16+

Ришат Төхвәтуллин: «Пассив яллар да бик кирәк»

«Яңа ел ул минем өчен гаилә бәйрәме. Бәйрәмгә әти-әнием янына авылга кайтам. Ә менә киләсе елга, киресенчә, аларны Казанга алып киләсем килә. Сеңелкәш Казанда укыгач, алар монда еш йөриләр. Әни сессия саен килә, ярдәм итә.

Авылга кайтып кына рәхәтләнеп ял итеп була. Авылдашларым, дусларым белән күрешәм, аралашам... Мунча керәм, этем белән уйныйм. Яллар пассиврак үтә, әмма андый ял да бик кирәк. Мин тынычлыкны һәм саф һаваны яратам.

Әле 31е килеп җитәрәк, берәр эш килеп чыга. Зур гонорарлар тәкъдим итеп, бәйрәм төнендә җырларга чакыралар. Икеләндерә... Әмма мин барыбер авылны сайлыйм. Хәтеремдә калган бар Яңа еллар да – авылда каршы алганнары. Мәсәлән, тәүге тапкыр аулак өйгә барган... Үзеңне зур үскән кеше дип хис итеп, дуслар белән бәйрәм каршы алу үзе бер могҗиза кебек иде».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading