16+

Рифат Фәттахов: «Икенче ел рәттән фестивалебезнең башлануы изге айга туры килә”

Быел “Шәрык Базары” фестивале офыкларын тагын да ныграк киңәйтә. Фестивальнең 10 көн дәвам итүе моңа ачык мисал.

Рифат Фәттахов: «Икенче ел рәттән фестивалебезнең башлануы изге айга туры килә”

Быел “Шәрык Базары” фестивале офыкларын тагын да ныграк киңәйтә. Фестивальнең 10 көн дәвам итүе моңа ачык мисал.

Быел “Шәрык Базары” фестивале офыкларын тагын да ныграк киңәйтә. Фестивальнең 10 көн дәвам итүе моңа ачык мисал. Чарада барлыгы 30 илдән 50дән артык милләт вәкилле катнашачак дип көтелә. Моңа өстәп фестивальдә БРИКС илләре дә кунак булачак.

- Изге айда башланган эшнең ахыры хәерле була диләр. Узган елны да Рамазан аенда “Шәрык Базары” фестиваленә старт биргән идек. Икенче ел рәттән фестивалебезнең башлануы изге айга туры килә. Узган чарабыз 30га якын милләт вәкилен берләштерә алды. Рамазан ае, Нәүрүз бәйрәме һәм “Шәрык базары” фестиваленә старт бирү бер вакытка туры килүнең тирән мәгънәсе бар. “Шәрык базары”ның максаты - халыкларны милли мәдәниятләр ярдәмендә берләштерү. Чараны югары дәрәҗәдә үткәрә алырбыз дип ышанам, - диде Ваһапов фонды Рифат Фәттахов.

Ифтарны Исмәгыйль хәзрәт Биккинин дәвам итте. Вәгазьдән соң, дога кылып мәҗлес кунаклары авыз ачты. Кичәне Рәнис Габбасов, Сәйдә Мөхәмәтҗанова, Расим Фасыйхов, Гөлия Сәгыйева чыгышлары бизәде.

20-30 ноябрь узачак фестивальнең программасына быел “Төрки һәм Шәрык мәдәниятләрнең яшь башкаручылар конкурсы” һәм “ Азия һәм Көнчыгыш илләре белән үзара мәдәни бәйләнешләрнең актуаль сорауларына багышланган фәнни-гамәли конференция” дә өстәлә. Гала-концерт Казан-Экспо концерт залында булачак. 

Чарада Венгрия, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Кытай, Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллары да катнашты. Алар ифтар кунакларын сәламләп, Рамазан ае белән котладылар. 

- Рамазан - бар мөселманнарны берләштерә торган ай. Татарстанда беренче тапкыр бу изге айны үткәрәм. Монда да Рамазанны зурлап уздыруларына инандым. Ифтар өстәлендә очрашып, дуслык һәм туганлык җепләребез ныгый, - дип белдерде Төркиянең Казандагы консулы Угур Йылмаз.

Ваһапов фонды ифтарга бик җаваплы караган. Һәр кунакка урын билгеләгәннәр. Рамазан аенда мондый зур мәҗлес оештыру үрнәк эш. Ифтар кунаклары арасында мәдәният өлкәсенең аксакаллары да бар иде. ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Галиәсгар Камал театры актеры Әзһәр Шакиров та мәҗлескә чакырулы иде.

- Әнием авырый торган кеше иде. Эссе җәен иртәнге 4 тән кичке 9 га кадәр ураза тотты. Миңа 6-7 яшь булганада: “Ник тотасың инде? Ник интегәсең?” - дип сорадым. “Син, бәләкәй әле улым. Соңрак аңларсың”, - ди. Мәккәгә ифтарга бару бәхете елмайган иде. Анда кешеләр дәүләт тарафыннан ислам дине кануннарын өстен күрә. Ә бездә дин тыелган чорда да халык үзе теләп ураза тоткан. Безнең әниләр, әбиләр бик зур эш башкарганнар, бу күркәм гореф-гадәтләрне саклап калганнар. Хәзер ураза бәхеткә әйләнде, шөкер, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading