16+

Рифат Фәттахов: «Бөекләр – халык байлыгы!»

Рифат Фәттаховның исеме җыр сәнгате дөньясында күп­ләргә яхшы таныш. Күренекле журналист, җәмәгать эшлек­лесе соңгы дистә еллар эчендә үзен талантлы мәдәният оештыручысы, продюсер буларак танытты. Халкыбызның бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның исемен кире кайтару, аның мәдәни мирасын яңарту, таныту буенча изге эшләр башкаруы белән беррәттән, ул – яшь талантларны барлау, табу, үстерү, һәм гомумән, татар җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү юнәлешендә бик күп эшләр башкарган шәхес. Бүген без аның белән татар җыр сәнгате турында, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, бу өлкәдәге проблемалар, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәни фондның эшчәнлеге һәм бөек җырчыбыз исемендәге фестиваль хакында фикер алыштык.

Рифат Фәттахов: «Бөекләр – халык байлыгы!»

Рифат Фәттаховның исеме җыр сәнгате дөньясында күп­ләргә яхшы таныш. Күренекле журналист, җәмәгать эшлек­лесе соңгы дистә еллар эчендә үзен талантлы мәдәният оештыручысы, продюсер буларак танытты. Халкыбызның бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның исемен кире кайтару, аның мәдәни мирасын яңарту, таныту буенча изге эшләр башкаруы белән беррәттән, ул – яшь талантларны барлау, табу, үстерү, һәм гомумән, татар җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү юнәлешендә бик күп эшләр башкарган шәхес. Бүген без аның белән татар җыр сәнгате турында, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, бу өлкәдәге проблемалар, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәни фондның эшчәнлеге һәм бөек җырчыбыз исемендәге фестиваль хакында фикер алыштык.

– Рифат Әхмәтович, Рәшит Ваһапов фонды быел берьюлы дүрт проектны башлап җибәрүе турында игълан итте. Һәм шуларның берсе – бөек җырчыбыз Илһам Шакировка багышланган, «Илһам Шакиров ядкәре» исемендәге эшегез. Ни өчен Илһам Шакировка мөрәҗәгать итүегез хакында кыскача гына сөйләп китсәгез иде.
– Быел Рәшит Ваһапов фонды берь­юлы дүрт проектка нигез салып, үзенең яңа сезонын башлап җибәрә. Аның беренчесе – «Илһам Шакиров ядкәре» исемендәгесе инде башланып китте, бөек җырчыбызның туган авылында Илһам абыйның истәлегенә багышлап зур концерт үтте. Икенче бер проектыбыз – октябрьдән башлап «Яңа татар җыры» конкурсы үткәрү. «Туйның бишенче көне» исемле проектыбыз талантлы яшь җырчыларыбыз – Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов концертлары. Һәм тагын бер зур проектыбыз бар – татар җырын чит илдә таныту максатында, Италия­дә концерт оештырырга уйлыйбыз.
Илһам ага Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең дөньяга килүендә турыдан-туры катнашкан кеше булды, ул аңа хәер-фатихасын биреп кенә калмады, ул аның идея ягыннан рухландыручысы, аны оештыру-үткәрү эшендә һәрвакыт үзенең саллы гына өлешен кертте, ун ел буе фестивальнең яшь башкаручылар конкурсында жюри рәисе булып торды. Безнең киңәшчебез дә, таянычыбыз да иде Илһам абый. Хәтта ки фестивальнең башлангыч чорларында Рәшит Ваһапов белән Илһам абыйны капма-каршы куярга тырышучылар булганда (янәсе, мин Рәшит Ваһапов исеме белән Илһам Шакировны түбәнсетеп күрсәтергә тырышам, аның дәрәҗәсен төшерергә омтылам дип мәгънәсез бер эш белән шөгыльләнгән, ахмак сүзләр тараткан кешеләр булган чакта да), аксакалыбыз бу гайбәтләрдән өстен булды, гәрчә ул алар хакында белеп, ишетеп торса да. Киресенчә, мондый сүзләрдән соң ул ялкынланып, дәртләнеп безнең белән эшләвен дәвам итте. Илһам абыйның зыялылыгына, зирәк акылына таң калырлык иде шул.

Моннан ун еллар элек Ваһапов фестивале зур кыенлыклар алдында калды, хәтта ки аңа ябылу куркынычы янады. Мин шундый вакытларның берсендә Илһам абый янына киңәш сорап килдем. «Илһам абый, нишлик икән, хәлләр хөрти бит», – дип хәлне аңлаттым. Ул артык күп сөйләшеп тормады, Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде. Без тиз арада Илһам абый өчен Ваһапов фестиваленең президенты дигән вазифа булдырдык, мин Минтимер Шәриповичка хат проекты әзерләдем. Әмма Илһам абый аны ошатмады, үз куллары белән, утырып, яңадан язды. Әлеге хат Минтимер Шәриповичка барып иреште. Ул хәлне аңлады, безнең идеяне яклады, үз вакытында булышлык күрсәтте. Һәм менә шуның нәтиҗәсе – Ваһапов фестивале яши һәм яшәячәк. Халкыбызга тиңдәшсез файда китерәчәк.

Шуның өчен дә Илһам абый вафатыннан соң, бөек шәхесебезгә рәхмәт йөзеннән, милләтебез каһарманы булган легендар шәхесебезнең дан-дәрәҗәсен кадерләп, аның бай мирасын өйрәнүгә, саклауга һәм үстерүгә, милли бердәмлегебезне ныгытуга юнәлтелгән чара – «Илһам Шакиров ядкәре» дигән махсус проект башлап җибәрүне без бик тә игелек­ле эш булыр иде дип санадык, моңа алынырга булдык. Ниятебез республика җитәкчелегендә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановта да яклау тапты – рәхмәт бик зур! Чара быел дүрт этапны колачлый. Аны башлап җибәрүне дә Илһам Шакировның туган җирендә – Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан кирәк санадык. Ни өченме? Күптән түгел мин бер төркем зыялыларыбыз (Разил Вәлиев, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Ганиев) белән җырчыбызның туган авылына – Яңа Бүләккә кайттым һәм анда бер тетрәнү хисе кичердем. Бу җирләр, бу кырлар, бу урманнар, бу урамнар – Илһам абыйга җыр дөньясына хәер-фатиха биргән изге җирләр бит.  Ул үзе дә истәлекләрендә шулай дип искә ала, шул кырларга, урманнарга чыгып җырлап йөри идем, ди. Аның кендек каны тамган җир – туган авылы аны бөеклеккә озатып, хәер-фатихасын биреп калган, шушы авыл һавасы аңа үзенең сулышын өргән, аны моңлы иткән. Минем уемча, җыр сәнгатен язмышы итеп санаган һәрбер яшь җырчы Илһам аганың туган җирендә булырга, ул йөргән сукмаклардан үтәргә, ул сулаган һаваны суларга, ул сокланган табигатькә карап сокланырга, үзендә җырга-моңга мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

Фестивалебез Яңа Бүләктә искиткеч дәрәҗәдә үтте. Даһиның якташлары безне зурлап, дәрәҗәле кунаклар буларак каршы алдылар, авылның һәрбер өе зур бәйрәмгә ныклап әзерләнгән, һәрбер йорт каршында сый-нигъмәтләрдән, самавырлардан табын корылган. Һәркем бәйрәмчә милли киемнәрдән киенгән. Авыл җыр-моңга күмелгән. Мин моны Яңа Бүләкнең Илһам Шакиров Сабан туена тиң бәйрәм булды дияр идем. Ачык һавада үткән концертыбызны авыл халкы шул хәтле җылы кабул итте ки, монда ихласлык, гаҗәеп бер җылылык бөркеп тора иде. Алар Илһам абыйны бик кадерләп, зурлап искә алдылар. Форсаттан файдаланып, Тукай муниципаль районы башлыгы Фоат Камаевка, аның командасына аерым рәхмәтемне ирештерәсем килә. Ул безнең ниятне хуплап кына калмады, һәр эшне үзе башлап йөрде, һәрдаим ярдәмен күрсәтте, үзен оста оештыручы буларак танытты. Миңа калса, Илһам аганың рухы шат, канәгать калгандыр, туган җирендә үзен шулай зурлаганнары, иҗатына баш игәннәре өчен, һәркемгә дә рәхмәтледер.

Инде фестивалебез алга таба да дәвам итәчәк, октябрь аенда Казан тамашачысына программабызны тәкъдим итәчәкбез. Аннары шулай ук октябрьдә Мәскәүнең атаклы Союзлар йортының Колонналы залында Илһам абыйның истәлегенә багыш­лап концертыбыз узачак. Минемчә, Илһам абый дәрәҗәсе, рухы өчен нәкъ менә шушы затлы залдан да лаеклырак тамаша урыны юктыр. Бу эшебез дә бөекләргә дан җырлауның бер күренеше дип саныйм мин.
Ноябрьдә безне инде Уфа тамашачысы көтә. Әлбәттә, фестиваль моның белән генә төгәлләнмәячәк, киләчәктә Илһам абыйның эзләре сакланган СССРның, Россиянең башка төбәкләрендә дә бу эшебезне дәвам итү теләге бар.

– Бөекләрнең мирасын барлау, сак­лау, үстерү һәм халкыбызга җиткерү кебек изге эш турында сүз чыккач, күңелгә моңа бәйле бер четерек­ле сорау туа: бөекләргә кем хуҗа? Үзләре вафатыннан соң мирасын халыкка җиткерү җиңел эш түгелдер дип беләм...

– Дөрес әйтәсең! Бу сорау бик тә четерекле, катлаулы. Мин Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү, аны халыкка кайтару, аның мирасын барлау артыннан йөри башлагач, минем эшкә иң беренче булып аяк чалырга тырышучылар, миңа дәгъва белдерүчеләр... Рәшит абыйның балалары булды. Янәсе, мин әтиләренең исемен үзләштереп, үземә дан-дәрәҗә туплыйм икән, дигән дәгъвалар килеп иреште миңа. Рәхмәт әйтәсе, эшемне хуплыйсы урынга, мин ишетмәгәнне ишеттем. Шуңа күрә дә, бу эшне, ягъни бөекләрнең рухи мирасы тирәсендәге эшне шактый катлаулы, алтын урталыкны табарга кирәкле эш, дип саныйм. Әлбәттә, бу эштә без бөекләрнең якыннарын, туганнарын, гаилә әгъзаларын читкә тибәрә алмыйбыз, безнең моңа хокукыбыз да юк. Әйтик, Әлфия апа Авзалованың кызлары булмаса, алар бу эшне башкаруда үзләреннән өлеш кертмәсә, җырчының мирасы халык­ка барып ирешүдә һич тә тулы булмас иде. Аларның моңа тулы әхлакый һәм юридик хокукы бар. Хәйдәр Бигичевның хатыны Зөһрә ханым Сәхабиеваны да бу эштән читкә тибәрә алмыйбыз, ул – аның бердәнбер хатыны, бердәнбер улының әнисе. Һәм шул ук вакытта Хәйдәр абыйның туганнарын да бу эштән читләштерер­гә ярамый. Туганнар арасында төрле сүзләр йөри. Минем алар арасына һич тә тыгыласым килми, мораль хокукым да юк. Күптән түгел Казанда Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсе булды. Һәм, ишетүемчә, анда Хәйдәр абыйның туганнарының берсен дә чакырмаганнар. Бу бит адәм көлкесе, бу бит – Хәйдәр Бигичевны хөрмәт итмәү. Хәйдәр Бигичев үзе исән булса, аларны чакырмас идемени?! Бу бит аның туганнарын инкарь итү. Без шул рәвешле аның рухын рәнҗетәбез түгелме соң?! Шуңа күрә дә мин мондый эшләрне оештыруның бик тә авыр эш икәнен аңлыйм. Ике ут арасында калган вакытлар да еш була. Син инде бу эшкә алынасың икән, янарга туры килә, алтын урталыкны табу кирәк. Әмма бу өлкәдә соңгы вакытта тагын бер ямьсез күренеш күзгә чалына башлады: бөекләребезнең якыннары аларның мирасына, исеменә беркемне дә якын китерәсе килми. Миңа калса, бу – дөрес түгел. Бөекләребез аерым кешеләрнеке генә, хәтта үз гаиләләренеке генә була алмый. Алар – бөтен халык байлыгы. Аларның мирасын барлау, исемнәрен мәңгеләштерү – киң җәмәгатьчелекнең дә, рәсми оешмаларның да уртак эше, изге бурычы булырга тиеш.

– Рифат әфәнде, син кайчандыр Рәшит абый Ваһапов турында китап чыгарган идең. Саллы басма иде ул. Киләчәктә мондый эшләрне дәвам итү теләге бармы?
– Рәшит абый турында китап бас­тырып чыгарганнан соң, Хәйдәр Бигичев турында да китап язу уе белән яна башлаган идем. Материаллар да шактый тупланды. Әмма һич кенә дә бу эшкә ныклап тотына алганым булмады. Рәшит Ваһаповтан соң Хәйдәр Бигичевка сикерү бик үк дөрес түгел икән. Хәзер мин Илһам Шакиров турында китап язарга ниятләдем. Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев – татар җыр сәнгатендә алтын линия. Бу бөекләребез турында уйлануларымны аерым китап итеп күрәсем килә. Әмма бу әле бөекләр турында башкалар язарга тиеш түгел дигәнне һич тә аңлатмый. Илһам абый шәхесен әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе безгә. Аның турында әдәби әсәрләр дә туар, фильмнар да төшерелер, спектакльләр дә куелыр. Алда әле бик күп эшләр көтә безне. Безнең татарга, кызганыч ки, киң масштаблы фикер йөртү җитенкерәми шул.

– Тагын бер изге максатлы эшегез – «Яңа татар җыры» конкурсы турында сөйләр алдыннан, бер сорау бирим әле. Син үзеңне шактый уңышлы эшләүче продюсер буларак таныттың, яшь талантларны эзләп табу, аларны үстерү, таныту буенча тәҗрибәң шактый.
Үзеңә шактый катлаулы юлны сайладың кебек. Классик җырларга, татар халык җырларына, җыр сәнгатенең алтын фондына кергән җырларга өстенлек бирәсең, югары таләп­ләр куясың...

– Моннан 15 ел элек Ваһапов фестивален башлап җибәргән чакта ук безнең максатыбыз – ул чорда эстрадага үрмәли башлаган зыясызлыкка, попсага, эстрадабызның милли нигезләрен югалта башлауга ниндидер бер протест белдерү иде. Җыр сәнгатендә зыялылыкны, затлылыкны саклап калу иде асыл теләгебез. Аннары, минем бер тормыш принцибым бар: сиңа нәрсәдер ошамый икән, син аны тәнкыйть итәргә тиеш. Тәнкыйть итәсең икән – юлларын күрсәт. Юлларын күрсәтәсең икән – эшләп тә күрсәт. Менә бу «Яңа татар җыры» конкурсы дигәндә дә... Мин продюсер буларак та, яшьләр белән эшләгән кеше буларак та, иң авырт­кан җиребез – безнең әйбәт, затлы репертуарыбыз юк, дип саныйм. «Яңа татар җыры» конкурсының төп максаты – эстрадабызны, җыр сәнгатебезне яңа, затлы җырлар белән баету.

Соңгы вакытта миндә «Үзгәреш җиле» фестивале белән бәйле сораулар туа. Миңа калса, әлеге фестиваль баштан ук дөрес юнәлеш алмады. Чөнки булган җырларны, безнең бәгыребездәге җырларны тияргә ярамый торган изге нәрсәләр дип саныйм, алар безнең классикабыз, халык күңеленә кереп укмашкан сәнгать әсәрләре. Инде син җыр дөньясына үзгәреш кертергә телисең икән, булган әйберне тар-мар итеп түгел, яңасын тудырырга кирәк дип саныйм. Шуңа күрә дә, «Яңа татар җыры»ның максаты – яңасын тудыру, яңаны булдыру. Тиздән безнең конкурс турында нигезләмәбез дөнья күрәчәк һәм анда кат-кат әйтелгән: яңасын тудыру – ул әле миллилектән баш тарту түгел. Яңа җырлар да милли нигездә булыр­га тиеш. Безнең милли нигезебез – пентатоника, милли аһәң, милли моң. Ә кайбер җырларның сүзләрен алып атсаң, анда татарлыкның эзе дә калмый. Шуңа күрә дә «Яңа татар җыры»на таләпләр бик тә югары булачак. Моңа әзерләнү өчен дә без конкурсантларга бер ел тирәсе вакыт бирәбез. Чөнки гала-концертка бер-ике көн эчендә генә әзерләнеп булмый. Кайвакыт мин аптырап калам: ике-өч көн эчендә җыр язабыз, диләр бит... Бәлки, заказ белән яздырганда бу мөмкин эштер. Әмма минем өчен җыр – йөрәктән, күңелдән чык­кан иҗат җимеше. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Шуңа да бер конкурста йөзләгән затлы җыр туар дип өметләнмим, нигезләмәдә өч җиңүче һәм биш кызыксындыру бүләге каралган. Әгәр конкурс нәтиҗәләре буенча сигез-ун яхшы җыр тудыра алсак та, бу безнең өчен бик зур казаныш булыр иде.
Әлбәттә, бүгенге көндә күп нәрсәләр җырчыларның үзләреннән дә тора. Әйе, хәзер Рәшит Ваһапов­лар чоры түгел, заман башка, җырга таләпләр дә башка. Яңа технологияләр, заманча алымнар, динамика өстенлек иткән, сәхнә бизәлешләре үз ролен уйнаган чор. Бүген җырлау сәнгатьтән ерак китеп, кәсепчелеккә әйләнеп бара. Яшьләр җырлауны сәнгать дип түгел, кәсеп итү юлы дип карый. Шуңа да яшьләрдә бүген җырга, сәнгатькә карата җаваплылык хисе җитми. Бу уңайдан мин танылган концертмейстер Екатерина Соколованың сөйләгәннәрен искә төшерәм. «Бервакыт, – ди ул, – Рәшит Ваһапов радиога яңа җыр алып килде. Тыңлап карагач та, мин аңа: «Ай, Рәшит, искиткеч җыр бит бу, әйдә яздырыйк!» – дим. Рәшит, бу сүзләргә җавап итеп, «Юк, Катенька, ярамый, иртәрәк, әйдә мин аны берәр ел җырлыйм әле, сәхнәдә шомартыйм башта, аннары яздырырбыз», – дип җавап биргән иде». Күрәсезме, нинди җаваплылык булган бөек җырчыларда. Ул аны берәр ел җырлагач, күңеленә керткәч кенә яздырган. Ә хәзерге яшьләргә карыйсың да шаккатасың. Җырчы гастрольгә чыкканчы, җыр халык арасында таралганчы, ул инде радиога аны яздырып та өлгергән була. Хәтта сүзләрен дә белмиләр, карап җырлыйлар. Кабатлап әйтәм: заманасы да башкадыр, күп нәрсәләр үзгәдер, бәлки, әмма җыр сәнгатендә җаваплылык дигән нәрсә беренче урында торырга тиеш. Шул ук Илһам абыйны алыйк. Ул шул дәрәҗәдә җырга, сәнгатькә җавап­лы, үзенә таләпчән булды ки, аңа сокланмый мөмкин түгел иде. Мин бит аның белән шактый озак аралаштым, ул безнең концертларда да күп катнашты, бергә гастрольләргә дә чыгарга туры килде. Ул инде концерт алдыннан берәр атна элек шалтырата башлый иде: «Энекәш, кайчан, ничек, кем минем баянчым була, кайчан миңа килә, кайчан мин аның белән кабатлыйм җырларымны». Гәрчә ул бу җырларны мең тапкыр җырлаган, кабатлаган бит инде. «Ии, Илһам абый, ярар инде, Сез нәрсә инде, кабатламасагыз да Сездән була бит инде ул», – дигән җавабыма, «Юк, энекәш, син мине алай мыс­кыл итмә, миңа репетиция кирәк», – дия иде даһиебыз. Менә шулар турында уйлап, атна-ун көн кала борчыла башлый иде Илһам абый. Ә бүгенге яшьләрне репетициягә китереп булмый!

Илһам абый тормышыннан тагын бер фактны әйтмичә булдыра алмыйм. Гастрольләргә чыгар алдыннан Илһам абый: «Энекәш, ничәдә кузгалабыз, ничә сәгать барабыз, концерт башланырга ничә сәгать кала барып җитәбез», – дип сорый иде. Әгәр берәр сәгать кала барып җитәбез дисәң, ул кискен рәвештә моңа каршы төшә иде. Аның өчен концерт буласы урынга кимендә өч сәгать алдан барып җитү мөһим иде. Ул сәхнәне, залны карарга, тоярга тиеш... Менә бит нинди җаваплылык иде анда. Ә бүгенге яшьләр?! Тиз-тиз генә килә концертка, сәхнәгә чыгып фонограммага җырлый да китеп тә бара. Бернинди җаваплылык юк... Әйе, заманы башкадыр, әмма ни генә булмасын, сәхнә ул – изге урын. Бүгенге яшьләрдә сәхнәгә, җырга изге әйбер итеп карау юк. Менә монысы бигрәк тә борчый мине.

– Бүген шундый бәхәс бара: яшьләр бөекләрнең җырларын җыр­ларга тиеш түгел, диләр. Бу бәхәскә син ничек карыйсың?
– Мондый бәхәсне мин ахмак­лык дип саныйм. Яки инде бу милли җыр сәнгатенә карата ниндидер бер провокация күренеше. Беренчедән, әгәр яшьләр Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев җырларын җырлау­ны дәвам итми икән, чылбыр өзелеп кала. Аларның җырларын җыр­лау – бу бит традиция­ләрне дәвам итү. Исемнәрен мәңгеләштерүнең, эшләрен дәвам итүнең үтемле юлы. Аннары, Аллага шөкер, яшьләр өчен безнең шундый бөек үрнәкләребез, өлгеләребез бар дип сөенергә генә кирәк. Әгәр без профессиональ җыр сәнгатен үстерүне максат итеп куябыз икән, шуларның җырларын җыр­лау яшьләр өчен профессиональ мәктәп ул. Һәрбер зур җырчы профессиональ сәнгатькә үзенең элгәреләренә охшарга тырышу аша килгән. Илһам абыйның бер истәлеге бар: ул балачакта урманнарга, кыр­ларга чыгып, Рәшит Ваһапов булып җырлап йөри идем, ди. Аның җырларын дими, ул булып җырлый идем, ди. Менә бит никадәр омтылыш, үзенең кумирына охшарга тырышу булган. Әмма бит Илһам абый Рәшит Ваһаповны кабатламады. Үзенең кабатланмас йөзен, үзенең мәктәбен булдырды. Әйе, бөекләрдән үрнәк алу ул бик зур дәрәҗә дә, җаваплылык та һәм бик зур мәктәп тә.

Әмма монда мәсьәләнең икенче ягы да бар әле. Үзеңнән элгәре бөек җырчыларның җырларын җыр­лау белән бергә, һәрбер җырчының аны җырчы иткән үз җыры булырга тиеш, аны дөньяга таныткан җыры. Мәсәлән, Илһам абый дигәндә, «Кара урман» җыры, Хәйдәр Бигичев дигәндә «Керим әле урманнарга», Зөһрә Сәхабиева дигәндә, «Җидегән чишмә» җыры искә төшә. Болар бит аларны таныткан, халык күңеленә үтеп кергән визит карточкасы булган җыр­лар. Ә бүгенге яшьләрнең күбесендә исә, табигать тарафыннан бирелгән көчле, матур тавышлары булса да, үз җырлары юк. Алар тарихка ни белән кереп калыр икән?! Тарихка җырчы үз җырлары белән кереп кала. Илһам абый да моны бик еш искәртә иде, яшьләргә биргән үгет-нәсыйхәтенда гел шуңа басым ясый иде. Ваһапов фестивалендә катнашкан яшьләргә ул: «Ваһапов җырларын җырлавыгыз бик әйбәт, әмма үз репертуарыгыз, үз җырларыгыз өстендә дә эшләргә кирәк», – дип еш кына искәртә иде. Һәр җырчының үз җыры булырга тиеш!

 

***Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү, аны халыкка кайтару, аның мирасын барлау артыннан йөри башлагач, минем эшкә иң беренче булып аяк чалырга тырышучылар, миңа дәгъва белдерүчеләр... Рәшит абыйның балалары булды. Ишетмәгәнне ишеттем

***Илһам абыйга концерт буласы урынга кимендә өч сәгать алдан барып җитү мөһим иде. Ул сәхнәне, залны карарга, тоярга тиеш... Менә бит нинди җавап­лылык иде анда. Ә бүгенге яшьләр?! Тиз-тиз генә килә концертка, сәхнәгә чыгып фонограммага җырлый да китеп тә бара

***Казанда Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсе булды. Һәм, ишетүемчә, анда Хәйдәр абыйның туганнарының берсен дә чакырмаганнар. Бу бит адәм көлкесе, бу бит – Хәйдәр Бигичевны хөрмәт итмәү

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыннан да, бу боек жырчыларыбызнын традициялэрен дэвам итмилэр икэн яшьлэр, аларга сэхнэдэ делать ничего... Араларында сайлап алырлык жырчыларнын духы да юк. Эле «права» кочать итэргэ атлыгып торалар. Минемчэ, эллэ нинди фестивальлэр кирэк тэ тугел, просто чын жырчыларны табарга хэм устерергэ кирэк.

    Мөһим

    loading