16+

Рифат Фәттахов “Салават һәм Элвин Грей конфликты: фәнни-фәлсәфи караш” дигән теманы өйрәнә

Рифат Фәттахов “Ваһапов фестивале һәм татар җыр сәнгате” дигән фәнни конференциядә Салават һәм Элвин Грей конфликты турында сөйләргә җыена.

Рифат Фәттахов “Салават һәм Элвин Грей конфликты: фәнни-фәлсәфи караш” дигән теманы өйрәнә

Рифат Фәттахов “Ваһапов фестивале һәм татар җыр сәнгате” дигән фәнни конференциядә Салават һәм Элвин Грей конфликты турында сөйләргә җыена.

Ваһапов фонды 17 март көнне Татарстан Фәннәр академиясендә “Ваһапов фестивале һәм татар җыр сәнгате” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрәчәк. Бу эшкә алынуларының сәбәбе дә бар.

– Соңгы елларда татар эстрадасы турында күп сөйлибез, күп бәхәсләшәбез, әмма төптән уйласаң, безнең җыр сәнгатенең тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән һәм язылмаган да икән. Татар әдәбияты тарихының җиде томы чыкты. Ә татар җырының юк, югыйсә ул милләтне саклап калуда бик зур роль уйный. Шуны проблеманы истә тотып, фәнни конфренция үткәрергә булдык. Аңа ихтыяҗ барлыгы да ачыкланды – егерме тугыз кеше чыгыш ясарга теләк белдерде. Араларында татар эстрадасы тарихын өйрәнүчеләр дә бар булып чыкты. Фәкать аларны тупларга һәм бу эшне системага салырга гына кирәк икән. Конференция нәтиҗәләре буенча андагы чыгышларны туплаган махсус җыентык чыгарырга уйлыйбыз, – диде фонд директоры Рифат Фәттахов.

Ул үзе дә конференциядә чыгыш ясарга уйлый. Башта продюсерлык  темасына сөйләргә җыенган булган, әмма бер-ике көн элек башка теманы сайлаган. “Салават һәм Элвин Грей конфликты: фәнни-фәлсәфи караш” дигән темага сөйләргә җыенуын әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading