16+

Рәсми эшләсәң, рәхәтлеге арта

Казан Ратушасында 16 октябрьдә шәһәр Думасының 36нчы сессиясе үзенең 6 депутатын “югалтып” ачылды.

Рәсми эшләсәң, рәхәтлеге арта

Казан Ратушасында 16 октябрьдә шәһәр Думасының 36нчы сессиясе үзенең 6 депутатын “югалтып” ачылды.

Шәһәр мэры Илсур Метшин һәм Дума депутатлары инде тагын да югарырак баскычка - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып сайланган Илья Вольфсон, Нияз Гафиятуллин, Марат Нуриев, Фәнис Нурмөхәммәтов, Әльмира Михеева һәм Фәдбир Сафин белән бик җылы саубуллашты.

Казанның баш архитекторы урынына Илсөяр Төхвәтуллинаның билгеләнгәнлеген, ә “Иске шәһәр” префектурасы префекты Марат Усмановның Яшел Үзән муниципаль районы хакимиятенә эшкә күчкәнлеген дә хәбәр итте башкала мэры.

Сессия көн тәртибенә Казан шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү - төп мәсьәлә буларак куелган иде.

- Казанда 81 087 кече һәм урта предприятие исәпләнә, аларда 178 меңнән артык кеше эшли. Казанның эчке тулаем продуктының 38,5 процент өлеше кече бизнеска туры килә. Кече предприятиеләрдән 44 меңе аеруча актив эшчәнлек алып бара, - дип башлады үзенең докладын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Кече һәм урта эшкуарлыкка теләктәшлек күрсәтү максатында, Казан үзенең программасын да гамәлгә ашыра.

Башкаланың кече предприятиеләре 2017 елдан башлап ташламалы шартларда 520 миллион сум кредит алган. Кредитларның процент өлешен каплар өчен эшкуарларга шәһәр бюджетыннан 53 миллион сум бирелгән. Эшкуарлар “аренда каникулы”ннан да файдалана, ягъни, кече һәм урта предприятие эш башлангычы чорында аренда түләүләреннән азат.

Татарстанда 35 мең кеше “Минем салым” кушымтасында үзмәшгуль булып теркәлгән. Алар финанс керемнәренең 4-6 проценты күләмендә салым түли.

– Казанда 10 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлде. Быелның тугыз аенда гына да шулардан шәһәр бюджетына 10 миллион сум салым түләве керде. Ләкин, исәпләүләр буенча башкалада 120 мең үзмәшгуль булырга тиеш. Мәсәлән, 12,5 мең кеше Интернет аша төрле хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итә, 8 мең кеше пассажирлар йөртү яки йөкләр ташу белән шөгыльләнә, ә 9,5 мең кеше төзелештә һәм ремонт эшләрендә катнаша. Татар халык мәкалендә “Адым, адым - юл булыр, тамчы, тамчы - күл булыр” дигән шикелле үзмәшгульләрне рәсми рәвештә эшчәнлек алып барырга чакырабыз, - диде Илдар Шакиров.

Доклад буенча фикер алышуларны үзмәшгуль Ләйсән Яруллина башлап җибәрде.

- Теркәлү узганыма сөенәм хәзер, чөнки, рәсми эшчәнлек ташламалы кредитлар алу һәм юридик затлар белән хезмәттәшлек килешүләре төзү мөмкинлеге тудырды. Шәһәр хакимияте оештырган ярминкәләрдә катнашам. “Казан” агросәнәгать паркында һәр шимбәдә үзмәшгульләрнең дә ярминкәләре уздырыла башлауны хуплыйм, - дип сөйләде Ләйсән Яруллина.

Татарстан Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Венера Камалова сүзләренә караганда, административ киртәләр, шулай ук аренда һәм коммуналь түләүләрнең бик зурлыгы эшчәнлекне тоткарлый.

Татарстанда 155 мең кече һәм урта предприятие эшчәнлек алып бара. Аларга “Татарстанның эшкуарларга ярдәм фонды” аша теләктәшлек күрсәтелә. Тагын бер файдалы яңалык: быелның сентябреннән кече һәм урта предприятиеләрнең банк кредитларының процент ставкасы өлешен дәүләт үзе түли.

Шәһәр Думасы депутаты Сергей Кондратьев үзенең чыгышында шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләренең бушап калаган мәйданчыкларын эшкуарларга арендага бирү фикерен әйтте.

- Ворлдскиллс чемпионатыннан калган заманча технологияләрне үзмәшгульләрнең һөнәри осталыкларын үстерүдә файдаланып булыр иде, - диде депутат Сергей Кондратьев.

Мэр Илсур Метшин сөйләшүгә йомгак ясады.
- “Аренда каникуллары” булуы яхшы, ләкин, эшкуарлар төрле тикшерүләрнең бик еш булуыннан зарлана. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү юлларын тагын да барлап чыгарга кирәк әле безгә, - диде мэр Илсур Метшин.

Сессиядә шәһәр Думасы эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading