Шәһри Казан

Ришат Төхвәтуллин белән күңелсез хәл булган: җырчының тавыш операторы юкка чыккан

 Артур Гобузов флешка артыннан китеп, әйләнеп кайтмаган.

Ришат Төхвәтуллинның тавыш режиссеры югалган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә. 

Реклама

“9-10 ел сәхнәдә, безнең мондый хәлне күргән юк иде әле. Концерт алдыннан тавыш операторыбыз югалды һәм без аны бүген күрмәдек. Бөтен Чишмә районы белән эзлибез, таба алмыйбыз. Миңа нәрсә генә язмыйлар, хайп диләр. Чыннан да кеше югалды. Чишмә шәһәрендә ( Башкортстан Республикасы хакында сүз бара—ШК) концерт башланырга ике сәгать кала тавыш операторыбыз югалды. Концерт башлангач килеп чыгар дип көткән идек. Концерттан соң да килеп чыкмады”, - дип борчыла танылган җырчы. 

Югалган операторны кибетләрдән дә эзләгәннәр, полициягә дә мөрәҗәгать иткәннәр.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: