Россия Фәннәр академиясенең Федераль тикшеренү үзәге (Казан фәнни үзәге) директоры Олег Синяшин вазифасыннан китүен һәм киләсе сайлауларда үз кандидатурасын чыгармаска карар кабул итүе турында белдерде.
Әлеге вазифада ул 2008 елдан бирле иде. Моннан ике ел элек Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә кабат сайланганда ук инде ул, киләсе сайлауларда катнашмаска, дигән фикергә килгән булган. Бу хакта ул журналистлар белән булган матбугат конференциясендә белдерде. Яңа сайлауларда дүрт кандидат теркәлгән, ә аңынчы әлеге вазифаны вакытлыча Казан Фәнни үзәгенең фәнни эшләр буенча урынбасары Алексей Калачев үтиячәк.
Олег Синяшин бу карарга килүенең сәбәбен, фәннең соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерүен, мондый җаваплы вазифага перспективалы яшь галимнәр килсә, уңышлы булыр иде, дигән фикер белән аңлатты.
Инде мәгълүм булганча, 2021 ел – Россия Федерациясе Президент Владимир Путинның Указы нигезендә Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. О.Синяшинның матбугат конференциясе башлыча шушы вакыйгага, Татарстан Республикасында академик фәннең бүгенге хәленә күзәтүгә һәм аны перспектив үстерүгә багышланды. Татарстан, башлыча аның башкаласы – Казан гомер-гомергә илнең алга киткән фәнни үзәкләренең берсе саналды. Башкалабыздагы дистәләгән югары уку йортларының, шулай ук академик фәнни үзәкләренең илдә абруе югары. Татарстан академик мәктәбенең даны илдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы мәгълүм. Әлбәттә, замана шундый таләпләр куя, фән бер урында гына таптанып тора алмый, аңа гел үсештә булу хас, яңа ачышлар, фәнни казанышлар көтелә. Бу шартларда заманга яраклашу, заман сулышын тоеп яшәү мөһим. Бу республиканың киләчәк стратегиясендә дә урын алган.
Олег Синяшин үзенең чыгышында кайбер киләчәк перспективаларга тукталып үтте. Әйтик, киләчәктә республикада бердәм Фәнни академик үзәк булдыру идеясы. Бер төркем галимнәр мондый башлангыч белән республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыкканнар. Галимнәрнең теләге – бүген республикада әлегә күпмедер дәрәҗәдә таркаурак булган фәнни-техник потенциалны бер ноктага берләштерү. Чөнки бүген галимнәр бер юридик адрес буенча өч муниципаль райондагы җиде территориаль мәйданчыкта эшли, ә бу исә дисциплинара тикшеренүләрне үстерүдә тулы канлы эш алып бару мөмкинлеге бирми.
Үзәк бердәм мәйданчыкта урнашып, иң яхшы академик кадрларны берләштереп, республика мәнфәгатьләре өчен һәм өметле яшь кадрлар әзерләү юнәлешендә стартаплар, яшьләрнең фәнни лабораторияләре һәм башка төрле заманча алымнар аркылы зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бирәчәк.
Пандемия шартларында һәм аннан да битәр, илебез өстенә зур сынау буларак ябырылган санкцияләргә бәйле вәзгыятьтә Казан фәнни үзәге үзенең эшчәнлек активлыгын киметми әлбәттә. О.Синяшин әйтүенә караганда, бүгенге көндә Казан Фәнни үзәгенең АКШ, Европа Бергәлеге һәм БДБ илләре белән фәнни юнәлештәге хезмәттәшлеге дәвам итә. РФАнең Казан Фәнни үзге чит илләрнең фәнни учреждениеләре белән 22 килешү төзегән. Тагын 50дән артык инициативалы килешү төзелеп, алар тикшеренү төркемнәре тарафыннан формалаштырыла. Шуңа күрә дә, халыкара хезмәттәшлекне тулы ышаныч белән актив гамәлгә ашырыла диип әйтеп буладыр.
Соңгы вакытта Кытай белән хезмәттәшлек аеруча киң җәелә бара. Химия өлкәсендә уртак халыкара үзәк төзү турында килешү төзелгән. Атаклы Боинг компаниясе белән дә гражданлык авиалайнерларының ныклыгын өйрәнү буенча Фәнни үзәкнең контракты бар икән. Кайбер чикләүләр булуга карамастан, әлеге проект менә өч ел инде гамәлгә ашырылып килә. Кыскасы, фәнни юнәлештә мактанырлык эшләр шактый, перспективалар да өметсез түгел.
Фәрит Нурмөхәммәтов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар