16+

Росгвардия хезмәткәрләре ветераннар өчен сугыш елларындагы көйләрне башкарды

Бөек Җиңүнең 77еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Ветеран йорты янында парад» акциясе кысаларында Татарстан буенча Росгвардия идарәсе Казанның берничә урамында гомер итүче ветераннарын котлады. 

Росгвардия хезмәткәрләре ветераннар өчен сугыш елларындагы көйләрне башкарды

Бөек Җиңүнең 77еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Ветеран йорты янында парад» акциясе кысаларында Татарстан буенча Росгвардия идарәсе Казанның берничә урамында гомер итүче ветераннарын котлады. 

Татарстан буенча Росгвардия идарәсе Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы милиция полковнигы Маниул Дәүләтшин фатиры тәрәзәсе астында чын парад оештырды. Ишегалдында Россия милли гвардиясе идарәсе хезмәткәрләре, ведомстводан тыш сак бүлегенең хәрби оркестры, шулай ук җирле мәктәп укучылары җыелган иде.

Оркестр сугыш еллары көйләрен уйнады, ә юнармия хәрби-патриотик хәрәкәтенә йөрүче егет һәм кызлар Җиңү Байрагы белән барабан тавышы астында тантаналы марш белән ветеран йорты алдыннан уздылар. Үзенә карата шундый игътибар күрсәтүләреннән Маниул Дәүләтшин югалып та калды. Бөек Ватан сугышы ветеранын котларга дип шулай ук Татарстан буенча Росгвардия идарәсе башлыгы, генерал-майор Рөстәм Гомәров та килгән иде. Ведомство башлыгы хөрмәтле ветеранга сугыш елларында күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек теләде, үзеннән һәм идарә хезмәткәрләре исеменнән бүләкләр тапшырды.

— Без яу кырында илебез азатлыгы өчен һәлак булган сугышчыларыбызга, сугыш елларының истәлеген кадерләп саклаучы, яныбызда яшәүче ветераннарыбызга рәхмәтле. Сугыш җиле кагылган һәркем үзеннән соң килгән буыннарның рәхмәтенә һәм хөрмәтенә лаек, - диде Рөстәм Гомәров әлеге чарада катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдереп. 

«Кызганычка каршы, барлык ветераннар да сәламәтлекләре какшау һәм шактый олы яшьтә булулары сәбәпле, Җиңү парадында катнаша алмый. Мондый әһәмиятле вакыйга вакытында аларның берсе дә читтә калмасын өчен мондый чаралар уздырыла. Биредә мәктәп укучылары, юнармиячеләр дә катнаша. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү өчен әлеге чараның үткәрелүе бик мөһим», - дип аңлатты чараның әһәмиятен Татарстан буенча Росгвардия идарәсе башлыгының урынбасары Рафил Нәбиуллин.

Мануил Мадышевич республиканың Мөслим районында крестьян гаиләсендә туган. 1944 елның августында аны армиягә чакыралар һәм ул Чиләбе өлкәсендә урнашкан Троицк хәрби-авиация училищесына җибәрелә. Ун ай укуда булганнан соң, яшь егет Ерак Көнчыгышка авиация полкына хезмәт итәргә китә. 1945 елның августында Япониягә каршы сугышта катнаша. Җиңү көнен Япониядә каршылый. «Японияне җиңгән өчен»,«Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. 

Армиядә ул 1952 елга кадәр хезмәт иткән. Демобилизацияләнгәч, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Югары белем турында диплом алгач, эчке эшләр органнарына эшкә урнаша. Тикшерүче, аннары социалистик милекне (ОБХСС) урлауларга каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары, һәм унҗиде ел дәвамында, пенсиягә чыкканчы, Казанда Бауман районының ведомстводан тыш сак бүлеген җитәкли. Маниул Дәүләтшин кул астында эшләгән һәркем дә аны хөрмәт белән искә ала. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading