16+

Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Иң көчлесе – Дагыстан, икенче урында – Ингушетия, без исә өченче урында»

Татарстан Диния нәзарәте яңа уку елы башланыр алдыннан традицион матбугат очрашуы уздырды. Ислам мәгарифе буенча хәбәрләрне соңгы җиде ел дәвамында Россия ислам мәгариф советын җитәкләгән, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җиткерде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Иң көчлесе – Дагыстан, икенче урында – Ингушетия, без исә өченче урында»

Татарстан Диния нәзарәте яңа уку елы башланыр алдыннан традицион матбугат очрашуы уздырды. Ислам мәгарифе буенча хәбәрләрне соңгы җиде ел дәвамында Россия ислам мәгариф советын җитәкләгән, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җиткерде.

Мәдрәсәләрне тикшерәбез

Бүген республикада ислам гыйлеме алам дигән кешегә төрле уку йортларының ишекләре ачык. Дини белем алуның билгеле бер баскычлары барлыкка килде. Мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә яисә әзерлек курсларында укып чыкканнар гына «Мөхәммәдия», «Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык» кебек мәдрәсәләрнең ишекләрен ачып керә. Аларны тәмамлаучылар исә югары уку йортларында белем алуны дәвам итә. Институтларда дини белем алганнар Болгар академиясендә тупланган гыйлемне ныгытып, югарырак баскычка күтәрелә ала. Анда исә дәресләрнең 80 проценты гарәп телендә алып барыла. Дини юнәлешне сайлаган укучыларның тулысынча барлык белем этапларын үтәргә мөмкинлекләре җитәрлек һәм бүген аларның эшчәнлеге күз алдында.

– Укыту челтәре төзелгән. Алар бер-берсе белән бәйләнгән. Мәсәлән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамласа, ул, закон буенча, югары уку йортына беренче курска кабул ителә. Шәкертнең белемнәрен тикшерәбез. Ярты еллык бакалавриатны узганнан соң, ул институтның 4нче курсына да күчә ала. Болгар академиясендә дә шулай. Бер яктан академиядә белем дөнья дәрәҗәсендә алып барыла. Икенче яктан, ул безнең реаль тормыш шартларында эшләрлек шәхесләр дә үстерә, – дип сөйли мөфтинең укыту буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, укыту стандартлары төрле дәрәҗә буенча эшләнгән. Урта һөнәри белем бирү буенча да ике төрле стандарт алып барыла. Анда имамнарны ике еллык һәм өч еллык укыту да, мәдрәсәләрдә база белеме бирү дә каралган. Бакалавриат, магистратура буенча да программалар эшләнгән.

Шул ук вакытта мәгарифтә хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. Ислам дине гыйлеме бер урында гына тора алмый. Дәреслекләрнең электрон версияләрен әзерләү, заманча дәреслекләр язу проблемасы актуаль булып кала. Элек чыккан китапларга аңлатмалар бирү, кайбер дәреслекләрне бүгенге стандартлар буенча бәяләү ихтыяҗы арта. Хәтерләсәгез, ислам уку йортларында ислам белеме бирү стандартлары Россия буенча 2017 елда кабул ителә. Ләкин алар тулысынча эшләп китә алмый. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин моны контрольдә тотучы механизм булмаганлыгына бәйли һәм ислам уку йортларында белем бирү дәрәҗәсен алга таба яңа төзелгән орган – «иҗтимагый аккредитация» тикшерәчәген белдерә.

– Сентябрьдән Россиянең мөселман уку йортларына мониторинг үткәрәчәкбез. Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин, хезмәткәрләр һәр мәдрәсәгә барып, кадрлар дәреслекләр белән тәэмин ителгәнме икәнлеген карыйлар. Мониторингтан соң уку йорты буенча карар кабул ителәчәк, – ди ректор.

Ел ахырына кадәр барлык уку йортларын йөреп чыгарга ниятлиләр. Ислам фәннәренә ярдәм фонды үзенең бюджетын киләсе елга планлаштыра, шуның өчен барлык уку йортлары буенча тикшерү нәтиҗәләрен көтәләр. Иҗтимагый аккредитация дини даирәдә ризасызлык тудырырга да мөмкин.

– Беркем дә үзенең уку йортының проблемаларын читкә чыгарырга теләми, шул ук вакытта моның кирәклеген дә кире кага алмыйбыз. Иҗтимагый совет эшчәнлеген төрлечә бәяләргә мөмкиннәр. Бернишләп тә булмый. Диния нәзарәте тикшерүләрен дә кабул итеп бетерә алмаучылар булды. Хәзер күбесе моңа тынычрак карый. Тикшерү барышында тәкъдимнәребезне дә җиткерәбез. Болар барысы да укуның сыйфаты өчен эшләнә. Безнең мәдрәсәдә 100 процент укыту алып барыла дип әйтерлек булсын. Алга таба нәрсә җитмәвенә карап, план төзеячәкбез. Бу ислам мәгарифе советының төп карарларының берсе, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Төп таләп булып әзерләп чыгарган белгечнең белеме тора. Имам белгечлеге ала икән, шәкерт гарәпчә камил белергә, гакыйдә һәм фикһ фәннәрен яхшы үзләштерергә тиеш. Моның өчен мәдрәсәләрдәге вазгыять ачыклана. Укытыла торган фәннәр, теге яки бу белгечнең җитешмәве дә, дәреслекләр проблемасы да тикшерелә. Гомумән, уку барышы турында карар кабул ителәчәк. Проблемалы мәдрәсәләр Ислам мәгарифе советыннан чыгарылырга да мөмкин.

Бүген Россия Ислам мәгарифе советына 38 мөселман уку йорты керә. Шуларның 12се – югары уку йорты, 26сы мәдрәсәләр. Ислам мәгарифе советы мөселман уку йортларының бердәм стандартлар буенча эшләвен шарт итеп куя.

Шәкертләргә максатчан уку

Быел ислам гыйлеме буенча Россиядә максатчан укыту проектын башлап җибәрәчәкләр. Аны Ислам мәгарифе Советы алып барачак. Россиянең Ислам мәгарифе Советы әлеге проектны Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифе Фонды ярдәмендә гамәлгә ашырачак.

– Нәзарәт шәкертләрне сайлап ала. Алар белән килешүләр төзелә. Бу гомумроссия проекты. Без аны Татарстанда һәм Чечняда эшләп карарга уйлыйбыз. Студентлар саны төгәл ачыкланмаган, ул август азагында тәгаенләнәчәк. Әлегә ун укучыны алырга исәплибез, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Киләчәктә мондый укучыларның саны 200-300гә хәтле артуы ихтимал икән.
Уку өч ел дәвам итәчәк. Әлеге максатчан төркем грант акчаларына укыячак. Теләсә кайсы төбәктән килеп, булачак шәкертләр үзләре үк вузны сайлап ала ала. Моның өчен бездә дә уку йортлары җитәрлек, ди белгечләр. Укуны тәмамлагач, алар авыл җирлекләренә имам булып кайтачаклар дигән өмет тә бар. Билгеле булганча, шәһәр мәчетләрендә имамнар штаты тулы. Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерүенчә, хәтта зуррак авылларда, район үзәкләрендә дә белгечләр җитәрлек. Шул ук вакытта кечкенә авылларны имамнар белән тәэмин итеп бетерә алырбыз дигән ышаныч та юк. Авылга кайткан яшь имамның гаиләсен туендырырга, баласын бакчага урнаштыр­ырга мөмкинлекләре чикле була. Белгечләр билгеле бер вакыттан соң имамнарның янәдән шәһәргә әйләнеп кайту ихтималын да кире какмый.

– Авылларда мәчеткә аз йөриләр, сәдака акчасы керми. Имамның хатынына эш юк, балаларга бакча булмаса, имам авылда төпләнеп калыр дип уйлап та булмый. Безнең хәтта 6 кешелек мәчетле авылыбыз бар. Шуңа да, имамнарны шул җирлектә яшәгәннәр арасыннан сайлап укыту дөресрәк булыр. Безнең андый тәҗрибәбез бар, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Татарстанда Россиянең 45 төбәгеннән килеп, читтән торып белем алалар, 35 төбәктән көндезге бүлектә укыйлар.

– Башка төбәкләрдән килеп укып та, үзләренә кайтып китә алалар, – ди Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. – Кавказда укыту көчлерәк. Иң көчлесе – Дагыстан, икенче урында – Ингушетия, без исә өченче урында. Әмма мәгариф системасы абстракт кына була алмый. Әл-Әзһәрне тәмамлаган студент та бездә 100 процентка эшли алмаячак. Чөнки ул күп нәрсәләрне белми, ислам тарихын, тәфсир буенча укымаган. Читтә укыганнарны кабаттан укыту мәсьәләсе дә туа. Бер яктан караганда, без Әл-Әзһәр дәрәҗәсенә менеп җитәргә тиеш, икенчедән, алган белемне Россия чынбарлыгында алып бару өчен җитәрлек белемнәр дә кирәк.
Ислам мәгарифе өлкәсендә эшләүчеләр моны шушы илнең тарихын, милли тормышын белү, исламның шушы җирлектәге үсеше кебек нечкәлекләргә бәйләп аңлата. Чынлыкта шәкертләр өчен динилекнең югары булуы, тирән ислам белемнәрен үзләштерү һәм аны куллану мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып калачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading