16+

Роза Әдиятуллина, «Яңа гасыр» каналында «Татарлар» тапшыруын алып баручы: «Яңа ел – гаилә бәйрәме, гаиләбез белән бергә каршы алырбыз дип уйлыйм»

– Узган ел татар теленә бәйле вазгыять белән истә калыр, ­мөгаен. Дәрес саннары кыс­карса да, туган тел бетүгә юл куймаячакбыз анысы. Татар гимназияләре бар, кызым шуларның берсендә белем ала, анда татар мохите, гаиләдә туган телдә аралашабыз. Бары республикада шундый хәл килеп чыкканга гына күңел төшә.

«Татар моңы» бәйгесе узды. Киләсе елда ул үзенең ун еллыгын билгеләп үтәчәк. «Татарлар» тапшыруы быел кайларда гына булмады. Канада татарлары, Европа илләрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. Читтә яшәүче татарларның милләтпәрвәрлеге, туган телдә аралашырга тырышуы сөендерә. Яңа ел – гаилә бәйрәме, шуңа да гаиләбез белән бергә каршы алырбыз дип уйлыйм. Үзебезнең республикада Арча районының Кырлай авылында Кыш бабай резиденциясе бар. Балалар белән шунда барырга хыялланабыз.

Фото: www.instagram.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading