Шәһри Казан

“Әрмән түгел, татар мин” дип җырлап йөргән Венер Сәлимов хәзер түрә булып эшли

Бүгенге язмада авыл җирлеге башлыгының эш көнен тасвирларга булдык. Моның өчен Питрәч районына юнәлдек. “Әрмән түгел, татар мин” дип, татар эстрадасында җырлап йөргән Венер Сәлимов бүген Питрәч районы Иске Шигали авылы җирлеге башлыгы булып эшли икән.

Казан яны бистәләре арасында бик популяр булган Царево торак комплексы да аның карамагында булып чыкты.

“Бөкесе” юк, мунчасы бар
Венерның эш урыны Иске Шигали авылында мәдәният йорты бинасында урнашкан. Без кабинетына кергәндә телефоннан сөйләшеп, ниндидер мәсьәләне хәл итә иде. Шунда ук сорау биреп куйдым:
– Ничәдә эштә идең инде?
– Бүген районга кереп чыгасы булды, шуңа күрә дә иртәрәк килеп җиттем – 7:30да урында идем, ә болай эш вакыты 8дән башлана.
– Ә син үзең кайда торасың соң?
– Монда күрше Камыш дигән авылда яшим, якынча 20 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан, шуннан килеп эшлим, – дип, көнне башлап та җибәрдек.
Әлеге җирлеккә ике зур авыл – Иске һәм Яңа Шигали, Царево торак комплексы һәм 8 бакчачылык җәмгыяте керә. Аларда 8 мең ярым кеше теркәлгән, ә инде чынлыкта 17 мең кеше исәпләнә. Венер Сәлимов әйтүенчә, авыл җирлеге шәһәргә әйләнеп бара, чөнки Царево торак комплексында өч катлы йортлар да бар, тормыш итү шартлары да югары. 

Соңгы арада җирлектәге авылларда шәхси өй төзүчеләр арткан, былтыр шушы Иске Шигалидә генә 76 торакны сафка бастырганнар. Бу инде зур тарихи вакыйга булган, чөнки шуның кадәр төзелеш әлегә кадәр күренмәгән. Шәһәрдән күченеп кайтучылар да байтак икән. Шулар турында ишеттем дә:
– Нишләп шулкадәр кеше сезнең якка таба тартыла соң? – дип, сорамыйча кала алмадым.
– Авылга таба кайталар. Казанга якын булгач, алар өчен бик уңайлы, башкалага 15 минут эчендә барып җитәләр, өстәвенә, 4 полосалы юл да салгач, “бөкеләре” дә бетте. Монда саф һава, кирәк булса, халык мунчасын да сала, бакчаларда да казынырга була, – дип, җаваплады Сәлимов.
– Ә Царево торак комплексының популярлыгы нидә? Аңлавымча, монда фатир алучылар саны артып кына тора...
– Беренчедән, ул көчле җирлек, анда идарәче оешма шәп эшли, бөтен җирдә тәртип һәм чисталык. Икенчедән, Царевода матур тормыш алып бару өчен барлык шартлар да бар: спорт, балалар мәйданчыклары, мәктәп, балалар бакчасы, сәүдә комплексы, кафе, 40ка якын кибет, хәтта шашлык кыздыра торган ял итү урыннары һәм этләрне йөртә торган аерым җирләр дә каралган. Кыскасы, аны төзегәндә бөтен әйберне уйлап эшләгәннәр. Царевоның үзендә генә 14 меңгә якын кеше яши, бу инде рәсми рәвештә теркәлмәгәннәрен дә алган очракта. Әле монда хәзерге вакытта шундый тенденция бара: әлеге торак комплекста яшәүче халык авылдан йортлар ала яисә яңаны сала, ә аларның фатирларын башкалар сатып ала. Бездә чит төбәкләр, хәтта чит илдән күчеп кайткан кешеләр күп. Әйтик, әрмән, үзбәк, кыргызлар байтак, Гана дәүләтеннән килгән афроамерикалы да яши. Себер һәм Башкортостан яклары бик күп күченә. Иске һәм Яңа Шигали авыллары, гомумән, рус авыллары булган, әмма хәзер татарларның саны алар белән тигезләшеп килә. Алар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә яши.

“Килгәнемә үкенмим”
...Сөйләшеп бетерүебез булды, Венер бинаның артына чыгып, хезмәттәше белән капчык ташырга тотынды. Ул ниндидер эш өчен материал булып чыкты. Аннары кабинетка кереп, бүләк алдык та, Царевога юл тоттык, анда Җәүһәрия Җамалетдинованы Җиңү көне белән котларга кирәк иде. 
Сәлимов авыл җирлеге башлыгы булып инде 2 ел эшли икән. 
– Ни өчен син дәүләт эшенә керергә булдың? Бу адымга нәрсә этәрде?
– Күрше авылда клуб мөдире булып эшли идем. Анда без җирлек башлыгы белән бик матур гына хезмәт куйдык, бергәләшеп проблемаларны хәл иттек, шуннан аның эшчәнлеге ошап китте. Тиздән халык Иске Шигали авылына килергә тәкъдим иткәч, риза булдым. Монда эшләвемә бер дә үкенмим.
– Нәрсәсе белән кызыклы сиңа бу эш?
– Иң мөһиме – аралашу. Арасында шелтә белдерүчеләре дә, мактаучылары да җитәрлек. Кешенең кәефеннән дә күп нәрсә тора. Шуңа күрә дә, халыкны төрле яклап ачу, аны төрле яктан күрү кызык бит. 
Аралаша торгач, Яңа Шигали авылына да килеп җиттек. Венер Сәлимов сөйләвенчә, монда да күпләп татарлар күченә башлаган, ел саен дистәләгән яңа йортлар барлыкка килә. Нәрсәгә игътибар бирергә кирәк: әлеге авылда машина хәрәкәте көчле. Бу юлдан Теләчегә дә, Кукмара һәм Сабага да кайталар. Венер моны проблема дип күрми. Алай да аны бер сорау һәрвакыт борчый – ул да булса үтеп китүче кешеләрнең чүпләрен юл буенда ташлап калдырулары. Берсе ташлый да, шуны күреп, икенчесе дә аңа иярә. Шунда ук Сәлимов юл кырыенда җыелган чүпкә төртеп күрсәтте: “Менә кичә генә бу юк иде, бүген инде ярыйсы гына җыелган”, – дип, үзенең сүзен җөпләп куйды. Шушы көннәрдә авылларга керә торган җирдә “Чүпне ташлау катгый тыела” дигән язу куярга җыена, ясатырга заказ биргән инде. 

Сәлам, Царево!
Шулай итеп, Царево торак комплексына да килеп җиттек. Тиздән монда табиб офисы ачылачак икән, юл уңаенда Венер шуны күрсәтеп алды. 
Чыннан да, Европа дәрәҗәсендәге яшәү урыны сыман тоелды комплекс. Чөнки урамнарында чисталык хөкем сөрә, бөтен җирдә яшеллек, гаилә кафесы эшли, кибетләре дә күп, әле үзенең паркы да бар, ял итү урыннары да күренде. Ара-тирә маркетплейсларның товар бирү офисы, төрле клиникалар да килеп чыга. Сәүдә компллексы мәйданчыгында атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәсе була икән. Якында гына җирле горурлык – тимердән ясалган биек мамонт сыны. Бу идарәче оешманың идеясе булган. Һәр урам саен балалар һәм спорт мәйданчыгы куелган. 

Реклама

Шушы торак комплексның үзендә үк 1224 укучыга исәпләнгән мәктәп белән ике балалар бакчасы да эшли. Ахыр чиктә кечкенә генә экскурсия күптән түгел генә сафка баскан янгын сүндерү часте янында тәмамланды. Ул Иске Шигали һәм Кощаково авыл җирлекләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итә икән. 
Җәүһәрия Җамалетдинованы 9 май бәйрәме белән котлап чыкканнан соң, Царево мәктәбенә кердек. Монда Венер Сәлимов Җиңү көне хөрмәтеннән оештырыласы митинг турында сөйләште. Уку йорты авылларның берсендә уздырылачак бәйрәм өчен җаваплы икән. Аннары Иске Шигали авылындагы иске чишмәне төзекләндерүне үз эченә алган грант буенча аралашып алды. Баксаң, әлеге проектны мәктәп директоры урынбасары алып бара икән. 
Без тагын юлда барабыз. Бу сорауны бирмичә бер дә булдыра алмыйм:
– Венер, син сәхнәдә җырлый идең, хәзер җитдилек таләп итүче дәүләт эшендә хезмәт куясың. Иҗатка тартмыймы соң? Хәзер җырлыйсыңмы?
– Дәүләт эшенә кердем дә, тамак бетте дип, әйтеп булмый бит инде. Үзем өчен, туганнарым яисә дусларым сораса да җырлыйм. Авыл җирлегендә оештырыла торган барлык чарада да катнашам, кулыма микрофон тотудан качмыйм, киресенчә, халыкның күңелен күрергә тырышам. Республикада бара торган конкурсларга да дәгъва белдерәм, әйтик, “Наше время – безнең заман” дигәнендә еш күренәм. Кайвакыт, күңелләр тулып киткәндә, машинада да җырлап җибәрәм. 

Эчәр суың булмаса...
Иске Шигали авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатынын Җиңү көне белән котлап чыктык та, янә җирлек буенча йөреп кайттык.
– Җирле халык белән уртак тел табып буламы?
– Рәсми рәвештә генә 8500 кеше теркәлгән бездә, һәрберсе белән уртак тел табу авыррак, арасында төрлесе бар. Шулай да, Аллага шөкер, ике ел эчендә Иске һәм Яңа Шигали авылы халкы белән матур гына аралашып яшибез. Әле быел беренче мәртәбә үзара салым программасында катнашабыз. Соңгы тапкыр ул монда 2017 елда булган. Халык белән атна саен очрашып, аралашып, программаның файдасын аңлатып, 100% акча җыелды. 
– Шушы авылларда бүген кешене нинди проблема бик борчый?
– Хәзерге вакытта ул су белән бәйле. Иске Шигалида без аны чиштек, тәртипкә китердек. Әлбәттә, проблемалары чыга инде аның, әйтик, насос ватыла. Моның өчен безнең җаваплы оешма бар, ул шушы сорауларны тиз арада хәл итә. Яшерен-батырын түгел, Яңа Шигалида су белән бәйле проблема бар, анда ул бөтенләй үтми. Булган “башня” суны аз бирә, шуңа күрә дә күпчелек үзләренең хуҗалыкларында скважина ясый. Комплекс рәвештә бөтен авылга бирергә аның басымы җитми. Алга таба хәл яхшырыр дип уйлыйм, чөнки хәзер әллә нинди технологияләр бар.
Иске Шигали авылыннан узып барганда яңа гына төзелгән балалар мәйданчыгына тукталдык. Венер Сәлимов әйтүенчә, халык әлеге объектны сораган, район җитәкчелеге әлеге гозерне ишетеп, тиз арада ул сафка бастырылган. Хәзер исә монда кичен күп кеше җыела икән. Шуннан соң без халык телендә Юлдаш дип аталган, әмма, чынлыкта, Яңа Шигалиның дәвамы булган торак пунктны узып киттек. Монда инде яңа йортлар төзелә, авыл урамы белән артып килә. Аңа илтә торган юлга асфальт җәелгән, Венерның эшчәнлеге белән баганаларга утлар куелган. Хәзер генә монда 1 меңгә якын кеше яши. 
Шулай йөри торгач, тиз генә Иске Кощаково авылына кереп, бер кешене алдык та, Иске Шигалига юнәлдек. Әлеге үзбәк егете сугышта батырларча һәлак булганнарга багышланган һәйкәлне буярга тиеш икән. Бу исә авыл җирлегенә бер эшмәкәрнең ярдәме булып тора. Әлеге бердәмлек Венерның кешеләр белән аралаша белүен тагын бер кат ассызыклый. Егеткә эш фронтын күрсәткәч, Цареводагы мәктәп директоры урынбасарын алып, грантта катнашырга тиешле проект турында тагын бер кат сөйләшү уңаеннан, чишмәгә үк бардык. Дөрестән дә, урыны бик матур, аны төзекләндерсәң, авыл халкы яратып йөри торган бер җиргә әйләнәчәк. Бу хакта Венер да яхшы аңлый, шуңа күрә дә грантка ия булуны бөтен күңеле белән тели. 

...Табигатьтә йөреп алгач, сельсовет бинасына киттек. Бүген халыкны кабул итү көне икән. Без килгәндә, авыл җирлеге башлыгын көтәләр иде инде. Анысы гына бетте, бакчачылык җәмгыяте җитәкчеләре белән очрашу башланды. Анда исә янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләшү барды. Сорауларны хәл итеп бетергәч, Яңа Шигалига юл тоттык. Монда яшәүче ветеранга җирле эшмәкәр Җиңү көне уңаеннан ишетү аппараты белән күзлек бүләк итәргә уйлаган. Аның өенә Венер Сәлимов “Волки идут стеной” дигән Бөек Ватан сугышына багышланган җырны башкарып керде. Бу кичке вакыт иде инде, шунлыктан ветеранны 9 май белән котладым да, өйгә таба юнәлдем. Көне дә узды, герое да ачылды бит. 

Рәсим Хаҗиев.
Автор фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: