16+

Ризәлә Исмәгыйлева: “Тәртип”ле халык югалмый, татар “Тәртип”сез була алмый"

Татар дөньясында зур, мөһим һәм шатлыклы вакыйга булды. Ниһаять, “Тәртип FM” радиосы яңа ешлыкта эшли башлады. Аны хәзер Казанда 93.1 FM дулкынында тыңларга мөмкин. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән радионың үткәнен һәм бүгенгесен “сүтеп җыйдык”.

Ризәлә Исмәгыйлева: “Тәртип”ле халык югалмый, татар “Тәртип”сез була алмый"

Татар дөньясында зур, мөһим һәм шатлыклы вакыйга булды. Ниһаять, “Тәртип FM” радиосы яңа ешлыкта эшли башлады. Аны хәзер Казанда 93.1 FM дулкынында тыңларга мөмкин. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән радионың үткәнен һәм бүгенгесен “сүтеп җыйдык”.

Шуңа да бүгенге әңгәмәбездә күңелләрне айкатырлык мизгелләр күп булды.

–    Ризәлә апа, бу ел сезнең өчен мөһим вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, олы улыгыз гаилә корды. Хәзерге вакытта күңелегездә ниләр кичерәсез?
–    Чынлап та, баланың башлы-күзле булуы - бик зур бәхет, Аллага шөкер. Пандемия белән бәйле рәвештә туй булмас, дип борчылган идек. Дөресрәге, күбрәк яшьләр борчылды. Аларның дуслар белән бергә бәйрәм итәсе килә иде. Теләкләре шулкадәр көчле булган күрәсең, ике атна эчендә әзерләп бер дигән туй килеп чыкты. Үзебез дә шаккаттык. Башта туйны видеога төшерергә теләмәсәк тә, нәтиҗәсе бөтен дөньяга чыкты. Гомерлек никах булсын, гомер буе куанып яшәргә язсын. Әти-әни өчен шунысы мөһим. Бик дулкынландыргыч булды.

–    Ниһаять, “Тәртип” радиосы “йортлы” булды. Бу шатлыклы вакыйга белән Сезне чын күңелдән котлыйм, Ризәлә апа! Сезнең көчле рухлы шәхес булуыгызны беләм. Ә шулай да максатка ирешү, сынмас-сыгылмас өчен ни кирәк соң?
–    “Тәртип”нең “йортлы” булуы минем өчен бик мөһим. Мин үземне бик үк дөрес яшәмим ахры, дип тә уйлап куям. Кеше өчен гаилә беренче урында булырга тиеш. Ә соңгы елларда минем өчен гаилә белән “Тәртип” тигез дәрәҗәдә булган икән. Ни өчен дисәң, “Тәртип” 4 ел буе минем өйдә утырып торды. Башта аның 24 сәгать эшли торган интернет варианты булды, аннан соң ул - 3, соңрак 6 сәгать “Болгар радиосы”нда эшләде. Көндез “Болгар радиосы”нда, төнлә өйдә эшләдем. Дүрт ел буе шулай дәвам итте. Аның техник якларын да өйрәнеп беттем, күп эшне үземә башкарырга туры килде. Мин моны зарланып әйтмим. Хәзер борылып карыйм да, үземә үзем аптырыйм. Тормышны да алып барырга кирәк, өйдәге эшләрдән дә беркем азат итмәгән. Ничек чыдаганмын? Аллаһы Тәгалә ахыры хәерле, насыйп буласын белгән инде.

–    Туктап каласы килгән, арган, туйган вакытлар булдымы?
–    “Туйдым” дияргә куркам мин. Бер тапкыр әйтеп, эшсез калган идем инде. “Ардым”, “туйдым” дип беркайчан да әйтмәгез. Аллаһы Тәгалә саулык биреп, күңел кушканча йөреп торырга язсын. Саулыкның кадере аны югалтканнан соң гына беленә, диләр бит әле. Аллаһы Тәгалә сәләт биргән икән, тырышлыгын да сорарга кирәк. Фәнис абый Яруллин: “Тавыкка канат әрәм, ялкауга талант әрәм”, дип язган бит.  Бөтен максатларны тормышка ашыру өчен адәм баласына тырышлык та кирәк. Яхшы гадәтләрне көндәлек гадәткә кертергә өйрәнергә кирәк. Барыбер нәтиҗәсе килеп чыгачак. Тиеш эшләр исемлеге булдырырга кирәк.

–     “Тәртип” нинди максат-уйлар белән ачылды?
–    “Тәртип” радиосы 2008 елда тест режимында ике ай эшләп алган. Аның хуҗасы да, идея авторы да мин түгел. Аның исеме дә “Тәртип” түгел, “Тартиб” иде. Мин аның тарихын тирәнтен өйрәнмәдем. Ул ябылганнан соң, без аны яңадан үзебезчә үзгәртеп, “Тәртип FM” дип ачтык. “Татар радиосы”нда эшләгәндә, мине анда чакырдылар. Әмма мине музыкаль мөхәррирдән баш мөхәррир урынына кую радиода калырга сәбәп булды. 2014 елдан “Тәртип” ачыла дигәч, мин ярты ел билгесезлектә яшәдем. “Татар радиосы”нда да эш урыным, коллективым яхшы, акчасы да әйбәт иде. Ә монда күңелгә туры килгән әйбер, ләкин билгесезлек... Ярты ел уйлаганнан соң, шул билгесезлеккә киттем.
Аның максаты - онытылып барган мирасны халыкка кире кайтару. Сандыкта бикләнеп яткан шикелле, архивларда бик күп җырланмаган җырлар, тыңланылмаган спектакльләр, әсәрләр бар. Менә шуларны халыкка чыгарырга кирәк. Аларны һәркемнең бушка, акча түләмичә генә тыңлый алырга хакы бар. Күп халыкта андый байлык юк ул. Кайбер халыклар үз көчен, дәрәҗәсен күрсәтер өчен күп нәрсәне әкият кебек махсус уйлап чыгара. Ә бездә уйлап чыгарасы юк, татар халкы - тарих, мәдәният, сәнгать – бөтен яклап бай. Әмма, безнең халыкта үзеңә дә түгел, кешегә дә түгел, дигән сыйфат бар.

–    Ни өчен аның язмышы шундый үзенчәлекле дип уйлыйсыз?
–    “Тәртип”тә бик үк тәртип булмаганга, язмышы шундый булгандыр. “Тәртип” - исеме җисеменә туры килгәндә генә эшли ала торган ешлык. Ул гади радио гына түгел. Бездә барган биш вакыт азанның, дини тапшыруларның безне саклавымы – мин аның сәбәбен әйтеп-аңлата алмыйм. Ләкин әллә күпме мисал китерә алам, “Тәртип”нең бер тиененә дә кагылып булмый. Мин бу хакта бәлки язып та чыгармын әле. “Тәртип”тә бар нәрсә тәртипле булырга тиеш. Алай булмый икән, ул ябылачак. Алла үзе сакласын. Әгәр ул ябылган икән, димәк, без кая да булса хата җибәргән булганбыз. Шуны тәртипкә китерергә кирәк булгандыр.

–    Белүемчә, сез кая гына, кемгә генә хатлар язмадыгыз...
–    Ничә ел буе хат яза-яза шомарып беттем. Бервакыт, Кремльгә хат илтә барганда, бер бит кәгазьгә исемлек яздым. Кемнәр халыкның язмышын хәл итә ала – Минтимер Шәриповичтан алып барысын да... Хатны тапшырдым да, теге исемлекне һәм кесәдәге соңгы 100 сум акчамны тотып, изге теләкләремне тели-тели Кол Шәриф мәчетенә хәер итеп керттем.

–    “Тәртип” нинди акчага яшәде соң?
–    “Тәртип”нең туган көннәрен оештыру, радиолар арасында волейбол уенын үткәрү, “Әниләр һәм бәбиләр” марафонын уздыру – барысы да иганәчеләр ярдәме белән булды. Аның барысы да шәхси хезмәт. “Кара исемлек”тә булгангамы, анысын белмим, мине бер чарага да кертмәделәр. Зур шәхесләрнең бәйрәмнәренә танышлар аша чакырулар табып, соңгы акчаларыма бүләк-чәчәкләр алып сәхнәгә чыгып котлый идем. Ул чараларда мин чыгыш ясаган өчен күп кенә җитәкчеләргә “эләккәнен” дә беләм. Андый заманнар үтте, Аллага шөкер, артта калды.

- “Тәртип” ешлыклы булгач та, татар дөньясы шатланды, шау-гөр килде. Ләкин ул ешлыкны алуның никадәр авыр булуын, моңа ирешү өчен еллар кирәк булуын үзегез генә беләсез. Ул вакытта күңел тулган, үпкәләгән чаклар булдымы?
–    Дүрт елга якын вакыт аз вакыт түгел. Андый чаклар булгандыр. Ләкин хәзер анализлыйм да, үземнең күп нәрсәләрне белеп бетермәвем аркасында мин саулыгыма зыян китергәнмен дим. Кеше бөтен яктан да гыйлемле булырга тиеш. Законнарны да белергә кирәк. Мин, иҗат белән генә шөгыльләнеп, шәхси оешмаларда гына эшләп, күп нәрсәне белмәгәнмен. Бәлки дәүләт структурасын белмәвем аркасында үземә кыенлык тудырганмындыр. Безнең тәрбия дә шундыйдыр: без - әниләргә кайтып проблемаларны сөйләп, зарлана торган кешеләр түгел. Әнине борчымаска тырышабыз, шуңа күрә ул күп нәрсәне белми дә кала. Ләкин “Тәртип” өчен әни янды-көйде, борчылды. Инде чиккә килеп җиткән булганмындыр күрәсең, әнигә әйтергә булдым. “Кемгә ни өчен комачаулый ул “Тәртип”?” Ник күрмиләр икән аны?" дидем. Хәзер дә менә сиңа сөйләгәндә, күземә яшьләр килә. Гап-гади авыл карчыгы болай диде: “Кызым, синең самолетта очканың бар бит. Аннан 25әр катлы йортлар да шырпы тартмасыдай күренми. Ә ил башларының синнән башка да эше күп. Син алар өчен - бер нокта яки бөҗәк. Син шуны аңла”, - дип мине тынычландырды. Олы кешенең зирәк фикере иде бу.
Бу сөйләшүдән соң, мин тагын да ныклап “Тәртип” артыннан йөри башладым. Миңа үземне күрсәтергә түгел, әмма күренергә кирәк иде. Бу халык өчен, милләтне саклау өчен кирәк иде. Кая, ничек “Тәртип” барлыгын күрсәтә алам, шулай тырыша башладым. Әни әйткән бөҗәкнең оча торганы да була бит. Ул өскәрәк менеп күренсен өчен, мин хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем. Ярдәм итүче кешеләр күп булды. Изге күңелле кешеләр бар ул! Шулай итеп, теге бөҗәкне күрделәр, Аллага шөкер. Бүген инде куанып еласам да була.
Рөстәм Нургалиевичка мең рәхмәт! Бу халык өчен бәһасез бүләк,  әллә ничә мәчет салудан да болайрак, чөнки радио кебек күңелгә тиз үтеп керә торган, кирәкле мәгълүматны җиткерә ала торган бүтән чара белмим әле мин. Ахыры әйбәт булгач, барысын да кичерәсең. Эш - ул эш, кеше - ул кеше. Кешелек сыйфатларын югалтмыйча, чын кешеләр булып калырга язсын, дия идем. Авырлыклар күп булды, ләкин һәркемнең гамәле “бумеранг” кебек үзенә әйләнеп кайта. Шуңа күрә булдыра алганча әйбәт булырга кирәк.

–    Шулай да сез хис-кичерешләрегезне яшерергә тырышасыз кебек...
–    Күңелдә күбәләкләр оча. Куркам, чөнки кеше күзенә күрсәтер өчен эшләнгән әйбер түгел иде ул. Мин хәзер артык сөенә дә белмим бугай. Бәлки бу озак вакытка сузылган билгесезлектән киләдер. Аллага шөкер, эшемнең нәтиҗәсе булды, дим. Ләкин “ура” кычкырып, күкләргә сикереп, алай куанырга иртәрәк. Миңа хәзер дөрес итеп, тәртипле итеп ышанычны акларга кирәк. Президентыбыз, финанс ярдәм күрсәтеп, халыкка шундый бүләк ясады. Минем өстә хәзер бик зур җаваплылык. Дүрт ел буе йөргәнгә караганда да үземне җаваплырак тоям.

–    “Тәртип” радиосы эшчәнлегендә нинди үзгәрешләр булачак? Яңа сәхифәләр көтеләме?
–    Әлегә ничек булган, шулай эшләп тора. Үзгәрешләр булачак. Ай ахырына үзебезнең тапшыруларны тәкъдим итә башларбыз, дип ышанып калам. Дүрт ел эчендә тыңлаучының таләпләре дә, үзебезнең күзаллаулар да үзгәрде. Күзәтеп, яратып тыңлап барсыннар. Әгәр киңәш-тәкъдимнәре булса, туйдырган яки ишетәсе килгән тапшырулары булса, барысын да кабул итәбез. “Тәртип” - ул халык радиосы, ул халык күңеленә туры килгән, ләкин халыкка ияреп бара торган түгел, ә халыкны үзе артыннан ияртеп бара торган радио булырга тиеш.

–    Радиода ничә кеше хезмәт куячак?
–    Штаттагы һәр урында тәҗрибәле, үз эшен белгән кешеләр утырачак. Һәрхәлдә, мин шулай телим. Көчле команда булганда гына без, Президентыбызның ышанычын аклап, халыкка тиешле дәрәҗәдә чын “Тәртип”не җиткерә алачакбыз. Һәм бу шулай булачак та. “Тәртип”ле халык югалмый, татар “Тәртип”сез була алмый.

Әңгәмәдәш - Эльвира Шакирова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading