Шәһри Казан

Ркаил Зәйдулла Хәтер көнен рәсми итә алырмы?

23 сентябрь көнне Дәүләт Советы депутатларының 24 нче утырышында депутат, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мөрәҗәгать белән чыкты.

Һиҗри ел буенча шәүвәл аеның 13 нче көне — Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынган көн. Билгеле булганча, моңа чаклы Хәтер көне милади календаре буенча, буенча - 15 октябрьдә билгеләп үтелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы май аенда Хәтер көнен ел саен мөселман календаре буенча үткәрергә дигән карарга килде.

“Һәр халыкның үз шәһитләре бар. Татарлар өчен ул, беренче чиратта, Казан алынганда һәлак булучылар. Өстәвенә, 1552 елгы вакыйгалар изге Рамазан ае көннәрендә барган. Безнең бурыч — аларны истә тоту, үз тарихыбызны өйрәнү һәм үсеп килүче буында халкыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү. Әмма 1552 елдан соң да татар халкы тарихында үз гомерен дин, Ватан, милләт хакына корбан иткән шәһитләр күп булган. Шуңа күрә аларны да истә тоту мөһим. Мин Хәтер көнен татар милләтенең барлык каһарманнары һәм батырлары истәлегенә багышларга тәкъдим итәм”, — дип фикерен белдергән иде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

23 сентябрь көнне Дәүләт Советы депутатларының 24 нче утырышында депутат, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мөрәҗәгать белән чыкты.

“Дәүләт Советының элекке депутатлары Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Рафаэль Хәкимов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият-сәнгать вәкилләре ел саен 15 октябрьдә үткәрелә торган Хәтер көнен канунлаштыру, ягъни “Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы Татарстан канунына” кертүне сорап, гамәлдәге Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, миңа мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге мөрәҗәгатьне Дәүләт Советына җиткерүне үземнең депутатлык һәм гражданлык бурычым дип саныйм.

Мәгълүм булганча, безнең илдә ерак үткәндә калган тарихи вакыйгалар еш кына бүгенге вәзгыятькә дә йогынты ясый. Тарихта, билгеле, җиңүләр, тантаналар, шатлыклы вакыйгалар гына түгел, бүген дә сабак булырлык фаҗигаләр дә тулып ята. Шуларның берсе – Казан дәүләтенең тар-мар китерелүе. Монда кемнең җиңүе, кемнең җиңелүе турында да, яисә ике халыкның чәкәләшүе хакында да сүз бармый, чөнки Казанны алырга килгән гаскәрдә дә шактый татарлар булган, Казан ягында урыс тупчылары булуы да мәгълүм. Бу бит урта гасырлар!

Реклама

Әлеге сугышны булдырмый калып була идеме? Аның өчен нинди адымнар ясарга кирәк иде? Ике яктан да бихисап һәлак булучылар нинди максатларны күздә тотып сугышкан? Һәм акланганмы бу корбаннар?

Кыскасы, хәзерге буынга, аяусыз сугышта ике яктан да һәлак булучыларны шушы көндә искә алу, сабак алыр өчен кирәктер дип саныйм. Ә үз дәүләтчелеген саклап ватаннары өчен шәһит киткәннәрнең истәлеге, әлбәттә, безгә аеруча изге, кадерле.

Күптән түгел 2030 елда Куликов кырындагы сугышның 650 еллыгын илкүләм үткәрү турындагы карар кабул ителгән иде. Казан өчен сугыш та ил язмышындагы әһәмияте ягыннан ул яудан һич тә ким түгел, хәтта артыграк та әле минемчә. Казан алынганнан соң илнең үсеш юлы бөтенләй бүтән юнәлештә китә. Һәм без әле дә шул юнәлештә хәрәкәт итәбез”, - диде Ркаил әфәнде.

Бу мөрәҗәгать урынлы да кебек. Чөнки узган, 2020 елда Хәтер көне булмый кала язды. Казан җитәкчелеге митингны уздырырга бер рөхсәт бирде, бер юк. Нәтиҗәдә, өч-дүрт атна көрәшкәннән соң, Татарстан Югары суды җәмәгатьчелеккә Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт бирде. Әмма анда 100 кешедән артыграк катнашучы җыярга ярамый иде.

Хәтерлим, әле мин бала вакытта Хәтер көне уңаеннан үткәрелә торган чараларны телевизордан күрсәтәләр иде. Гаять күп халык җыела. Кулларында лозунглар була. Мин, бала өчен бу кызык нәрсә булмагандыр инде. Шулай да истә калган.

Ә минем балама искә калырлык хәтер калырмы? Болай да яшьләр андый чараларга йөрми бит инде. Чыбыркы белән куып китерсәң дә. Күбесе хәтта ул датаны, кем хөрмәтенә уздыруларны да белми. Узган ел Хәтер көне митингы Тинчурин паркында булды. Рәсми рәвештә кабул ителсә, бәлки кабат Кремль тирәсенә кайтыр. Аңа кадәр хәтерләүче кеше калса, әлбәттә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: