– Бу конкурсны оештыручыларга мин бик рәхмәтле. Шул бәйге нәтиҗәсендә мин Мәскәүгә китеп, артист булып кайткан кеше. Бу юлны сайлаганга үкенү, һөнәр алыштыру теләге башыма да кергәне булмады. Аннан бик күп нәрсәгә өйрәнеп кайттык. Безне хәтта сәхнәдә үз-үзеңне ничек тоту, арканы төз итеп йөртү өчен биючеләрне өйрәткәндә генә кулланыла торган «станок» янына бастырып өйрәттеләр. Индивидуаль дәресләрдән соң спорт дәресләре була иде. Анда шул кадәр әзерләделәр: кирәк булса, циркта да эшли алыр идек, – дип җылы итеп искә ала студент елларын җырчы.
«Татарлар елап озата иде»
Мәскәүдән кайткач та укуын туктатмый ул. Башта Казандагы училищеда белем ала, аннан исә Мәдәният институтын тәмамлый.
– Без ул чорда күп түгел идек. Мәскәүдән укуны тәмамлап кайтканда, Әлфия апа, Илһам абый һәм тагын берничә төркем бар иде. Укып кайтканнан соң барыбыз да бригадабыз белән эшли башладык, – ди Римма ханым.
Халык артисты Советлар Союзын аркылыга-буйга йөри. Кая барса да, сибелгән татар халкы аны сөенеп каршы ала. Моннан тыш Римма Ибраһимовага Польша, Финляндия, Төркия, Венгрия, Чехословакиядә чыгыш ясарга туры килә. Бер интервьюсында җырчы, Финляндиядәге чыгыш аеруча да истә калды, ди. Чөнки татар музыкасына, татар мохитенә сусаган милләттәшләр аны елап, шул ук вакытта җырлап-биеп озатып кала.
– Без май аенда чыгып китә идек тә гастрольләрдән август ахырында гына кайтып керә идек. Татарстан буенча да, чит төбәкләрдә дә күп йөрдек. Үзбәкстанда гына да әллә ничә булдык, – ди җырчы.
Бу кадәр күп чыгыш ясаган җырчының репертуары да бай һәм эчтәлекле булырга тиеш, билгеле. Аның башкаруында «Гөлҗамал», «Сибелә чәчәк», «Су буйлап», «Әгәр белгән булсам» җырлары халык теленнән төшми.
– Әле күптән түгел килеп әйттеләр үземә. Римма апа, сезнең башкаруыгызда «Бишек җыры»н куябыз да балага, бик тиз йокыга китә. Бернинди мәшәкате юк, рәхмәт сезгә, диләр. Аның җыры бик матур. Сүзләре дә йөрәккә ята торган, баланы тынычландыра торган бит, – ди җырчы.
«Малай на белом барсе»ны рәхәтләнеп тыңладым»
Җырчы булуы өстенә хәзер яшь артистлар әзерләүче педагог буларак, Римма Ибраһимова замана сәхнәсен дә актив күзәтеп бара.
– Үзең укытучы булгач, эстраданың хәзерге хәлен дә, сәнгатьнең ни хәлдә икәнен дә белергә кирәк. Укытканда да балаларга сәхнәдә нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын төшендерәсең. Безнекеләр – Мәскәүдән, Мәскәү чит илдән үрнәк ала. Элек бездә чит ил музыкасы тыела иде бит. Әмма аны барыбер төрле юллар белән, төнлә радио челтәреннән табып тыңлыйлар иде. Аннан дөнья ачылып китте дә, җырчылар да, тамашачылар да нәрсәне сайларга, кулланырга, дип аптырап калды. Аннан халык та бик шаккатмый башлый. Хәзер күңел үзенекен таләп итә. Хәзер бездә хәлләр бик начар дип әйтмәс идем, – дип бәяли Римма Ибраһимова.
Гел халыкчан җырлар гына җырлап булмый, тамашачы төрлелек сорый, дип саный ул.
– «Малай на белом барсе» җыры бар бит әле. Бер көнне мине «Татарча солянка» концертына чакырдылар. «Зәңгәр шәл»не заманча итеп куйганнар иде. Үзем дә шул «малай»ны рәхәтләнеп тыңладым. Рәхәтләнеп бии торган җыр. Мин аның бернинди куркынычын тапмыйм. Сәхнәдә андый җырлар да булырга тиеш, – ди Римма Ибраһимова.
Халык артисты Энҗе Шәймурзина, Сөмбел Билалова, Ильвина, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек артистларны сәхнәгә әзерләгән кеше.
– Мин классик музыкага өйрәтәм, академик музыка укытмыйм. Хәзерге эстрадада җырлый алырлык, вокалның нәрсә икәнен белеп, дөрес итеп җырларга да өйрәнеп чыга торган артистлар әзерлим, – ди үзе.
Комментарийлар