшерми, аның киңәшләрен истә тотып яшәр, безне үзенең иҗаты белән сөендерер әле.
Тагын бер матур сыйфаты бар иде Резидәнең. Ул туганны да, дусны да хөрмәтли белде. Рәйханә апа белән Дамир абый гаиләсендә үскән дүрт баланың олысы буларак, барлык туганнарын да ул күз угыннан югалтмый, алар өчен дип тә яшәде, дусларын да онытмады. Ул әнисенең, энеләренең, сеңелесенең таянычы булды. Күңеле киң, йөрәге иркен аның. Гомере буе җырчының «югы – уртак, булганы – бергә» дигән шигаре – тормыш девизы булды.
Резидә беркайчан да иренми һәм тапканы, булдырганы белән бүлешә дә белә иде. Бер кечкенә генә мисал. Узган ел җиде чиләк нарат күркәсе җыеп, шуннан сироп ясап барлык туганнарына да таратты, дусларына да өлеш чыгарды. «Бу эшне яратып, күңелем кушканча эшлим», – ди ул чын күңелдән. Ә аның туган ягын ничек яратканын белсәгез?! Атнасына ике, хәтта өч тапкыр да кайтып килергә вакыт таба иде ул. Нарат Кичү авылында «кайттыңмы» дип көтеп торучы әнисе яши шул. «Авылымдагы таң ату да, кояш баешы да кадерле, якын миңа. Монда һава да башка», – дия иде Резидә. Кендек каны тамган изге җире, туган авылы зыяртында җирләнде дә Резидә.
Урыны оҗмахта булсын. Без аны беркайчан да онытмабыз.
Гөлназ ШӘЙХИ

Комментарийлар
4
11
0
Авыр туфрагы җиңел,урыны Фирдәвес җәннәтләрендә булсын.Аллаһы Тәгаләм аның бәндәчелек белән белеп һәм белми кылган хата-гөнаһларын ярлыкасын
0
0
8
0
Хәерле кичләр, бигрәк көтмәгәндә,
0
0
9
4
Урыны жэннэтлэрдэ булсын, сэхнэдэн узе бер тэрбия бируче иде сыман, энисе баласына, туганнарына сабырлык, якты истэлек Резидэгэ
0
0
2
0
Курше авыл кызы булган. Мэкалэне куз яшебелэн укыдым. Гади, унган хезмэтчэн тормыш иясе. Рэхмэт.
0
0