16+

Ришат Әмиров: «Башкортстанда гөрләтеп татар булып яшибез»

Түбәтәйле ир-ат балкып “Шәһри Казан” редакциясенә килеп керде. Күршебез Башкортстан кунагы икән, танышып, әңгәмә куертып алдык.

Ришат Әмиров: «Башкортстанда гөрләтеп татар булып яшибез»

Түбәтәйле ир-ат балкып “Шәһри Казан” редакциясенә килеп керде. Күршебез Башкортстан кунагы икән, танышып, әңгәмә куертып алдык.

Җыр юлларына ярашып торган Чишмә районының Сәйран авылы кешесе Ришат Әмиров икән бу түбәтәйле абзыебыз.
Ни йомыш башкарып йөрүегез? - дим.
Йомышым юк. Башкортстанда “Шәһри Казан”ны киосктан сатып алып, һәр санын диярлек карап  барам, газетаны күршеләр дә яратып укый. Казан кадәр Казанга аяк баскач, “Шәһри”не язып, дөньяга чыгаручыларны якыннан күрәсем килде, - диде Ришат әфәнде.
 Башкортстанның Чишмә районында халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итә икән.
— Көнкүрешебезне җырлап алып барабыз,-дип дәвам итте ул сүзен.- Чишмә район үзәге китапханәсендә әдәби-музыкаль кичәләр оештырабыз, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар үткәрбез. Бәләбәй шәһәрендә дә башкорт, татар, рус, чуваш халыкларының мәдәни җәмгыятьләре эшли. Алар мөстәкыйль рәвештә дә һәм бергәләшеп тә мәдәни чаралар әзерли.

Сүз иярә сүз чыгып, быелның август-сентябрь айларында узачак Бөтенроссия җанисәп алу темасына да тукталдык.
— Мин татар булдым һәм татар булып калачакмын. Мәктәптә 20 ел татар теле һәм әдәбияты фәненнән укыттым. Балаларга татар телен өйрәтүне, милли мәдәниятебез рухында тәрбияләүне бер генә көнгә дә сүрелдерегә ярамый. Сабый гаиләсендә татар сулышы белән үсәргә тиеш. Әтием Марат белән әнием Әлфирә икесе бергә шулкадәр моңлы-матур итеп җырлыйлар иде. Элек мәҗелесләр еш була, җырлар җырлап, күңелле итеп утыралар иде. Без-балалар җырларны ишек артыннан тыңлыйбыз. Әти мине гармунда уйнарга өйрәтте, хәзер баянда да шактый оста уйныйм. Шигырьләр язам, шуларга үзем үк көй дә чыгарам. Татар гаиләләренең мәҗелес аралашулары бетеп бара, мәҗелесләр ана телебезне һәм мәдәниятебезне саклауның үзенә күрә бер мәктәбе, минемчә. Татар да, башкорт та, чуваш та һәм башка халыклар да үзләренең ана телләрен үстерсеннәр. Без “дәүләт нәрсә бирә” дип сәбәп эзләмик, башта үзебез татар булыйк, балаларыбызны да татар итеп үстерик-шунда милләтебезнең киләчәге булыр, - дип фикерләре белән уртаклашты Ришат Әмиров.
— Казанның аурасы яхшы, монда күңел үсенә, сулыш иркенәя. Кайтып киткәнче үк, кабат киләсе килә, - дип саубуллашты ул.
 Ришат Әмиров аша Башкортстандагы татарларга һәм башкортларга Казан сәламнәре кайтып ирешсен.

Автор фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading