16+

Ризык хәзер үзе килә,барып аласы да юк

Рәхәт заманда яшибез без, әй! Инде өйләребездә күп нәрсә автоматлаштырылган. Әбиләр әйтмешли, чишмәдән су китерәсе, утын ярып мич ягасы, бәкедәге салкын суда кер чайкыйсы юк.

Ризык хәзер үзе килә,барып аласы да юк

Рәхәт заманда яшибез без, әй! Инде өйләребездә күп нәрсә автоматлаштырылган. Әбиләр әйтмешли, чишмәдән су китерәсе, утын ярып мич ягасы, бәкедәге салкын суда кер чайкыйсы юк.

И нде пешергәнебез суына баш­ласа, микродулкынлы мичкә генә куеп алабыз. Иртән торышыбызга мультиваркада ботка пешкән була. Кичтән тиешле режимына куеп калдырсаң, торган җиреңә керләрең дә юыла. Ул керләрне алып элүче җайланманы да уйлап тапсалармы?! Өйдә бөтенләй дә эш бетәр иде, мөгаен. Идәнне дә хәзер робот-тузан суырткыч чиста тота бит. Әле тиздән «акыллы» суыткычлардан да файдалана башлаячакбыз икән. Алар сезнең суыткычта нинди ризык бетүен, нәрсә сатып алырга кирәклеген әйтеп хәбәр итеп торачак, ди.

Сатып алу дигәннән, кеше елына уртача 240 сәгатен кибетләрдә үткәрә икән. Дөрес, төрле кешеләр бар. Минем бер таныш апа белән сәүдә үзәкләрендә йөрү өчен бик түземле булырга кирәк. Ул башта бөтен кибетләрне йөреп, кайда нинди товар бар икәнен тикшереп чыга. Аннан исә үзенә ошаган әйберләрнең бәяләрен карый, чагыштыра. Шуннан соң, өченче тапкыр йөргәндә генә сатып ала.
Шәхсән үзем нәрсә алырга икәнен алдан уйлап барам һәм максатчан рәвештә шул әйберне генә эзлим. Соңгы ике-өч елда киемнәрне интернет аша гына кайтартам. Беренчедән, бу күпкә арзан.

Икенчедән, вакытны янга калдырасың. Өченчедән, сыйфат мәсьәләсе. Әгәр дә мәңге тузмый торган кием аласыгыз килә икән, Төркия яисә Украина сайтларын карагыз. Әйе, озак кайта, юл чыгымнарын үзегезгә капларга туры киләчәк. Әмма юл чыгымын кушып санаганда да, кием арзанрак чыгачак. Әгәр дә үлчәме туры килмәс дип борчыласыз икән, ул вакытта сатучы белән һәрчак элемтәгә кереп, кызыксындыр­ган сорауларны бирергә була. Хәтта безнең зур сәүдә үзәкләрендәге танылган брендлы кибетләрнең интернет кибетләреннән сатып алсагыз да, киемнәр күпкә очсызрак булачак. Мисалга, әле күптән түгел генә улыма чалбар алдым. Балалар өчен товарлар сатыла торган танылган кибетнең интернеттагы кибетенә заказ бирдем. Кайткач карасам, кибеттәге бәясе 499 сум диелгән. Ә мин аның өчен 249 сум түләдем. Аермасын үзегез санагыз инде.

Белмәүчеләр дә бардыр бәлки: хәзер супермаркетларның шактые ризыкны да өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә. Бәяләре исә кибеттәгедән бер дә аерылмый.

Моның өчен интернетта махсус кушымтаны телефонга күчерер­гә яисә махсус сайтка гына керер­гә кирәк. Иң элек сез кайсы кибеттән сатып алырга теләвегезне күрсәтәсез. Аннан соң нәкъ офлайн кибеттә ризыкны сайлаган кебек, кирәк әйберне сайлап, виртуаль кәрзингә тутырасыз. Ахырдан заказны теркәргә генә кала. Теркәү вакытында заказ китерү сәгатен һәм ни рәвешле акча түләячәгегезне (карта беләнме, онлайнмы яисә башкачамы) үзегез сайлау мөмкинлеге бар. Исемегезне, электрон почтагыз­ны, элемтә өчен телефон номерын һәм кибеттән продукцияне китерү адресын күрсәтүдән кала, башка бер нәрсә дә таләп ителми.

Товар кибеттә юк икән, аны җыючы менеджер сезгә шалтыратып, башкага алыштырырга тәкъдим итәргә мөмкин.

Бу хезмәттән бала югары температура белән өйдә калганда файдаланырга туры килде. Китерү бәясе бераз көлке сумма. Минеке, мисал өчен, 98 сумга төште. Гәрчә янәшәдәге кибеттән заказ бирмәсәм дә. Ә үзем анда барып алсам, юлга 104 сум түлисе идем, чөнки бер транспорт белән генә ул гипермаркетка барып җитә алмыйм. Өстәвенә, ким дигәндә 2,5-3 сәгать вакытым янда калды.
PS. Реклама итеп кабул итмәгез, бары вакытны экономияләүнең бер юлын гына яздым. Вакыт – кайтарып булмастай иң кадерле әйбер, онытмагыз! Аны якыннарыгызга сарыф итсәгез, күңеллерәк булачак.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading