16+

Ришвәтчелек белән эт эчәгесенең уртаклыгы нәрсәдә?

Ришвәтчелек. Куркыныч сүз, әйеме?! Ә шулай да бүгенге көндә ришвәтчелектән беребез дә бөтенләй үк азат түгел сыман.

Ришвәтчелек белән эт эчәгесенең уртаклыгы нәрсәдә?

Ришвәтчелек. Куркыныч сүз, әйеме?! Ә шулай да бүгенге көндә ришвәтчелектән беребез дә бөтенләй үк азат түгел сыман.

Мисал өчен, ниндидер мәсьәләне хәл итү өченме, бәлки танышлыкны ныгытуны күздә тотыпмы, кем янынадыр күчтәнәч белән килсәк, бу ришвәтчелек була түгелме инде! Буш кул белән барсаң да бик дөрес үк түгел кебек. Әллә юкмы? Гади генә сорау – күчтәнәч белән ришвәт арасын ничек билгеләргә?

Ә аңа каршы көрәшне ничек күз алдына китерәсез? Бу сорауларга һәркем үзенчә җавап бирә торгандыр. Нигәдер мин үзем ришвәтчелекне бәрәңге бакчасындагы эт эчәгесе белән чагыштырам. Өстә бәрәңге сабагына чорналганы аның әле бер нәрсә, җир астындагы тамырларының очына чыгармын димә. Җир казыган саен, яз-көз бакчадан эт эчәгесе тамырын җыябыз, ә ул артканнан-арта бара. Ришвәтчелек дигәнең дә шулай түгелме соң?

Аның турында күбрәк сөйләгән саен, ул ныграк колач җәя сыман кайвакыт.
Ришвәтчелекнең тарихы да нәкъ әнә шул эт эчәгесе кебек тирәнгә киткән. Яшәешнең үзе кебек борынгы, диләр бит ришвәтчелекне. Әлбәттә, ул вакытта исеме дә, формасы да, «тәме» дә башка булган. Кызыксынып, борынгы заманда бу афәт белән ничек көрәштеләр икән дип, материаллар укып утырдым. Персиядә патшалык иткән Камбис баш судьяның кырын эше беленгәч аның тән тиресен салдырып, креслога тарттырткан. Аның урынына баш судья итеп улын ук утырткан. Коточкыч... Борынгы Брюгге (Бельгия) шәһәрендә ришвәтчелек бик нык чәчәк ата башлагач, 1498 елда шәһәр җитәкчелеге җәзалау мизгелләрен җентекләп-тәфсилләп күрсәткән картиналарны шәһәр чиновниклары, судьялар утыра торган Ратуша стеналарына элдертә. Картиналар эленеп торганда, ришвәтчелек бермә-бер кимегән. Инде бүгенге чорга кайтып ришвәтчелек белән көрәшнең нидән гыйбарәт булуын аңлау өчен, Балтач районына юл тоттык.

Һәр хезмәткәр әйткән сүзе, башкарган эше өчен җавап бирә

Балтач район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Энҗе Гарипова очрашуның беренче минутында ук комитетның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген күзалларга мөмкинлек бирде.

– Ришвәтчелеккә каршы көрәшне плакатлар күтәреп урамга чыгу, кемнәрнедер рәшәткә артына утырту дип күзалларга гына кирәкми. Эшчәнлегебезнең төп асылы – психологиябезне, фикерләвебезне үзгәртү. Әлеге очракта үсеп килүче буынга, балалар белән эшләүгә зур урын бирелә. Алар арасында рәсем, инша конкурслары, викториналар үткәрәбез һәм аларга зурлап нәтиҗә ясыйбыз. Күп вакыт район башлыгы Рамил Нотфуллин җиңүчеләрне үзе котлый. Без балаларны үсендерергә тырышабыз. Алар безгә өлкәннәргә, җитәкчелеккә үз фикерләрен җиткерәләр икән, без аны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Әйттек тә онытылды диярлек булмасын. Аларның эшләре район газетасы битләрендә дә урын ала, район радио челтәрендә дә чыгышлар ясыйлар. Балтач гимназиясе балаларның рәсемнәреннән торган өстәл календаре дә чыгарды, иң яхшы рәсемне банер итеп элдек. Балаларның эшләре район китапханәсендә дә куела. Алар аны әти-әниләренә, әби-бабайларына күрсәтәләр. Шулай итеп әле без, балалар белән бергәләп, әти-әниләр, әби-бабайларга да аңлату эшләре алып барабыз. Балалар безгә җитәкчелеккә, җәмгыятькә үз фикерләрен җиткергәннәр һәм безнең төп бурычыбыз – аларга битараф калмау. Киләчәктә дә алар үз фикерләрен әйтергә сәләтле булып үссеннәр, – ди Энҗе Гарипова.

Халыкның күпчелеге ришвәтчелек нык таралган урын дип сәламәтлек өлкәсен саный. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдиме белән, район авылларында сәламәтлек эшен оештыру буенча сораштыру үткәргәннәр.

– Безгә бу эштә волонтерлар булышты. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – бахиллаларны акчага алу, икенчесе – озын чиратлар һәм өченчесе –авырулар кабул итү сәгатьләрендә «пятиминуткалар» үткәрү. Халыкта булган ризасызлыкны хәл итү өчен, безгә бу сораштыру нык ярдәм итте. Һәр проблеманы аңламый торып, аңа чишелеш табып булмый. Бүгенге көндә район хастаханәсендә югарыда әйтеп үтелгән кимчелекләр бетерелде. Бахиллалар бушка бирелә, интернет аша чиратка язылырга мөмкин һәм җыелышлар да дүшәмбе төштән соң сәгать өчтә була, – дип сөйләде Энҗе Гарипова.

Энҗе ханым аңлатуынча, эшчәнлекнең тагын бер зур тармагы – муниципаль хезмәткәрләрнең юридик яктан нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнлеген белеп торулары.
– Мисал өчен, җирле үзидарә рәисенә берәр кеше сорау белән мөрәҗәгать итте ди. Ул, ашыгып кына, ярар, сөйләшеп бетерербез, ди икән, бу җөмләне дә төрлечә аңларга була. Кемдер, ул миннән акча өмет итте, дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә муниципаль хезмәткәрләр белән укулар, түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Яшь, тәҗрибәсе аз белгечләр белән аерым эш алып барыла. Вәкаләтләрне дөрес куллану ришвәтчелеккә урын калдырмый. Республиканың кайбер районнарында, хуҗалык кенәгәсеннән күчермәләр биргәндә, хокук бозу очраклары булды. Без, моны булдырмас өчен, бирелә торган күчермәләрне, районга килеп, безнең белән килештергәннән соң гына халыкка тапшыруны оештырдык. Авыл җирлекләрендә Хокукый актларның экспертизасын үткәреп барабыз. Һәрбер хезмәткәр үзенең сүзе өчен, эше өчен җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә ялгышлыкларга мөмкин хәтле урын калдырмаслык итеп оештырырга тырышабыз эшне, – ди Энҗе Гарипова.

 Зур булмаган районда һәркем бер-берсен белә. Ришвәтчелеккә кода-кодагыйлык та зур этәргеч булып тора. Кадрлар белән эшләү ничек бара дигән сорауны Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга бирдек.
 
– Әлбәттә, бер район эчендә туганлык җепләре бәйләнеп бетә. Бүгенге көндә муниципаль хезмәткәрләрне эшкә билгеләгәндә, кадрлар хезмәте эше коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләүче бүлек мөдире Розалия Хәйруллина һәм Балтач район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Зилирә Сәгъдиева тарафыннан өйрәнелеп, анализланып, тикшерелеп нәтиҗә чыгарганнан соң гына, эшкә алу турында карар кабул ителә. Һәр нәрсәне контрольдә тоту, хокук бозуларга кул куймау – безнең көндәлек эш инде ул. Бүгенге көндә халыктан җыйнала торган үзара салым акчасы күп кенә сораулар тудыра. Монда җаваплылык халык алдында бер булса, аның дәүләттән алынган өлеше дә бар. Монысы – дәүләт каршында җаваплылык дигән сүз. Әлеге акча максатчан тотыламы, төзелеш алып барыла икән – материаллар сыйфатлымы, эш тиешенчә башкарылганмы? Бүгенге көндә районда башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатын тикшерү буенча төзелгән комиссия эшен даими алып бара, – диде Рамил Нотфуллин.

Балтач тулысынча диярлек авыл хуҗалыгы районы. Халык монда терлек асрап, иген игеп, хезмәт белән яши. Матур авыллар, төзек йортлар – шул хезмәт җимешләре. Районның авыл урамнарыннан узганда, нигәдер ришвәтчелек турында түгел, хезмәт кешеләре турында күбрәк язасы килә. Хәтта ришвәтчелек дигән сүз дә башка төрлерәк яңгырый башлады кебек. Ничек кенә булмасын, Казаныбызга кайтканда, күңелдә ниндидер җылылык урнашты. Менә шулай Балтачтагы кебек тәрбия эшләре башланган икән, нәтиҗәсе булмый калмас. Чирен яшергән – үлгән, диләрме әле. Сүз уңаеннан, районга кайтып сыйланып килгән дә хәзер мактый инде дип уйлый күрмәгез. Алар кыстамады, мин сорамадым, төшке ашка туганнарыбызга бардык. Ришвәт булыр кебек тоелды...

Зөлфия Хәлиуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading