16+

Рифат Фәттахов: "Рамил Курамшин вафатыннан соң нәзер әйттем"

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинның вафатына 40 көн булды. Бу уңайдан Казанның Мәрҗани мәчетендә мәрхүм рухына Коръән ашы үтте. Исегездә булса, Рамил абый белән хушлашу, аны соңгы юлга озату да шушы мәчет ишегалдында узган иде.

Рифат Фәттахов: "Рамил Курамшин вафатыннан соң нәзер әйттем"

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинның вафатына 40 көн булды. Бу уңайдан Казанның Мәрҗани мәчетендә мәрхүм рухына Коръән ашы үтте. Исегездә булса, Рамил абый белән хушлашу, аны соңгы юлга озату да шушы мәчет ишегалдында узган иде.

Коръән ашын Түбән Новгород татарларының Казан якташлыгы рәисе Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге Р.Ваһапов фонды оештырды. Мәҗлескә күренекле сәнгать әһелләре, милли җәмәгатьчелек чакырылган иде. Барлыгы 60лап кеше килде, алар арасында Рамил абыйның Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче якташлары һәм хатыны Рузалия апа да бар иде. Коръән сурәләрен Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов укыды. Мәҗлесне Илдар Кыямов алып барды.

Коръән укылганнан соң, кунаклаh Рамил абый турында якты истәлекләре белән уртаклашты. Һәркайсы аның милли җанлы, юмор хисле булуы турында сөйләде. 

Рифат Фәттахов: "Рамил абый вафат булгач, шушы 40 көн эчендә шуңа игътибар иттем: кемдер шау-шу яши дә, вафатыннан соң бик тиз юкка чыга, онытыла. Рамил абый тормышта да бик тыйнак иде, масаймыйча, шапырынмыйча эшләде. Әмма вафатыннан соң, аның зур шәхес икәненә кат-кат инанабыз. Ул зураеп китте кебек. Рамил абыйның мирасын өйрәнү, исемен мәңгеләштерү буенча бик күп эшлисе бар. Бүгенге көндә иң мөһиме - аның мирасын барлау, архивын системага салу. Совет чорында теге яки бу зур шәхес вафат булгач, иҗади мирас буенча комиссия төзелә иде. Кызганыч, соңгы вакытта бу эш юк. Әмма Рамил Курамшинның мирасы югалырга тиеш түгел. Без бу өлкәдә эш башладык. Рамил абый вафат булгач, аның мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарырга тиешмен, дип үземә нәзер әйттем. Әлбәттә, бу бик зур чыгымнар сорый. Ләкин шул фикер кергәннең икенче көнендә үк миңа зур шәхесебез Марат Готыф улы Әхмәтов шалтыратып: "Рифат, без Шәфәгать Тәхаветдинов белән уйлаштык та, Рамил Курамшин кебек зур шәхеснең исемен мәңгеләштерергә кирәк дигән фикергә килдек. Бу эшне син башкара алмассыңмы икән?" - диде. Минем теләк белән аларның теләге туры килде. Оештыру, финанс якларын үз өстебезгә алабыз, диделәр".

Разил Вәлиев: "Рамил дустыбызның бу дөньядан китүенә бик тә көендем һәм көенәм. Бервакыт Туфан Миңнуллин болай дигән иде миңа: "Разил, безнең халык бигрәк сәер инде. Атаклы кешеләр вафат була да, бераз вакыт үткәч аларны оныталар. Сәгыйть Рәмиев, Гариф Ахунов, Габдраман Әпсәләмов кебек шәхесләрне оныттылар". "Туфан абый, нишләргә соң, ничек оныттырмаска кирәк?" - дигәч, "Разил, үлмәскә кирәк!" - диде Туфан абый. Шушы сөйләшүдән соң ике атна узгач, үзе дә вафат булды. Безнең төп бурыч - вафат булган зыялы, затлы шәхесләрне онытмау. Рамил белән шактый еш аралаша идем. Ул шундый җәелеп, иркенләп сөйләшергә ярата иде. Һәрвакыт фикерен әйтергә атлыгып торды. Игътибарга лаеклысы шул: һәр сүзенең мәгънәсе милләт язмышына, әдәбиятына, сәнгатенә барып тоташа иде. Ул шулхәтле киң күңелле, олы җанлы шәхес иде. "Начар кешедән яхшы сәнгать әһеле чыкмый. Әгәр күңелеңдә яманлык бар икән, ул синең әсәрләреңә, гамәлләреңә күчә", - дип әйтә иде Илһам абый. Рамилнең халык мәхәббәтен яулавында, зур уңышларга ирешүендә аның изге күңелле булуы зур роль уйнады. Ул баянчы гына түгел, менә дигән җырчы да әле. Аның җырчы икәнен белми идем. Җырлаганын ишеткәч, шаккаттым. Ул - музыка белгече дә, күпме китаплар, дәреслекләр чыгарды. Аның исемен һичшиксез мәңгеләштерергә кирәк. Киләчәктә аның исемендә музыка мәктәбе, урам, истәлек китаплары да булыр".

Илдар Кыямов: "Мин - бик бәхетле кеше, чөнки миңа Рамил абыйның туган ягында, туган нигезендә булырга, аның якыннары белән аралашырга насыйп булды. Бервакыт Ригага баргач, кунакханә каршында тәмәке тартып басып торганда, бик матур яран гөленә күз төште. Гади генә түгел, купшы яран гөле иде ул. Авыл баласы буларак беләм: гөлне урлап китәргә кирәк, шул вакытта ул яхшы үсеп китә, диләр. "Рамил абый, әле өч көн яшисе бар. Соңгы көнне берәр ботагын сындырып алып китмичә булмас, бик матур бу", - дим. "Сындыр, кәнишне! Күрсеннәр латышлар синең Иван икәнеңне", - дип көлдергән иде".

Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" газетасы баш мөхәррире Олег Андерҗанов: "Рамил абый белән чиксез горурланабыз, чөнки ул - Нижгар ягында туып-үскән киң талантлы шәхес. Туган ягында аның мирасын барлап, исемен мәңгеләштерү өстендә уйлар бар. Мәдәният йорты каршында аның бюсты булачак. Рамил абый Түбән Новгородка кайтса, "Туган як"ка кермичә китми иде. Ул - чын милләтпарвәр шәхес, беркайчан да татар теленә битараф булмады".

Равил Шәрәфиев: "Бервакыт Рамил белән Финляндиягә бардык. Минем чит илгә беренче тапкыр баруым иде. Аның беренче баруы булгандырмы, белмим. "Везде хорошо, где нас нет", - дип әйткән иде шунда. Шушы сүзе мәңгегә исемдә калды. Берәр нәрсәгә ачуы килсә дә, русча сүгенә иде. "Ник русча сүгенәсең?" - дигәч, "безнең татар сүгенергә яратмый ул", - дип көлдерә иде".

Әзһәр Шакиров: "Адәм баласында аның талантын аңлап, гадел бәя биреп, аны зурлаудан да зур шатлык булмас. Иң зур бәхет - үз милләттәшеңне зурлау һәм күтәрү. Бигрәк тә вафат булганнан соң. Ә исән чагында күрмәгәнбез икән, димәк, ул аны күрсәтергә теләмәгән. Рамил белән бик күп очраштык. Ул - милли җанлы, сабыр кеше иде".

Ренат Таҗетдинов: "Миңа Рамил белән бик күп аралашырга туры килмәде. Ләкин ул гаҗәеп кеше иде. Бервакыт шәһәр үзәгендәге ит кибетендә очраштык. "Күптән синең белән очрашкан юк. Әйдә, аралашыйк әле әзрәк", - диде. Мин бик теләп ризалаштым. Кич буе җырлашып утырдык. Аның җырлаганын белми идем дә. Ул татарларны, җырчыларны ярата иде. Искиткеч әйбәт баянчы иде".

Зилә Сөнгатуллина: "Исемдә, Рамил консерваториядә үзе эшкәрткән әсәрләрен оркестр белән башкара иде. Радиода да бик еш яңгыраталар иде аны. Җырлар да яза иде ул. Бервакыт залда миңа таныш булмаган тавыш җырлады. "Кем җырлады хәзер, Рамил?" - дим. "Мин", - ди. "Ничек инде син? Ай-хай, яхшы баянчы бар иде, ул да харап булды", - дидем аңа. Шуңа да карамастан, баянын ташламады ул. Ачык, мөлаем кеше иде".

Зөһрә Шәрифуллина: "Рамил Курамшин белән 1981 елда Казан дәүләт филармониясендә бергә эшли башладык. Чыгыш ясаганда, бик борчыла, каушый идем. Аның юату сүзләре әле дә исемдә. Беренче тапкыр ул мине өч татар халык җыры белән Татарстан дәүләт радиосына алып барды. Өч җырым да Сәнгать советы аша үтте. Ул чакта Рамил миңа караганда да ныграк сөенгән иде. Мине сәнгать дөньясына җитәкләп алып кергән зур шәхес ул. Без еш очраша идек, вафатына бер атна кала да аларга бардык. Соңгы көннәренә кадәр бергә булдык дип әйтә алабыз".

Фәрит Хатыйпов: "Рамил белән яшьтән дуслар булдык: бергә укыдык, бергә эшләдек. 1972 елда Оргсинтез тулай торагында яшәдек. Бервакыт Рамил гастрольдән кайтты да: "Әйдә, Фәрит, урамга чыгып утырыйк әле", - ди. Кулындагы магнитофонны кабызып җибәрде, ә анда ул акапелла җырлый. "Кем җырлый моны, Фәрит?" - ди. "Илһам абый Шакиров", - дигән булам. "Неужели мин Илһам Шакиров шикелле җырлыйм?" - ди. Рамил - сәнгатькә мәңгелек хезмәт кертеп, анда тирән эз калдырган кеше. Аның әсәрләрен, музыка мәктәпләрендә, югары уку йортларында, хәтта консерваториядә уйныйлар. Арча педагогика училищесы бакчасында Рамилгә һәйкәл куйсалар, студентлар сокланып узып китәр иде".

Мирсәет Сөнгатуллин: "Җыентыгымдагы 205 җырның яртысын Рамил абый белән яздырдык. 20 елга якын Милли-мәдәни үзәгендә бергә эшләдек. Кайда гына булмадык. Камчаткадан алып, Финляндиягә кадәр бардык. Кая гына барсак та: "Милләттәшләр күп икән безнең", - дип балачага сыман шатлана иде. Мәҗлесләрне бергә үткәрә идек, һәрвакыт кунакка йөрештек. Нинди генә җыр әйтсәң дә, шунда ук уйный иде ул. Бик талантлы кеше иде".

Гөлзада Сафиуллина: "Татарның кайсы гына баянчысын алма, һәркайсы үзенчәлекле. Кемнең уйнаганын үзен күрмичә дә әйтеп була. Без аларның музыкасы, моңы, иҗаты белән тәрбияләндек. Шуңа күрә без шундый татар җанлы. Рамил киткәч, бик сыкрандым. Ул үзеннән соң күп нәрсә калдырып та, үзе белән алып та китте. Ул - безнең эталон иде. Сәхнәдәге чыгышы, үз-үзен тотышы гаҗәеп иде".

Рифат Фәттахов әйтүенчә, 2024 елда Рамил Курамшин истәлегенә китап чыгару планлаштырыла. Моннан тыш, Арчада үткәрелүче Республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар конкурсын зуррак дәрәҗәдә үткәрү турында да фикерләр әйтелде.

Мәрхүмнең урыны оҗмахта, рухы шат, укылган догалар кабул булсын.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X